Ләззәтләрне өзүче – әҗәл.

Җир вә күкләрне, кояш вә йолдызларны тирән  диңгезләрне һәм  барча   тереклек   иясен  юктан бар кылып,  тәрбияләп, нигъмәтләндереп торучы, ике  дөньяның  да  хуҗасы  булган  Раббымыз Аллаһы Тәгаләгә  барча хәмед сәнәләребез һәм  бар мактау   олугълаурыбыз   булсын.    Безләргә  туры  юлны өйрәткән      Аллаһның     илчесе      Мөхәммәт     صلى الله عليه وسلم күңелләребездән   чыккан   салават  шәрифәләребез  һәрвакыт ирешеп  торса  иде.

Әйе, Аллаһ Тәгалә барыбызны да юктан бар итте һәм бар иткәннән соң да, безләрне ярдәмсез, игътибарсыз калдырмады.   Бәлки һәрвакыт ризыкландырып, нигъмәтләндереп торадыр. Раббымыз Аллаһ безләргә ошбу дөньяда яшәү өчен бөтен уңайлыкларын тудырды. Суларга кислород, күрергә күз, ишетергә колак, аралашырга тел һәм башка күп-күп  нигъмәтләр бирде. Күктәге кояш, ай вә йолдызлар, һавадагы болытлар, җирдәге диңгез-сулар, биек-биек таулар, төрледән-төрле үсемлекләр, хисаплап бетергесез хайваннар,   һавадагы кошлар һәм сулардагы балыклар безнең өчен.  Раббымыз Аллаһ кешене бар махлүкълардан да өстен кылды һәм бу дөньяга әмир итеп билгеләде.

Әйе, дустым, кешенең дөньяда яшәве өчен бөтен уңайлыклар да тудырылган. Шушы чиксез нигъмәтләрне Аллаһ бирде һәм алмашка бездән бер нәрсә дә сорамады. ×өнки  Аллаһ бөтен нәрсәнең дә хуҗасы һәм Ул безнең байлыкларыбызга мохтаҗ түгел. Ул безгә дә мохтаҗ түгел. Бәлки киресенчә, без барыбыз да Аллаһка мохтаҗбыз. Вә Аның диненә мохтаҗбыз. Чөнки Раббымыз, дине белән яраткан коллары кешеләрне яшәргә өйрәтә һәм бу дөньяда яшәүнең максатын аңлатып бирә. Үзегезгә шундый сорау биргәнегез бармы? Без ник яшибез? Дөньякүләм фәлсәфә галимнәре бу сорауга төгәл җавап таба алмыйлар. Бәлки, кешеләрнең дә күбесе бу сорауга җавапны белми яшидер. Раббымыз бу сорауга китабы Коръән аша җавап бирә: “Яраттым Мин кешеләрне һәм җеннәрне, бары тик Миңа гына гыйбәдәт кылсыннар өчен. Зәрият 56.

Адәм баласы анасының карынында бер тамчы судан – кан куесы, кан куесыннан – ит кисәге, иткә – сөякләр, тире белән әйләндерелеп, яралгыга җан өрелә һәм бер тамчы су дөньяга – тере матур сабый булып килә. Анасыннан башка бер нәрсә дә эшли алмаган сабый, Аллаһның кодрәте белән үсә, зур һәм көчле кешегә әверелә, гаилә кора, гыйлем ала, кәсеп итә башлый. Шулай итеп, айлар, еллар үтеп китә, адәм баласы   үзен   юктан   бар   итүче   хуҗасы Аллаһны оныта башлый. Күңеле карала,  йөрәге күгәрек белән каплана. Золым, гөнаһлы эшләре арта, яхшылыклары көннән-көн сирәгәя. Кешелек дөньясында сугышлар, талашлар, үтерешләр, бер-берсен кыерсытулар пәйда була. Аллаһы тәгалә кешеләрдән таләп иткән иминлек, тынычлык, бер-береңә ышаныч, ихтирам-хөрмәт юкка чыга. Моның сәбәбе – Аллаһның динен тотмау, бәндәләрнең  хуҗасына  буйсынмаулары.  Аллаһны танысак, кушканнарын үтәп, тыйганарыннан тыелып яшәсәк, дөньяда яшәү күпкә җиңеләер иде. Бөтен җирдә иминлек,  мәхәббәт булыр иде.

Барыбыз да, бу дөньяда вакытлыча гына икәнебезне белсәк иде!.. Юк шул, аңламыйбыз. Мәңгелеккә килгән сыман кыланабыз, нишлисе килсә, шуны эшләп баштан гөнаһка чумабыз. Ә бит бер матур көнне дөнья ләззәтләре өзелә, дөнья эшләре бетә, күңел ачулар бер төш кебек юкка чыга. Күзебезгә күренеп,  каршыбызга үлем фәрештәсе, җаныбызны алыр өчен килеп баса. Менә шул вакытта без аңыбызга килербез. Аллаһны исебезгә төшерербез. яхшы гамәлләребезне кылмаганга кат-кат үкенербез:

Йә Раббым, Йә Раббым! Үлемемне аз гына  кичектерсәң    иде?!  Гел Сиңа гыйбадәтләр кылып  кына   яшәр  идем, изгеләрдән булыр идем!…”   Мөнафыйклар 10

Юк! Кешенең дөньяга килгәнче үк язылып куелган әҗәлен Аллаһ бер генә бер мизгелгә дә кичектерми.

 «Һәрбер халыкның әҗәле бар. Билгеләнгән вакытлары килгәч, алар ул вакытны бер сәгатькә  суза да, ашыктыра да алмыйлар..» Әграф 34.

Әллә Раббым аңа гомер бирмәдеме? Аны бу якты тормышта 40-50-60-70-80 ел яшәтмәдеме?    Хаклыкны аңлатучыларны җибәрмәдеме? яшәтте, җибәрде, ләкин ул аларны ялганга санады.   Аллаһның Хак сүзләрен бер әкият, искелек калдыгы кебек тыңлады. Аны кем барып күргән әле, анда барган беркемнең дә кайтканы юк әле…  Башына кайгы төшкәч, тизрәк Аллаһ, Аллаһ, диде.  Тыелган хәрам эшләрне эшләде, әмер ителгәннәрен үтәмәде. Нинди хәсрәт, нинди үкенеч! Юк ул кешегә магъфирәт, юк ул кешегә таяныч!

Адәм баласы үзенең кайчан, ничә яшендә үләсен түгел, Җир йөзенең кайсы почмагында  әҗәлен очратасын да белә алмый.

«Бер җан иясе дә, үзенең кайсы җирдә үләсен белми.» Локман 34.

Билгеле булганча, Сөләйман пәйгамбәргә Аллаһ җеннәрне буйсындырды. Бер вәзиренә үлем фәрештәсе килгәч, ул Сөләйман пәйгамбәргә аны тиз генө кытайга күчереп куярга үтенде. Җеннәрнең берсе, бер мизгелдә  Сөләйманның әмере белән вәзирне кытайга күчерде. Шулай итеп, бичара үлемнән котылмакчы булды. Берникадәр вакыттан соң, вәзирнең Кытай җирендә вафат булуы хакында хәбәр килде. Хикмәт шунда,  вәзиргә Кытайда үләргә язган. Үлем фәрештәсеннән исә, берничек тә котыла алмаган.

«Кай урында булсагыз да, үлем сезне табар.» Ниса78.

Пәйгамбәребез صلى الله عليه وسلم әйтте: «Мөэмин бу дөньядан киткәндә, аның янына күкләрдән, кояш кебек нурлы йөзле фәрештәләр төшә. Алар үзләре белән җәннәт кәфенлекләре һәм исле майлары алып, бәндә тирәли утырышалар. Соңыннан үлем фәрештәсе килә. Бәндәнең баш очына утыра һәм: «Әй изге җан, Аллаһның мәгъфирате һәм ризалыгына чык,» – дип әйтә. Шул вакытта, су тиредән агып чыккан кебек, җан тәннән чыга. Үлем фәрештәсе җанны кабул итеп ала, янәшәдә утырган фәрештәләр, шундук җанны алып, җәннәт кәфеннәренә төреп, исле майлар сөртәләр һәм җан белән өскә юнәләләр.

Имансыз бәндәгә килгәндә, ул бу дөньядан киткәндә, аның янына һавадан кара йөзле фәрештәләр төшә, алар үзләре белән хабис, күңелесез, ямьсез чүпрәкләр алып киләләр. Фәрештәләр бәндә тирәли тезелешеп утыргач, үлем фәрештәсе килә һәм баш очына утырып: «Әй бозык җан, Аллаһның ачуына чык,» — ди. Тешле тимерне юеш йоннан йолкып алган кебек,  үлем фәрештәсе җанны тәннән тартып ала. Янәшәдәге фәрештәләр җанны алып чүпрәккә чорныйлар, шул вакытта җаннан җир йөзендә булган иң күңелсез, иң җирәнгеч исләр аңкый башлый. Шул сүрәттә, фәрештәләр җанны алып китәләр.»

Йә туганнарым, дусларым, кардәшләрем, онытмасак иде шул көнебезне! Онытмыйк ахыйрәтебезне. яшьме без, картмы, баймы – фәкыйрме, изгеме – начармы, барыбыз да китәбез. Бөтенебез дә 1метрга ике метрлы  җиргә кереп, шунда калабыз.  Президент та, министр да, җитәкче һәм гади эшче дә.

Синең шушы көнеңне уйлаганың бармы? Әллә ул көн миңа килмәс, ул  көннән котылырмын дисеңме?

Менә синең газиз балаң, кечкенә кулларын күкрәгеңә куеп, үкси-үкси елап утыра: “Әй әтием, Әй әтием, син кая китәсең? Безне кемгә калдырасың?”  Син аңа җавап бирергә телисең, ләкин бер сүз дә әйтә алмыйсың. Бәгыр җимешеңне  соңгы тапкыр җылы күкрәгеңә кочып, кечкенә маңгаеннан үбәргә омтыласың, ләкин хәрәкәтләнә алмыйсың.

“Юк, җан бугазга җитсә,  моңа хәзер кем дару, ярдәм бирер дип әйтелер. Шул вакытта кеше әҗәле килгәнен аңлар. Аңа  авырлык өстенә авырлык өстәлер. Ул көнне Раббың хозурына кайтудыр.” Кыямәт 26-30.

Әй гафиллек диңгезендә батучы?  Әй күзләре дөнья тормышыннан  сукыр булучы! Җаның бугазыңа җитәсе көнең турында уйлыйсыңмы? Якыннарың хәлеңне күреп: “Кайда табиб, дару кайда, кем аңа ярдәм итә? Кем кадерлебезгә шифа бирә?” – диярләр.  Ләкин, бер кем сиңа ярдәм итә алмый, гадәттә эчә торган даруың да,  галәмнәр хуҗасы билгеләгән әҗәлдән алып кала алмый.

Шушы тормышына күпме өметләр баглады, очсыз-кырыйсыз күпме планнар корды… Ләкин әҗәл бар нәрсәгә нокта куйды. Планнар корды эшлим дип, эшләде дә эшләде, гамәл-гыйбәдәт кылырга һич вакыт тапмады. Уйламаган вакытта өзелде гамәл, килде бар өметләрне өзүче әҗәл.

Туганнарыбыз, күршеләребез, дусларыбыз үлгәнебезне ишетеп, соңгы тапкыр йөзебезне күрергә килерләр, кичә исән идең, бүген китеп бардың, үкси-үкси күз яшь түгерләр. Дөнья киемнәрен салдырып алырлар, ялангыч гәүдәбәзне  салкын колашага салырлар. Салкын гәүдәбезне җылы сулар беләр юарлар. Ап-ак кәфен өстенә салырлар һәм ныклап төреп, баш-баштан бәйләп  куярлар. Җиназа укып каберебезгә алып китәрләр, караңгы ләхеткә салып, тизрәк күмеп куярлар. Шуның белән бетте… Күпме тырышуларыбыз, күпме җыйган байлыгыбыз, яраткан газиз балаларыбыз, хәләл җәфетләребез калды. Берсе дә кабергә кермәде.

Мәетнең уч төбе ачык, әйтерсең лә ул әйтә: “Күпме яшәдем, күпме эшләдем, күпме байлык җыйдым, барыбер буш кул белән калдым.”

Бер  бай мөселман яшәгән, аның ике улы булган. Үлер алдыннан  улларына васыяте шул булган: “Йә улларым, йортым, бөтен байлыгым сезгә, ләкин минем бер үтенечем бар,  аягымдагы иске оекбашларымны гына салдырмагыз, мине шулар белән җирләгез.” Аталары вафат булгач, уллары уйга калганнар: “Мөселман булгач, мөселманча   күмәбез,” – дип, оекбашларын салдырып алганнар. Аларның берсеннән шундый хат чыккан: “Әй улларым, гомерем буе эшләдем, мал-байлык җыйдым. Сизмәдем дә үлемем килеп җитте,  каберемә ул байлыгымны түгел, хәтта иске оекбашларымны да алып керә алмыйм, аларны да салдырып алдыгыз.”

Әйе туганым, абыем, энем, апам, сеңлем, газиз әткәй һәм әнием! Дәрәҗәле урынны да, зур йортны, күп-күп байлыкны да, туган-тумача, балаларны да, дус  ишләрне дә кабергә  алып кереп булмый.  Алар кала, син китәсең.

Госман ибн Гаффән  бер кабер янына килә һәм кабер әһеленә мөраҗәгать итеп әйтә: “Әй кабер әһеле, хатының бар иде, ул кияүгә чыкты, йортың бар иде, анда башкалар яши,  байлыгың калган иде — аны инде бүлделәр. Бу минем хәбәрләрем, синнән нинди хәбәр бар?”  Шул вакытта, ул кардәшләренә борыла һәм: “Әгәр кабер әһеле сөйләшә алса, ул  әйтер иде,” – дия: “Бу йортымда миңа мал-байлыгым да, хатын-балаларым да, югары урыннарым да кирәк түгел, бәлки кабердә кирәк булган нәрсәләрем – минем иманым һәм дөньяда кылган изге гамәлләрем.”

Пәйгамбәребезصلى الله عليه وسلم : “Мәетне соңгы юлга өч нәрсә озата, – диде:  икесе кире кайта, берсе аның белән кала. Кешене гаиләсе, мал-мөлкәт, байлыгы һәм кылган гамәле озата. Мәетне җирләгәч, гаиләсе дә, байлыгы да кайтып китә, гамәле кала…”

Әйе, синең белән, синең гамәлең генә кала. Башкалар сине ташлап китә. Якты дөньяга ничек ялгызың килгән булсаң, соңыннан да ялгызың каласың.

Ә бит шул башкалар өчен тырышам дип, гамәлеңә җиңел карадың. Гаиләңә кайтып, төшке ашны ашап, мәчет тирәсеннән эшкә киткәндә, өйлә намазын укып чыгарга 10 минут вакыт тапмадың. Шул башкалар сине ташлап китте, гамәлең илә ялгыз калдың.

“Үлем исереклеге хаклык белән килде. Син аннан кача, курка идең. Соңыннан сурга өрелер, бу вәгъдә кылынган көндер. Килер һәр җан,  аның белән  бер куып баручы һәм гамәлләреннән хәбәр бирүче шаһит булыр. Бу нәрсәләрдән син гафил идең, инде сине сукыр иткән пәрдәңне алдык, бүген күзең үткендер.” Каф 20-22

Үлемебезне онытмыйк, кардәшләрем! Аллаһ билгеләгән үлемнән беркем дә котыла алмый. Үлемебез  һәм булачак йортыбызга алдан хәзерләник. Әйтмик: “Әле иртә,” — диеп, әйтмик: “Мин яшь әле, күңел ачып дөнья  рәхәтен күрим әле!” – дип.  Мондый сүзләр еш очрый. Ләкин, үлемнең кайчан киләсен, кем белә? Бер кеше дә белми. Үлем яшькә – картка  карамый: “Син институт бетереп,  диплом алдыңмы әле, гаилә кордыңмы әле?” – дип сорамый. Бүгенге көндә яшь егет һәм кызларның үлеме  картларның  үлем саныннан артыграк. Гомер дәверендә, саулык-сәләмәтлекләрен корбан итеп, ялсыз эшләп бер генә бер  пенсия акчасын да алырга җитешмәүчеләр шактый. Йокларга ятканда уйла: «Мин иртәгә тораммы, йокымнан уянаммы?» дип. ×өнки йокы  ул — кечкенә үлем. Эшкә барганда кире кайтасыңны, юлга чыкканда исән-сау гына кайтып гаиләңне күрәсеңне беләсеңме? Юк белмисең?  «Пенсиягә чыккач намаз укырмын әле,» диючеләр, исән-сау пенсия яшенә җитәселәрен беләләрме? яки пенсиягә чыккач: «Картайдык инде, хәтеребез дә начарланды”,» дигән кешеләр, үз-үзләрен генә алдыйлар түгелме соң?

Әҗәл вакыты җиткәч, җанны алу өчен үлем фәрештәсе килә. Аның иманлы кеше янына килгән кыяфәте, имансызга килгән кыяфәте белән бер булмый. Үлем фәрештәсе Муса пәйгамбәргә күркәм сүрәттә килгәч, Муса пәйгамбәр аннан: «Син бар кешеләргә дә шулай матур кыяфәттә киләсеңме?»— дип сорый. Фәрештә аңа: «Юк, мин бозыклык ияләренә куркыныч хәлдә киләм,»— дип җавап бирә. Муса: «Миңа да шул сүрәттә күрен әле,»— ди. Үлем фәрештәсе: «Әй Муса, минем ул кыяфәтемне күрмәсәң, синең өчен хәерлерәк булыр иде,»— дип әйтә. Муса һаман үзенекендә торгач, фәрештә аңа икенче якка борылып торырга куша һәм бераздан: «Кара!»— ди. Муса үлем фәрештәсенең гонаһ ияләренә килә торган кыяфәтен  күрү белән аңын югалта.

Үзебезне «мөселман» дип, шайтанга табынабыз түгелме соң? Үзебезне: «Мөселман,» дисәк, дәлилебез кайда соң?! Аллаһ кушканнарны үтәмичә, тыйганнарыннан тыелмыйча гына мөселман булып буламы? Бер көн дә, бер сәгать тә гөнаһ эшләнми үтми. «Мин гөнаһсыз,» дигән сүз, ул үзе гөнаһ. Кызганычка каршы, арабызда гомеренә бер мәртәбә Хуҗасы Аллаһка сәҗдә кылмаган, Аллаһның йорты мәчеткә дә  кереп карамаган «мөселманнар» да аз түгел. Төннәрен йокламыйча, елый-елый намазлар укыган, көннәрен сусап, ризыксыз рузалар тоткан, чебенне дә газапларга курыккан сәхәбәләр дә җәһәннәмнән   курыкканнар,  гомерендә бер намаз укып  карамаган кеше дә җәннәтне өмет итә һәм күкрәк киереп: «Җәннәт минеке,» — дип әйтә. Елына бер аш үткәреп, мәчеткә сәдака салып, җәннәт ачкычларын кесәсенә сала.  Юк, кардәшем: «Мин ашадым”,» — дип, ашамыйча тамак туймый. «Мин мөселман,»– дип кенә, мөселман булып, кабергә хәзерләнеп булмый.

Ерак юлга чыгар алдыннан бик нык җыенабыз,  хәзерләнәбез, әлбәттә хәзерлексез сәфәргә чыгып булмый. Ахыйрәт  сәфәреннән дә озын сәфәр бармы соң? Ул сәфәргә хәзерләндекме, изгелекләребезне җыйдыкмы?  

«Хәстәрләнегез, дөреслектә иң хәерле хәстәрлек тәкъвалыктыр».

Ахыйрәт сәфәренә иман белән гамәлләребезне туплыйк һәм көн саен йоклар  алдыннан: «Иртән уянмасам, ахыйрәтем өчен  нәрсә эшләдем мин?» – дип, үзебезгә сорау бирик.  Үлем түшәгендә ятучы кешене исеңә төшер. Ул бер генә тапкыр ике рикәгать намаз укырга теләр, укый алмас. Бер генә тапкыр: Лә иләһә илләллаһ, Мүхәммәдүррасүлүллаһ, — дип әйтергә теләр, ләкин әйтә алмас. Гомәр ибн Хаттаб: «Хисап кылыгыз үзегезне, хәтта сезне хисап кылганчы. Үлчәгез үзегезне, хәттә сезне үлчәүгә салганчы»,  – диде.

Һәрбер аң-акыл иясе даими рәвештә үз-үзенә хисап кыларга тиеш. Мин намазларымны тиешенчә башкардыммы, мин харам эшләр кылмадыммы, минем ризыгым, мал-мөлкәтем хәләлме? Мин ул байлыгымны хәләлгә генә тотаммы? Минем кулларым нәрсә кыла, аякларым кайда йөри.  Күзләрем нәрсә карый. Колакларым нәрсә тыңлый, телем нәрсә сөйли…

Үз-үзенә хисап кылып, кимчелекләре өчен тәүбә итеп, яшәүче бәндә генә үлемгә хәзер булып, үлем вакытындагы фетнәләрдән имин кала.

“Гөнаһларыгыз өчен Аллаһтан гафу сорагыз, соңра тәүбә итеп Аллаһка кайтыгыз. Ул сезгә бу тормыштан әҗәлегезгә кадәр, хәерле файда бирер”. Һүд 3.

Әй газизем, кабергә керәсе вакытларыңны уйлаганың бармы. Кабер тарлыгын, караңгылыгын, кабер газапларын, ул газапларның төрләрен уйлыйсыңмы? Дөньяда булган чибәрлегең һәм матур сыныңны башкаларга күрсәтим дип, яулык, күлмәгеңне салдырткан тәнең, ахырда  корт һәм селәүчәнләргә каласын уйлыйсыңмы?

 «Әй Мөхәммәд! Әгәр аларга тормыш белән ләззәтләнү өчен тагын еллар өстәсәк, нәрсә буласын уйламадыңмы? Соңыннан аларга вәгъдә кылынган газаб бары киләр иде. Аларга бирелгән озын тормыш та, дөнья нигъмәтләре дә аларны Аллаһның газабыннан коткара алмый.» Шагыйрьләр 206-207.

Бары тик үз-үзебезне хисап кылып, тәрбияләп яшәсәк кенә, безнең йөрәгебез савыгыр һәм каберебезгә хәзер булырбыз, шул вакытта инде үлемебез дә  безнең өчен җиңеллек булыр. Чөнки кабер ул, яки җәннәт бакчаларының  бер бакчасы,  яки, җәһәннәм чокырларының бер чокыры.  Аллаһ сакласын.

Әгәр кеше каберенә хәзерләнеп барса, аның кабере караңгы, суык, каты һәм кысырынкы булмас; бәлки якты, нурлы, йомшак һәм киң булыр.  Бу дөньяда Аллаһ юлында кичергән авырлыклары ул йортында булмас. Менә шушы хәлдә, кешенең үлеме җиңеллек һәм котылудыр. Әгәр кеше үлемен онытып, гомерен Аллаһка буйсынмыйча бозыклыкта үткәрсә, гафләт исереклегеннән айнымаса, аның йорты – җәһәннәм чокырларының берсе. Ул бәхетсезнең кабере караңгы һәм кысылганнан кысылыр, хәтта аның уң кабыргалары сул кабыргаларына керерләр,  каберендә ут һәм башка төр газаплар булыр. Шуларның берсе – тимер чүкеч, хәбәрләрдән килгәнчә, әгәр ул чүкеч белән зур тауга суксаң, тау үзенең  бөеклеге белән тузан булып ишелеп төшә, һәм шул чүкеч белән кешенең башын төячәкләр.  Кешенең шушы газапка чыдый алмыйча кычкыруын, кеше вә җеннәрдән башка бөтен дөнья тереклеге ишетеп тора. Әгәр без ишетсәк, куркудан аңыбызны югалтыр идек. Нинди дәһшәтле, куркыныч газап. Әле бу кабер  газабы гына, кыямәттән соң җәһәннәм газабын күз алдыбызга да китереп бетерә алмыйбыз.

“Һәрбер җан үлемне татып карый. Кыямәт көнендә сезгә гамәлләрегез өчен әлбәттә әҗерләрегез бирелер. Берәү җәһәннәмнән ерак кылынып, җәннәткә кертелсә, ул бөек җиңүгә иреште. Дөнья тормышы кешнләрне алдаудан башка нәрсә түгелдер.”     Гимран 185.

Туганым минем, ник соң уйланмыйсың. Изгеләргә булган сый-хөрмәтләрдән, җәннәттә буласы чиксез, мәңгелек ләззәтләрдән баш тартасың һәм шайтанга, үз нәфесенә иярүчеләргә булган утлы, чиксез газаплы каберне һәм мәңгелек җәһәннәм утын алып, куркыныч, ач елан вә чаяннары янына ашыгасың түгелме соң!     Уйлыйк, фикерләп карыйк! Без Аллаһның иң өстен затлары кешеләр бит.

«Әй иман ияләре, Аллаһка ихлас тәүбә белән тәүбә итегез. Бәлки, Аллаһ сезгә кылган кимчелекләрегезне гафу итәр һәм асларыннан елгалар агучы җәннәт бакчаларына кертер. Ул көнне Аллаһ илчесен һәм аның белән иман китерүчеләрне дәрәҗәләргә күтәрер. Аларның алларыннан һәм уң якларыннан нур сибелә. » Тәхрим 8.   

Хәерле үлем галәмәтләре.

Адәм баласының дөньядагы насыйбе – аның гомере. Кем ул гомерен ахыйрәте, мәңгелек йортында файда китерәчәк изге эшләрдә үткәрә, аның сәүдәсе уңышка ирешә, табышлы була. Кем  болай да санаулы булган көннәрен, гөнаһ эшләрдә, бозыклыкларда үткәреп, шул хәлендә Аллаһ хозурына яман үлем белән китә, ул бәндә хәсрәттәдер. Туфрак астында күпме кайгы, күпме хәсрәт яшеренгән. Гакыл иясе шулдыр, кем Аллаһ аны хисапка тартканчы, үз–үзенә хисап үткәрә һәм һәлакатькә ирешүенә үзе сәбәпче булганчы, Аллаһка каршы гөнаһ кылудан тыела.  Зур гыйлем иясе булган сәхәбә Ибн Мәсгуд р.г.: «Тау астында утырып, менә-менә тау өстемә ишелер дип курыккан кебек, мөэмин үзенең гөнаһын күреп курка.» – ди.

Күпме кешеләр көн-төн гөнаһлар кылып, ул гөнаһларга тәмам ияләшеп, аларга игътибар да бирмиләр, аларның куркынычлыгы хакында, хәтта уйланмыйлар да. Шуның белән яман әҗәлгә ирешәләр. Пәйгамбәребезнең озын гомер теләп кылган догасында булган сәхәбәсе Әнәс ибн Мәлик р.г., чыннан да озак яши һәм сәхәбәләрдән соң килгән яңа буынны күрә. Ул аларга: «Сез кыла торган кайбер эшләр, сезнең күз алдыгызда бер бөртектән дә ким кебек, без, Аллаһның илчесе яшәгән чорда, ул эшләрне һәлак итә торган гөнаһлардан күрә идек,» – дип әйтә.

Әй газиз кардәшләрем, Әнәс, пәйгамбәребездән соң килүче буынга,  шулай әйткәч, безнең хакта нәрсә әйтер иде микән?! Аллаһ Тәгалә Үзенең китабында барча мөэминнәрне яхшы үлемгә хәзерләнергә чакырып әйтте: «Әй сез, иман китерүчеләр! Аллаһтан чын курку белән куркыгыз һәм мөселман булмый үлмәгез!» (ӘлГыймран 102)

Яхшы  үлем галәмәтләре.

  1. Үлер алдыннан шәһәдәт әйтеп үлү. Бу кардәшләрем бик олугъ дәрәҗә һәм шатлыктыр. Аллаһның илчесе: «Кемнең ахыргы сүзләре: «Лә иләһә илләЛЛаһ, Аллаһтан башка иләһ юк,» – була, ул җәннәткә керә,» – диде. (Әбү Дәүд, ӘлХәким риваятьләре)

Бу дөньядан шәһәдәт әйтеп китүне, бик күпләр җиңел эш диярләр. Ләкин, бу зур ялгышу, гомерендә шәһәдәттән ерак йөргән кешеләр, әҗәлләре җиткәч кенә, шәһәдәт әйтә алмаслар.

  1. Кешенең үлеме вакытында, маңгаеннан тире бәреп чыкса, бу хәерле үлем галәмәтедер. Бүрайдә ибн Хусәйб р.г. үлем түшәгендә яткан кардәше янына килә һәм аның маңгай тирен күреп: «Аллаһү әкбәр, мин Аллаһның илчесенең: «Мөэминнең үлеме – маңгай тире белән,» – дигән сүзләрен ишеттем,» – дип әйтә. (Тирмизи, Нәсәәи риваятьләре)
  2. Бәракәтле җомга көнендә үлүче, хәерле үлемгә ирешүче. Пәйгамбәребез: «Кайсы гына мөселман җомга көнендә яки төнендә үлә, Аллаһ аны кабер фетнәсеннән имин кыла,» – диде. (Әхмәд, Тирмизи)
  3. Сугыш кырында шәһид китү. Аллаһ Тәгалә әйтте: «Аллаһ юлында һәлак булучыларны «мәетләр» димә. Алар – тереләр, Раббылары хозурында ризыкланалар. Аллаһ рәхмәт итеп биргән нигъмәтләр өчен алар шатланалар. Үзләреннән соң исән калган кардәшләре өчен сөенәләр. Юк аларга курку, юк аларга борчылу. Аллаһның нигъмәт һәм фазыйләтеннән булган нигъмәтләргә шатланалар, дөреслектә, Аллаһта мөэминнәрнең әҗерләре югалмый.»  (ӘлГыймран 169-171)

Пәйгамбәребез صلى الله عليه وسلم әйтте: «Шәһиднең Аллаһ каршында алты үзенчәлеге бар: беренче кан тамчысы тамганчы, гонаһлары кичерелә, җәннәттәге урынын күрә, кабер газабыннан котыла, Кыямәт көненең дәһшәтеннән имин була, иманының тәмен татый, хур кызларына өйләнә, җитмеш мөселман туганына шәфәгать кыла.»

  1. Аллаһ юлында яки хаҗ вакытында мәхрамда килеш үлү. Пәйгамбәребез صلى الله عليه وسلم: «Кем Аллаһ юлында үтерелә яки үлә, ул – шәһид,» – диде. (Мүслим, Әхмәд) Бер кешене хаҗда дөясе таптап үтергәч, пәйгамбәребез кешеләргә: «Аны юыгыз һәм киеме белән кәфенләгез, ләкин башын ачык калдырыгыз. Дөреслектә, ул кыямәт көнендә мүләбби хәлдә кубарыла.»-диде. («Ләббәйкә»  сүзләрен әйткән хәлдә.)
  2. Кешенең дине, җаны, мөлкәте, гыйрд(честь), акылы Аллаһтан булган әмәнәттер. Динебез безгә ул нәрсәләрне сакларга кушты. Кем аларны саклаганда һәлак була, ул Аллаһ каршында мәртәбәле үлемгә ирешә. Пәйгамбәребез صلى الله عليه وسلم әйтте: «Кем малын саклаганда үтерелде, ул – шәһид. Кем гаиләсен саклаганда үтерелде, ул – шәһид. Кем динен саклап үлә, ул – шәһид. Кем канын (җанын) саклап үлә, ул – шәһид.» (Әбү Дәүд, Тирмизи)
  3. Кайбер авыруларга Аллаһ ризалыгы өчен сабыр итеп үлүчеләр, изге үлем белән үлүчеләр рәтендә:

* Тагун (чума) авыруыннан вафат булу. «Тагун – һәр мөселман өчен шәһидлек.» (Бухари, Әхмәд)

*  Эч авыруыннан үлү. «Кем эче сәбәпле үлә, ул – шәһид.» (Мүслим)

 

  1. Бала тапканда, яки баласын тапкач нифас каны вакытында үлүче хатын-кыз хөрмәтле үлем белән үлүчедер. «Баласын тудыру сәбәпле үлүче хатын-кыз – шәһидә. Кыямәт көнендә баласы ул ананы кендегеннән тартып җәннәткә алып керә.» (Әхмәд)
  2. Утта янып, суда батып, җимерекләр астында калып үлү. Пәйгамбәребез: «Шәһидләр бишәү: Чума,  эч авыруыннан үлүчеләр, батып үлүче, янып үлүче, Аллаһ юлында шәһид китүче.» –диде. (Тирмизи, Мүслим)

«Аллаһ юлында үтерелгәннәрдән башка җиде шәһид бар: Чума авыруыннан үлүче – шәһид, батып үлүче – шәһид, плеврит авыруыннан үлүче – шәһид, эч авыруыннан үлүче шәһид, янып үлүче – шәһид, җимерекләр астында калучы – шәһид, бала табудан үлүче хатын–кыз – шәһидә. » (Әхмәд, Әбү Дәүд, әнНәсәәи)

  1. Бәндәгә әҗәле изге гамәл вакытында ирешсә, ягъни изгелектә үлү яхшы үлем галәмәте. «Кем Аллаһның рәхмәтенә өметләнеп: «Аллаһтан башка иләһ юк,»– дип, шуның белән үлеменә ирешә, җәннәткә керә. Кем Аллаһның йөзенә омтылып, бер көн рузә тота һәм шул гамәле белән үлеменә ирешә, җәннәткә керә. Кем Аллаһның йөзенә омтылып, сәдака бирә һәм шул гамәлендә үлеменә ирешә, җәннәткә керә.» (Әхмәд)
  2. Турысын әйтеп, бозык патша кулыннан үлүче. «Шәһидләрнең сәйиде Хәмзә ибн ГабдулМутталиб һәм шул кеше, кем бозык түрәгә барып, аңа яхшылыкны кушып, бозыклыктан тыйды, түрә аны үтерде.»
  3. Аллаһ юлында сакта үлүче. «Аллаһ юлында сакта торуның бер тәүлеге, бер ай рузә һәм кыямнан хәерлерәк. Әгәр үлсә, кылган эшенең әҗере дәвамлы булып тора. Ризыгы килү дәвам итә, ике фетнәдән дә имин кала.»

Шунысын әйтергә кирәк, бу хәләтләрдә вафат булу, Аллаһның әмерләренә буйсынучылар өчен генә яхшы үлем галәмәте булып тора.

Әгәр бер мөселман вафат булып, аның турында ике яки берничә кардәше яхшы сүзләр әйтсә, бу аның өчен яхшы үлем галәмәте һәм җәннәткә илтәрә торган эш була. Әнәс ибн Мәликтән килә: бервакыт пәйгамбәребез яныннан җиназа үтеп барганда  ул мәет хакында яхшы сүзләр әйтә. Аның артыннан башкалар да: «Ул Аллаһны һәм илчесен ярата иде,» – диделәр. Пәйгамбәребез صلى الله عليه وسلم : «Аңа тиеш булды, тиеш булды,» – диде.  Икенче бер җиназа үткәндә, пәйгамбәребез аның хакында бик тә яхшы булмаган сүзләр әйтте, кешеләр дә: «Аллаһның юлында начар кеше иде,» – диделәр. Пәйгамбәребез صلى الله عليه وسلم: «Аңа тиеш булды, тиеш булды,» – диде.

Аллаһның илчесе әйтте: «Кем хакында яхшы әйтәсез, аңа җәннәт тиеш була, кем хакында начар әйтәсез, аңа ут тиеш була. Сез – Аллаһның җирдәге шаһитләре, Сез – Аллаһның җирдәге шаһитләре, Сез – Аллаһның җирдәге шаһитләре. » Икенче риваятьтә: «…Аллаһның фәрештәләре бар, алар Адәм балаларының телләре белән кешедә булган яхшылык һәм яманлыкларны әйтәләр.»

Әбү Әсвәд Әддәйли Мәдинә шәһәренә килгәч, анда йогышлы авыру башланганын күрә. Кешеләр ул авырудан тиз үлем белән үләләр. Ул Гомәр ибн Хаттаб янына утыра. Бер җиназа үтеп барганда, кешеләр аның хакында яхшы сүзләр әйтәләр. Гомәр: «Тиеш булды,»– дип әйтә. Аннан: «Мөэминнәрнең әмире, аңа нәрсә тиеш булды?» –дип сорыйлар. Ул: «Мин Аллаһның илчече әйткән кебек әйттем,» – ди: «Кайсы гына мөселман хакында дүрт кардәше яхшы сүзләр әйтә, Аллаһ аны җәннәткә кертә.» Без:«Өч кеше булсадамы?»–дип сорадык. Ул: «Өч булса да,» – диде. Аннан: «Ике булсадамы?» – дип, янә сорадык. «Ике булса да?» – дип җавап бирде.  Инде бер кеше хакында сорамадык.»

Кем тормышын Аллаһ Тәгаләне яратып, Аңа буйсынуда, Аны зикер итүдә үткәрә, бу аның җаны Аллаһка чыкканда иң кирәк нәрсәләреннән була. Кем үзенең тормышын, сәламәтлеген бозыклык, азгынлык һәм башка шуның кебек нәрсәләргә сарыф итә, аңа үлеме вакытында Аллаһ белән бергә булу авыр булачак һәм Раббысы тарафыннан  аңа карата бер төрле кайгырту да булмаячак

Яман үлем галәмәтләре.

Яман үлемнең  сәбәпләре бар, мөэминнәргә ул сәбәпләрдән сакланырга кирәк. Аларның иң зурлары – дөнья тормышына кызыгу, дөнья белән тәэсирләнү. Истикамәт–тугърылыктан китү, иманның загыйфьләнүе, игътикаднең бозылуы, гөнаһ эшләргә ябышу.  Кем гонаһлар кылып, гомерен җәһилиятьтә үткәрә, ул гөнаһлар аның йөрәгенә якын дус булып урнаша. Бәндә тормыш дәверендә нәрсәне дус күрсә, яратса, үлеме вакытында шул нәрсәләрне исенә төшерә.  Кемнең йөрәгендә күпчелек урынны изгелекләр ала, үлеме вакытында да шул изгелекләрне зикер итә. Кем калебен гөнаһларга бирде, әҗәле вакытында да шул гөнаһлар белән була.

Тәкъвалык һәм гыйбәдәт әҗәл вакытына кадәр дәвам иткәндә генә, яхшы үлемгә ирешергә мөмкин.   Кайбер кешеләр гомерләре дәверендә изге гамәлдә булып, үлемнәре алдыннан бозык, гөнаһлы эшләргә күчәләр, бу аларның яман үлемнәренә сәбәп була.  Пәйгамбәребез صلى الله عليه وسلم әйтте: «Кайвакыт кеше җәннәт әһелләренең гамәлләрен кыла,   хәттә аның җәннәт белән бер терсәк арасы гына кала. Соңыннан ул ут әһелләренең гамәлләрен кыла башлый һәм утка керә.»    (Бухари, Мүслим)

Сәһл ибн Сәгдү Сәгыйттән килә: «Сугышларның берсендә  бер кеше зур авырлыклар белән сынала. Сәхәбәләр ул кешегә сокланып: «Бүген, аңа булган әҗер беребезгә дә булмый,» – диделәр. Аллаһның илчесе: «Ул ут әһеле,» – ди.  Кайбер сәхәбәләр: «Ул ут әһеле булгач, безнең кайсыбыз җәннәт әһеле соң?» – дип сорадылар. Арадан берәү: «Мин аның дусты, аның нәрсә кылганын карыйм,»–диде һәм артыннан китте.   Теге кеше бик каты җәрәһәтләнә һәм сабыр итә алмыйча, үлемен ашыктыра. Кылычының артын җиргә, очын күкрәгенә куя  һәм үз–үзен үтерә.

Сәхәбә Аллаһның илчесе янына кайта һәм: «Синең Аллаһның илчесе икәнлегеңә шәһәдәт китерәм,» – ди,  «Күптән түгел, син: «Ул утта,» – дип, искә алган кеше, мин аның артыннан күзәттем. Ул бик каты җәрәһәтләнде һәм үлемен ашыктырды. Кылычының артын җиргә куеп, очын күкрәгенә куйды һәм үз–үзен үтерде.»  Шул вакытта Аллаһның илчесе әйтте: «Кеше башкалар күргән эшләрдә җәннәт әһелләренең гамәлләрен кыла, шуңа карамастан ул ут әһеле. Кеше башкалар күргән эшләрдә ут әһелләренең гамәлләрен кыла, шуңа карамастан ул җәннәт әһеле.»            Икенче риваятьтә: «Дөреслектә,  гамәлләр ахыры белән,» – диде.    (Бухари, Мүслим)

Алдагы буыннар яман әҗәлдән чын курку белән курыктылар. Сәһл әт-Тәстәри әйтә: «Тугърыларның яман үлемнән куркулары һәр мизгелдә, һәр хәрәкәттә булды. Аллаһ нәкъ шуларны сыйфатлап китабында: «Аларның йөрәкләре Раббыларына кайтуны уйлап  тетрәнә,» – диде. (Мөэминнәр 60.)

Яман үлемнән курку һәрбер кешенең күз алдында һәр мизгелдә булырга тиеш. Чөнки курку бәндәне изгелеккә этәрә.

Яман үлемнең кайбер сәбәпләрен ныклабрак өйрәник:

  1. Тәүбәне кичектерү.

Аллаһ Тәгаләгә барча кимчелек–хаталардан тәүбә итү һәрбер гакыл иясенә тиешле. Аллаһның сүзләре моңа дәлил: «Барыгыз да Аллаһка тәүбә итегез, әй мөэминнәр! Бәлки уңышка ирешерсез.» (Нур 31 )

Аллаһ илчесен барча зур гөнаһлардан имин кылды, шуңа карамастан, пәйгамбәребез: «Әй кешеләр, Аллаһка тәүбә кылыгыз, мин көненә йөз  мәртәбә Аллаһка тәүбә итәм,» – диде. (Мүслим)

«Гөнаһасыннан тәүбә итүче, гөнаһ кылмаучы кебек.»  (Ибн Мәҗәһ)

Иблис кешене озак киләчәк белән алдап, тәүбәсен кичектертә: «Син хәзер тәүбә итеп, яңадан гөнаһ кылсаң, тәүбәң кабул булмый, соңрак тәүбә итәрсең,» – яки: «Алтмыш–җитмешкә җиткәч тәүбә итәрсең,  мәчеткә йөрерсең, Аллаһка шунда якынаерсың. Бүген син яшь әле, тормышның тәмен таты, күңел ач. Аллаһка буйсынып, гомереңә мәшәкать китермә.» һ.б…

Сезләрне кичектерүдән кисәтәбез! Кичектерү – шайтанның иң зур коралы. Аллаһны сөеп, яман үлемнән сакланып, Аллаһка һәрвакыт, һәр кимчелегеннән тәүбә кылучы зирәк мөэмин белән тәүбәсен кичектерүче сәфәргә чыккан  кавем кебек. Бер авылга барып керәләр дә зирәк мөсафир авылдан сәфәрен исән–сау тәмамлау өчен барча кирәк–яраклар сатып ала һәм юлын дәвам итәргә хәзерләнә. Ләкин, кичектерүче көн саен хәзерлеген иртәгәсе көнгә калдыра.  Караванның әмире юлга чыгарга әмер бирә, ә кичектерүченең юл өчен бер нәрсәсе дә хәзер түгел.  Бу кешеләрнең дөньядагы мисаллары.  Зирәк мөэмин үлеме белән очрашкач тормышы өчен үкенми, тәүбәсен кичектереп килүченең үлем фәрештәсе богазыннан җанын алу өчен килгәч, ул: «Йә Раббым, мине кире кайтарсаңчы, элек калдырган изгелекләремне кылар идем……» – ди.

  1. Озын киләчәккә зур өметләр багълау.

Бу бик күпләрнең хәсрәтләренә сәбәптер.  Шайтан кешенең күз алдына матур тормышын, бер–бер артлы барган елларын тасвирлый, биек–биек  өметләр бина кыла. Кешенең бөтен игътибарын шул елларны төзеп,  зур өметләр бина кыларга юнәлтә. Бәндә кыска тормышына, киләчәктә булган планнарына карап куана. Ахыйрәтне оныта, үлемен исенә төшерми. Көннәрдән – бер көнне үлеме исенә төшсә, чиркана, кәефсезләнә, тизрәк онытырга тырыша. Ул бит аның ләззәтләрен, күңел ачуларын җимерә, озак киләчәккә булган болытсыз өметләрен тоныкландыра. Пәйгамбәребез әйтте: «Сезнең өчен иң курыкканым ике халәт: Нәфескә иярү һәм киләчәккә зур өметләр багълау. Нәфескә иярү хаклыктан тайпылдыра, киләчәккә зур өметләр ул  дөньяны сөю». (Ибн Әби Дүнья)

Әгәр дә кеше дөньяны ахыйрәттән ныграк сөйсә, дөнья зиннәтләре, дөнья ләззәтләренә чумып, ахыйрәттәге Аллаһның җәннәтендәге пәйгамбәрләр, шәһидләр, тугърылар белән бергә булачак йортын бина кылудан ерагая.

Киләчәккә булган өметләр изге гамәлләрне, гомернең аз көннәрен изгелектә файдаланып калуны каплый.  Һичшиксез, кардәшләрем, тын сулышларыбыз санаулы, көннәребез чикле, нәрсә үтсә, ул кайтмый. Юлыбызда киртәләр күп, пәйгамбәребез безләргә алар хакында бәян бирә: «Җиде нәрсә килгәнче, изгелек кыларга  ашыгыгыз: Сез бар нәрсәне дә оныттыра торган факыйрьлекне көтәсезме, аздыручы байлыкны көтәсезме, бар нәрсәне бозучы авыру көтәсезме,әллә бөтен нәрсәне югалттыручы картлыкнымы, әзер үлемне көтәсезме, әллә көтеп торучы дәҗҗәлнеме, әллә  кыямәтне көтәсезме, анысы тагын да куркыныч.» (Тирмизи)

Габдүллаһ бин Гомәрдән килә: «Аллаһның илчесе иңемә кулын куеп: «Дөньяда чит кеше яки юлчы кебек бул,» – диде.

Ибн Гомәр: «Кичкә ирешсәң, иртәне көтмә, иртәнгә ирешсәң, кичне көтмә. Саулыгыңнан авыруың өчен, гомереңнән үлемең өчен ал, » – дип әйтә торган булган.

Аллаһның илчесе сәхәбәләрен дөньяга зур өметләр багълаудан ерагайтып, бу фани тормышның хакыйкый сүрәтен аңлата торган эшләрне өйрәтте.  Ул безләргә үлемне искә төшерергә, каберләрне зиярат итәргә, мәетләрне юарга, җиназага йөрергә, авыруларның хәлләрен белеп торырга һәм изге кешеләргә ешрак барып йөрергә кушты. Бу эшләр йөрәкне гафләт йокысыннан айныта һәм үзенә нәрсә киләчәген, аңа нәрсәгә хәзерләнәсен күрсәтә.

Бу нәрсәләрне җентекләбрәк өйрәник:

Үлемне даими искә төшереп тору кешенең күз алдында дөньяның азлыгын аңлата һәм ахыйрәткә этәрә. Үлемен уйлаган кеше изге гамәлләр кыларга ашыга һәм шәһвәте артыннан ияреп төрле фәхешлекләргә чуммый. Пәйгамбәребез صلى الله عليه وسلم: «Ләззәтләрне кисүчене ешрак исегезгә төшерегез,» –диде. (Тирмизи, Ибн Мәҗәһ)

Ибн Гомәр тапшыра: Бервакыт ансарларның берсе пәйгамбәребездән : «Кешеләрнең иң зирәге, иң хөрмәтлесе кайсысы?» – дип сорый.  Пәйгамбәребез аңа: «Үлемне иң күп искә алучылары, үлемгә иң нык хәзерләнүчеләре, алар кешеләрнең иң зирәкләре, дөньяда тугъры булдылар, ахыйрәтне хөрмәт иттеләр.» (Ибн Мәҗәһ, Ибн Әби Дүнья)

Соңыннан, кеше мәетләр хакында уйлана. Алар көчле, мал ияләре булмадымы, кешеләргә кушып, кешеләрне тыймадылармы? Бүген, аларның тәннәренә корт–селәүченнәр хуҗа, теләгән җирләреннән ашап сөякләргә аералар. Соңыннан уйлый: «Мин бу үлемнән котыламмы, әллә үлем аларга килгән кебек миңа да ирешәме?» –дип. Ул йортына хәзерләнә, изгелекләрен ашыктыра, чөнки ул йортта изгелктән башка нәрсә файда бирми.

Каберләрне зиярат кылуга килгәндә, бу йөрәкләргә үтеп керә торган вәгазьдер. Бәндә карыңгы чокыр булган йортларны, тере кешенең кысырыңкы ләхеткә салынып, туфрак астында каласын күрә. Туганнары мәетне күмеп кайткач, аннан калган байлыкны бүләләр, аның мөлкәтенә хуҗа булалар, хатынын кияүгә бирәләр… Бераздан аны гел дә оныталар. Булды көннәр, өйдә ул сөйләде, әмер бирде, берәү дә каршы килмәде, нәрсәнедер тыйды, барысы да буйсынды…  Мөэмин каберләр янына барып, шушы нәрсәләр хакында уйланса, пәйгамбәребез әйткән сүзләрнең файдасын күрми калмас: «Каберләрне зиярат итегез, алар сезгә үлемне исегезгә төшерә.» (Мүслим)

Мәетләрне юып, аларның җиназасын озату, аларның колашага салынган гәүдәләрен юганда боргалап карауда да зур гыйбрәттер. Бу кеше исән вакытында нинди көчле иде, аны беркем боргалый да, урыныннан да селкетә алмады. Бәлки ул зур көч, бөек абруй әһеле булгандыр, үлеме килгәч, бер хәрәкәтсез тән булды, гәүдәсен  юучы аны ничек тели, шулай бора.

Госман ибн Гаффән җиназа озатканда кабер янына баса һәм елап җибәрә. Аннан: «Җәннәт һәм җәһәннәмне искә алганда син еламыйсың, кабер янына баскач елыйсыңмы?» – дип сорыйлар.  Госман аларга: «Мин Аллаһның илчесенең шундый сүзләрен ишеттем,» – ди: «Дөреслектә кабер, ахыйрәтнең беренче урыны, әгәр кабер әһеле аның дәхшәтеннән котылса, кабердән соң буласы аның өчен җиңелрәк була. Әгәр аннан котылмаса, аннан соңгысы тагын да авыррак була.» (Тирмизи, Ибн Мәҗәһ, Әхмәд, әлХәким)

Изге, салих кешеләрнең ешрак хәлләрен белү йөрәкне уята, кешегә һиммәт, рухи көч бирә. Тәкъва кешеләрнең хәлләрен белүчеләр аларның гыйлем, гыйбәдәт юлында тырышлыкларын күрәләр. Аларда Аллаһның ризалыгыннан башка максат, җәннәтеннән башка омтылыш юклыгын беләләр.

  1. Гөнаһ эшләрдә булып, ул эшләрне ярату, күңелгә якын итү. Бәндә гөнаһлар кылып, алардан тәүбә итмәсә, шайтан ул эшләрне аның калебенә урнаштыра, әҗәле җитеп соңгы сулышларын алганда да шул бозык эшләрне исенә төшерә. Үлем түшәгендә ятканда туганнары, дуслары аңа шәһәдәт әйттерергә тырышалар, ләкин аның авызында шул бозык эшләре генә. Моңа мисал итеп, берничә кыйссаны искә төшереп китик:

Бер кеше хәмер–аракы мәҗлесләрен хуп күрә, үлеме җиткәч, аның янына икенче берәү килә һәм шәһәдәт әйттерә башлый. Тегесе: «Үзең дә эч, миңа да эчерт,» – дип, үлеп китә.

Гомере буе шахмат уйнаучының әҗәле җиткәч, аңа: «Лә иләһә илләЛЛаһ,» –дип әйт, – диләр, ул: «Шах сиңа,» – дип вафат була. Гомере дәверендә аның яраткан сүзе: «Шах,» – булды, үлгәндә дә ул шул сүзе белән китте.

Мүҗәһид әйтә: «Нинди генә мәет булмасын, исән вакытында кайсы мәҗлесләрдә булса, үлгәндә дә шунда була. Уен–көлке әһелләре белән булса, уен көлке әһеле була, зикер әһелләре белән булса, зикер әһеле була.»

Тәне-җаны белән җыр-моңга бирелгән берәүгә әҗәле якынайгач, якыннары шәһәдәт әйттерергә тотыналар. Тегесе, гомере дәверендә җыр-моң, музыканы өстенрәк күргән, үлем исереклеге килгәч тә, бер җырын көйли башлый һәм шул хәлдә җан бирә.

Кешенең йөрәк түренә хәттә хәрам булмаган дөнья эше кереп урнашса да, үлгәндә дә аның йөрәге шул эшләрдә кала.

Базарда аукцион оештырып сатучы вафат булганда, балалары аңа: «Әйт: Лә иләһә илләЛЛаһ,» – диләр, ул: «Дүрт ярым, дүрт ярым…» – дип кабатлый.

Икенче берәү базарда чүпрәк–материя сатучы була. Үлеме алдыннан да аңа шәһәдәт әйттерә башлагач, ул: «Бу иң яхшы кисәк, бу сиңа килешә, аның бәясе бик арзан, ул менә шушылай тора, шушындый бәядә …» – дип, сәүдәсе белән үлеп китә.

Тагын берсе эш оештырып, эш белән идәра итүче була. Әҗәле җиткәч тә, шәһәдәт урынына: «Теге урында эш барамы?»—дип, дөньялыкта фетнәләнгән кебек, ахырда да фетнәләнә.

Пәйгамбәребез: «Кем ни хәлдә үлә, Аллаһ аны Кыямәттә шул хәлдә торгыза,»–диде. (Хәким)

Әй газиз кардәшләрем, күпме кешеләрнең калебләрен дөнья ләззәтләре, телләрен дөнья сүзләре каплап, ахыйрәттән ерагайткан. Әҗәл җиткәч бөтен кешенең дә шәһәдәт әйтеп үләсе килер, ләкин күпләр ул сүзләрдән якты көннәреннән ерак торган кебек, бик тә ерак булырлар.  Булды бит аның (һәм синең) көннәре, булды төннәре дә. Ул вакытларында шәһәдәт тә әйтә, изге гамәл дә кыла алды. Ләкин кылмады, яшь, көчле чакларында ул дөнья куып, күңел ачуны яхшырак күрде. Менә бүген изгелек тә кылар иде, ләкин шул тел, шул йөрәк, шәһәдәт тә әйтми бит…

Адәм баласының үлеме җиткәч, шайтан аны алдап, адаштыру өчен бөтен көчен, бөтен гаскәрен куллана.  Чөнки бу мизгел  –  соңгы көрәш.

Пәйгамбәребезнең абыйсы Әбү Талиб үлем түшәгендә ятканда, аның янына пәйгамбәребез килде һәм абыйсы кырында Әбү Җәһл ибн Һишәм белән Габдүллаһ ибн Әби Үмәйяне очратты.  Пәйгамбәребез: «Әй абыем, әйт: Лә иләһә илләЛЛаһ, дип, ул сүз белән сиңа шәфәгать кылармын,» – диде. Әбү Җәһл белән Габдүллаһ  ибн Әби Үмәйя аннан: «Әй Әбү Талиб, Габдүлмутталибның динен ташларсыңмени?»  –дип сорыйлар.  Пәйгамбәребез аңа күпме генә шәһәдәт әйттерергә тырышса да, тегеләр дә үзләренекен кабатлап тордылар, нәтиҗәдә, Әбү Талиб үзенең Габдүлмутталибның милләтендә калганын әйтеп вафат була. «Лә иләһә илләЛлаһ,» сүзләрен әйтүдән баш тартып, кәфер булып китә.

Риваятьләрдә килгәнчә, шайтан Адәм баласының үлеме вакытынды янына иң күркәм, иң имин кыяфәтләрдә килә, мәсәлән: атасы,  анасы яки башка берәр якыны сүрәтендә, һәм кешене исламнан башка  дингә ияртергә тырыша.

«Үл яһүд булып, ул дин Аллаһ тарафыннан кабул ителгән, үл нәсара булып, ул Гыйсәнең дине….» Кеше башка диндә вафат булганчы аңа ислам гакыйдәсеннән башка гакыйдәләрне кабатлап тора.

Әхмәд ибн Хәнбәлинең улы Габдүллаһ әтисенең үлеме турында әйтә: «Әтием вафат булганда бер аңын югалтты, бер аңына килде һәм: «Юк әле, юк әле,»– дип кабатлап торды. Мин аннан: «Әткәм, нәрсәгә син алай дисең?» – дип сорадым. Имам Әхмәд: «Шайтан минем аяк очымда басып тора һәм: «Әй Әхмәд, син мине җиңдең,»–ди, мин аңа: «Үлгәнчегә кадәр юк әле, дидем.»

Имам Куртуби тапшыра: Шәйх имам Әбү Габбәс Әхмәд бин Гомәр әлКуртуби әйтә: Шәйх Әбү Җәгъфәр Әхмәд ибн Мүхәммәд әлКуртуби янына бардым, ул үлем түшәгендә иде, аңа: Лә иләһә илләЛЛаһ, – дип әйтелгәч, ул: «Юк, юк,» – дип кабатлады. Аңына килгәч, аңа ул сүзләрен әйттек. Ул: «Яныма, берсе уң ягымнан, икенчесе сул ягымнан ике шайтан килде. Берсе: «Яһүд булып үл, ул иң хәерле дин,» – ди, икенчесе: «Нәсара булып үл, ул иң хәерле дин,» –ди. Мин аларга: «Юк, юк!» –дидем.

Ибн Кәсир әйтә: «Гөнаһ һәм буйсынмаулар, кешене үлеме вакытында шайтанның мәкерлеге каршында көчсез калдыра. Шайтанның  мәкерлеге иманның загыйфьлеге белән берләшүе, кешенең яман үлеменә сәбәп була».

Начар үлем, Аллаһ безләрне сакласын, кешенең эче дә, тышы да Аллаһ белән яхшы мөгамәләдә торып, Хак сүзләр һәм гамәлләрдә булганда килми. Яман үлем – бозык күңел һәм бозык гамәл ияләренә килә. Бәлки, кеше  шул җинаять эшләрдә булып, тәүбә кылмый үлеменә ирешкәндер.

Дөнья тормышы — санаулы көннәр, синең өчен ул зур сынау,  һәм изгелек туплау йорты. Кабер ул фетнә, хисаб, яки нигъмәт, яки газаб. Үлем мизгеле олугъ имтихан. Ул имтихан берәүне дә урап узмый. Шушы мизгелләреңә һәрвакыт хәзер тор. Хуҗаң каршына кайтуыңа тәкъвалык тупла. Бел: бәндә ни  гамәлдә яшәсә, шунда үлә. Нәрсәдә үлсә, шунда кубарыла.

Үлемгә ничек хәзерләник?

  1. Аллаһ тыйган нәрсәләрдән тыелу.

Газиз, кардәшем! Раббың хәрам кылган нәрсәләрне җентекләп өйрән. Үзеңне барча тән  һәм калеб гөнаһларыннан  ерак кыл.  Аллаһ Тәгаләнең гайрате хәрам кылган нәрсәләренә каршы. Аллаһның илчесе әйтте: «Аллаһ гайратле, Аның гайрате бәндәнең Аллаһның хәрамына төшүдә». Аллаһ Тәгалә Үзенең чикләреннән ашып, хәрамнарыннан тыелмаучыларга фетнәләр һәм газаб вәгъдә итте.