Малдан зәкәт чыгару

Малдан зәкәт чыгару

  Савабы күбрәк дип, кешеләрнең күпчелеге зәкәтне Рамазанда бирергә тырыша…

Раббыбыз Аллаһ малны кешеләргә төрлечә бүлеп биргән. Ул кемнедер –байлык, ә кемнедер фәкыйрьлек белән сыный. Аллаһ тәгалә – хикмәт иясе һәм кемне нинди сынау белән имтихан кылырга икәнен ул яхшырак белә. Маллары әз булган фәкыйрьләрне сабыр итәрләрме икән дип сынаса, бай кешеләрне, шөкер итеп, малларыннан мохтаҗларга өлеш чыгара белерләрме, саранлык чиреннән арынырлармы икән дип, сынап карый.   «Малы булмаган фәкыйрьләр генә сынала, алар гына сабыр итәргә мәҗбүр», – дип уйлый кайберәүләр. Әмма байлыгы артык күп булган кешеләр әле күбрәк тә сынала, чөнки аларның күптөрле гөнаһлар кылу куркынычы тагын да  күбрәк. Бигрәк тә саранлык чире белән авырый башласалар, җәмгыяткә бик нык зыяннары тия башлый. Тагын да күбрәк акча эшләр өчен нинди генә юллар эзләмиләр! Хәтта, җәбер-золым кылып, кешенең малын тартып алуны да бернигә санамыйлар.

Шуңа да инде динебезнең бер нигезе булып юмартлык тора. Әгәр уйлап карасак, динебезнең биш нигезеннән өченче әркәненең нигезе – зәкәт! Байлыгыбызның бер өлешен мохтаҗларга бирергә тиешбез. Бу – безне саранлык чиреннән саклап, үзебездә  юмартлык сыйфаты булдырырга ярдәм итә торган сәбәпләрнең берсе.

Ә нәрсә соң ул зәкәт? «Зәкәт» сүзе пакьлек, арту, бәрәкәт дигән мәгънәләрне  аңлата. Малны пакьләндергәне һәм бәрәкәтле кылганы өчен, зәкәт шул гыйбарә белән аталган. Ислам шәригатендә балигълык яшенә җиткән, үз акылында  булган, ирекле һәм, шулай ук, билгеле бер мөлкәткә ия мөселманнар, шул мөлкәтләренең нисабы һәм елы тулган очракта, аның кырыктан бер өлешен, билгеле бер кешеләргә, зәкәт итеп түләргә тиешләр. Әйе, чынлап та, зәкәт ул – малыбызны чистарта һәм аңа бәрәкәт бирә торган гыйбадәтләрнең берсе Аллаһ тәгалә әйтә: «Аллаһ юлында нәрсә генә сарыф итсәгез дә, сезгә тулысынча кайтарылыр, һәм сез (гамәлегез юк ителеп яки савабыгыз киметелеп) золым күрмәячәксез» («Әнфәл» сүрәсе, 60нчы аять).

Һәм ул Ислам диненең мөһим нигезеннән булып санала, чөнки Пәйгамбәребез (Аллаһның сәләме һәм рәхмәте булсын) әйткән:

«Ислам биш рөкенгә нигезләнгән: шәһәдәт кәлимәсен әйтү (Аллаһтан башка гыйбадәткә лаеклы иләһ юк) һәм Мөхәммәд – Аның илчесе; намаз уку; зәкәт бирү; Рамазан аенда ураза тоту; Аллаһ йортына Хаҗ кылу» (Бохари риваяте).

Хәдистән күренгәнчә, ул –  мәҗбүри бирелергә тиешле садака һәм ул безне юмартлыкка өйрәтә, кеше нәфесе шундый бит: алырга гына ярата, ә бирергә бер дә яратмый.

Зәкәтнең әһәмияте Коръәндәге бик күп аятьләрдә ассызыклана: «Намазларыгызны торгызыгыз һәм зәкәтегезне бирегез, рәкәгать кылучылар белән рәкәгать кылыгыз» («Бәкара» сүрәсе, 4нче аять).

«Намазларыгызны торгызыгыз һәм зәкәт садакаларын бирегез» («Бәкара» сүрәсе, 83 аять).

«Намазларыгызны торгызыгыз һәм зәкәтегезне бирегез, һәм расүлгә буйсыныгыз, мөгаен, рәхмәт кылынганнардан булырсыз» («Нур» сүрәсе, 56 аять).

Һәм менә мондый аятьләр, ягъни намаз белән зәкәтнең бергә килүе Коръәндә 27 мәртәбә искә алына. Бу инде аның әһәмиятлелеген ассызыклаган тагын бер күрсәткеч булып тора. Намаз – нинди олуг фазыйләтле гыйбадәтләрнең берсе! Һәм зәкәт, күп вакытта, шуның белән бергә килә. Аерым гына да килгән аятьләр дә бар. Аллаһка һәм кыямәт көненә иман китереп, үзен мөселманга санаган кеше, малы нисабка җитеп бер ел вакыт үтсә, бу мөһим гыйбадәтне үтәргә тиеш.

Шулай ук, Җәннәткә керүебезгә ул бер мөһим сәбәп булып тора. Кыямәт көнне зәкәт бирүчегә курку да, көенү дә булмас. Моңа дәлил итеп, бер аять белән бер хәдис китереп үтү урынлы булыр.

 «Иман китереп изге гамәлләр кылучы, намазларын укып, зәкятләрен бирүче мөэминнәрнең әҗере – Раббылары хозурында. Аларга ахирәттә курку да, көенү дә булмас»

(«Бәкара» сүрәсе, 277нче аять).

Пайгәмбәребездән (Аллаһның сәләме вә рәхмәте булсын) бер кеше: «Миңа нинди эшләр Җәннәткә керергә ярдәм итүен әйтче», – дип сораган. Пәйгамбәребез (Аллаһның сәләме һәм рәхмәте булсын): «Аллаһка тиңдәшлек кылмыйча, Аның бер үзенә генә гыйбадәт кыл, намаз укы, зәкятеңне түлә, туганлык җепләрен сакла», – дип җавап биргән (Бохари риваяте).

Зәкәтне түләми калудан чын курку белән куркырга кирәк, чөнки бу зур гөнаһлардан санала. Аллаһ тәгалә Коръәни Кәримдә дә хәбәр биргән һәм Пәйгәмбәребез дә (Аллаһның сәләме һәм рәхмәте булсын)  бер хәдисендә кисәткән.

«Бар шундый кешеләр, алар алтын һәм көмеш җыярлар, Аллаһ юлына (зәкәтләрен) һич бирмәсләр. Аларга рәнҗетүле газап булачагы белән хәбәр бир. Җыйган ул алтын-көмешләре Ахырзаманда тәмуг утында кыздырылып, маңгайларына, кабыргаларына, аркаларына басылыр һәм әйтелер: «Болар – дөньяда вакытта үзегез өчен асраган алтын һәм көмешләрегез. Инде саранлык белән җыеп саклаган малларыгызның газабын татыгыз» («Тәүбә» сүрәсе, 34-35нче аятьләр).

Шушы аятькә нигезләнеп, галимнәр дә,  алтын-көмешләрен җыеп, алардан зәкәткә тиешле өлешләрен бирмәүчеләргә каты газап булачагын әйткәннәр.

Пәйгамбәребез (Аллаһның сәләме һәм рәхмәте булсын): «Кыямәт көнендә Аллаһ бүләк иткән малдан зәкәт бирмәгән кешенең алдына, шул байлыгы – башында ак таплары булган, ә күз астында кара таплары булган елан рәвешендә киләчәк. Бу көнне ул елан, шундый кешенең муенына чорналып, теш казнасыннан тотып: «Мин – синең байлыгың, мин – синең зиннәтләрең», – дип әйтәчәк», – дигән һәм әлеге аятьне («Әли Гыймран» сүрәсе, 175нче аять) укыган:

«Аллаһтан  бирелгән нигъмәттә саранланган кешеләр, моны үзләре өчен яхшырак дип уйламасыннар» (Бохари риваяте).

Ә кемнәр шушы бөек гыйбадәтне үтәргә тиешле? Без әйтеп киткән идек инде: билгеле бер мөлкәткә ия мөселманнар, әлеге мөлкәтнең нисабы һәм елы тулган очракта, малларының кырыктан бер өлешен, билгеле бер кешеләргә зәкят итеп түләргә тиешләр.

Зәкят түләр өчен ике шарт булу мөһим:  нисабка җитүе һәм бел ел дәвамында  тотылмавы. Нисаб алтын һәм көмештән исәпләнә. Көмештән исәпләгәндә, 200 көмеш дирһәм, ягъни 595 грамм; ә алтын – 20 мискал, ягъни алтынлата 85 грамм. Бу очракта, бер ел  озынлыгы   һиҗри айлы календарь буенча исәпләнелә. Гадиләштереп аңлатсак, түбәндәгечә була.

Әйтик, әгәр дә  кемнең дә булса, көмештән яки алтыннан бизәнү әйберләре, яисә саклау максатыннан акчасын алмаштырып алган алтын-көмеше булса һәм көмеш – 595граммнан, ә алтын 85граммнан артса, шуларның кырыктан бер өлешен, ягъни 2,5 процентын зәкят итеп чыгарырга тиеш. Һәм ул акча белән түләнә. Акча да алтын-көмеш нисабыннан санала. Бүгенге көндә бер грамм алтын, якынча, 3500 сум тора. 3500 *85 = 297 500 була.

Әгәр дә бер рамазан аенда синең шушы суммаң бар икән һәм икенче рамазан ае килеп җиткәндә дә  акчаңның суммасы кимемичә, шул килеш торса, син аның 2,5 процентын зәкят итеп бирергә бурычлы буласың.  Бу, якынча, 7500  сум.

Кайберәүләр зәкятне мөбарәк рамазан аенда бирергә кирәк дип уйлыйлар. Һичшиксез, рамазан аенда изгелекләр кылу, садака  бирү – бик саваплы гамәлләр. Әмма ул шарт булып тормый.  Нисабың рәҗәб аенда тулса, зәкятне  рәҗәб аенда бирергә кирәк.  Шәүвәл аенда нисабка тулса, шәүвәл аенда зәкят бирергә тиешсең. Галимнәр әйтүенчә, зәкят, шулай ук, акцияләрдән, кыйммәтле кәгазьләрдән дә түләнергә тиеш. Әлбәттә, аларның суммасы нисабка тулган очракта! Сатырга алынган товарлар нисабка тулса да, зәкят түләргә тиешбез.

Зәкят  кемнәргә бирелә соң? Моны безгә Аллаһ тәгалә «Тәүбә» сүрәсенең 60нчы аятендә бәян кыла: «Садакалар — фәкыйрьләргә, мескеннәргә, зәкят җыючыларга, күңелләре (ислам диненә) тартылганнарга, колларга, бурычлыларга, Аллаһ юлында булучыларга һәм малсыз калган мосафирларгадыр, шул күрсәтелгән урыннарга бирмәк Аллаһтан фарыз ителде. Аллаһ – белүче һәм хөкем итүче».

Аллаһ тәгалә бу аятьтә сигез төркем кешегә зәкят бирелергә тиешлеген хәбәр иткән: мескеннәргә; фәкыйрьләргә; зәкят җыючыларга; күңелләре (ислам диненә) тартылганнарга; колларга; бурычлыларга; Аллаһ юлында булучыларга; мосафирларга (юлда калганнарга).

Мескен – бернинди малы һәм кәсеп итү мөмкинлеге булмаган мөселман кешесе. Фәкыйрь – берникадәр малы һәм кәсеп итү юлы булса да, бу гына җитәрлек булмаган мөселман кешесе. Зәкят җыючылар – алар имам тарафыннан мөселманнардан зәкят җыю өчен куелган кешеләр, һәм бу эшләре өчен имам аларга эш хакын шушы зәкят акчасыннан бирә.  Күңелләре ислам диненә тартылганнар – ислам диненә кермәгән, әмма бик каты кызыксынып, исламга якын булган кешеләргә. Коллар – хуҗаларына түләп коллыктан үзләрен азат итсеннәр өчен. Бурычлыларга –   бурычын түләргә мөмкинлеге булмаган мөселман кешеләренә. Аллаһ юлында булучыларга – гыйлем юлына баскан мохтаҗларга яки хаҗ сәфәренә чыгып та, матди ярдәмгә мохтаҗ булганнарга. Мосафирларга – туган якларында бай булсалар да, ниндидер сәбәпләр аркасында юлда мохтаҗлыкка төшкән мөселман кешеләренә, мәсәлән, поездга, самолетка, автобуска билет алу яки ашарына алыр өчен. Менә шушы төр кешеләр өчен без фарыз садакаларыбызны кызганмыйча, Аллаһ ризалыгы өчен бирергә тиешбез. Барлык сигез төренә   бүлеп бирергә кирәк дигән сүз түгел. Аларның берсенә генә бирсәң дә дөрес була.  «Болай да түләүләр  күп инде, зәкят тә бирсәм, тагын күпме акчам кими»  дип уйлаучылар да булырга мөмкин. Мондый фикердән арыныр,  нәфесне бу чирдән дәвалар өчен, пәйгәмбәребезнең (Аллаһның сәләме һәм рәхмәте булсын) бер хәдисен искә төшерү урынлы булыр: «Мал садака аркасында кимемәс» (Мөслим риваяте).

Бу фарыз садакага да (зәкяткә) һәм нәфел садакасына  да кагыла. Аллаһ юлында тотылган мал ул беркайчан  да юкка чымый, киресенчә, икеләтә кайта гына һәм мал да бәрәкәтле генә була. Һәм, гомумән, мөселман кешесе саран булырга тиеш түгел, ә юмарт булып, Аллаһ ризалыгы өчен, ярдәмгә мохтаҗ кешеләргә ярдәм итәргә омтылырга тиеш.

«Аллаһ биргән нигъмәтләрдә саран булучылар – моны үзләре өчен хәерле дип уйламасыннар. Юк, ул – аларга явызлыктыр. Саранланган нәрсәләре Ахырзаманда аларга муенса итеп киертелер. Күкләрдә һәм җирдә булган нәрсәләр – Аллаһның мирасы. Аллаһ – сез эшләгән нәрсәләрдән хәбәрдар» («Гыймран» сүрәсе, 180нче аять).