Бисмилләһир-рахмәни-рахим!
Хөрмәтле дин кардәшләрем күбебез белә «Лә иләһе илләллаһ» кәлимәсе җәннәтнең ачкычы ләкин хәрбер ачкычның тешләре бар әгәр йозакка туры килсә ача туры килмәсә юк. Вәһб ибн Мунаббиһ исемле галимгә: «Лә иләһе илләллаһ» җәннәтнең ачкычы түгелмени? – дигәч, ул: Әйе, ләкин хәрбер ачкычның тешләре бар әгәр тешләре белән килсә ача, килмәсә ачмый, дип җавап кайтарды.
Шуңа күрә дин галимнәре Корәнгә һәм Аллаһнын илчесе сүзләренә таянып Лә иләһе иллаллаһ кәлимәсенең шартларын билгеләделәр. Шушы шартларны Дин кардәшләребезгә аңлатып китәсебез килә.
Беренче шарт – «Гыйлем» (Белү)
«Лә иләһә илләллаһ»ның беренче шарты «гыйлем», ягъни ул сүзнең мәгнәсен белү аның мәгнәсе: Аллаһыдан башка бернинди хакыкый дөрес гыйбадәт кылынырга тиешле зат юк.
«Гыйлем» түбәндәгеләрдән гыйбарәт:
- Аллаһның исемнәрен, сыйфатларын һәм Аның кыла торган эшләрен һәм Аңа гына бөтен мактау догалары хас икәнен тану.
- Аллаһы Тәгалә Ул – бу дөньяны һәм дөньядагы бөтен кешеләрне, кояшны, айны, бөтен йолдызларны Үзе генә яраткан һәм аларны хәрәкәтләндереп, әйләндереп торучы да Үзе генә икәнен тану.
- Аллаһның бөтен җан ияләрен Үзе генә нигъмәтләп, тәрбияләп торувын һәм дөнья белән ахирәт нигъмәтләре дә Аның кулында икәнен белү.
- Аллаһы Тәгалә Үзе генә әҗер һәм савапны бирүче икәнлеген һәм Үзенең әүлияләренә, дусларына ярдәм итүче икәнлеген һәм Аңа гына бөтен гыйбадәтләрне кылырга кирәк икәнлеген белү.
- Аллаһы Тәгалә Үзе генә камил, кимчелексез, ә Аңардан башка нәрсәләр барысыда кимчелекле, бөтен кешеләр һәм хайваннар Аңа мохтаҗ икәнне тану.
Болар хакында Аллаһы Тәгалә Коръәндә безгә әмер итеп боерды:
«Аллаһыдан башка бернинди гыйбәдәткә лаеклы зат юк икәнен бел». («Мөхәммәд», 19)
Мөселманнарга, иң беренче «Лә иләһә илләллаһ» тәрҗемәсен һәм мәгънәсен белү шарт булып тора. Әгәр аның мәгънәсен белмәсәләр, аның бернинди файдасы да булмый. Мисал өчен: сиңа берәү, син белмәгән, аңламаган ят телдә, тормыш кирәк-яраклары өчен иң файдалы нәсыйхатләрне 3-4 сәгать буена сөйләп утырса, син аны тыңлап файдалана аласыңмы? Әлбәттә, юк. Шуның шикелле үз авызыңнан чыккан сүзләрне колагың белән ишетеп, аның мәгънәсен белмәсәң, аңламасаң, аның да файдасы булмый. Шуңа күрә «Лә иләһә илләллаһ» кәлимәсен шаһитлар алдында әйткәндә, аның мәгънәсен дә белеп әйтергә кирәк .
Икенче шарт – «Якыйн»(Шикләнмәү)
«Лә иләһә илләллаһ»ның икенче шарты- «якыйн». «Якыйн» дигән сүз «шикләнмәү» дигән мәгънәне аңлата. Ягъни «Лә иләһә илләллаһ» кәлимәсеннән чыккан мәгънәләргә бер дә шикләнү ярамый.
Әгәр дә берәү аның мәгънәсенә шикләнер булса, аның иманы иманга саналмый. Аның хакында безгә Аллаһы Тәгалә хәбәр итә:
«Хәкыйкатьтә мөэминнәр Аллаһыга һәм Аның Рәсүленә иман китереп ышанганнар һәм соңыннан бер нинди шик тотмаганнар». (Хүҗүрат, 15)
Шикләнмичә иман китерүчеләр генә хак мөселманнар була. Әгәр берәү, ошбу кәлимәләрдәге мәгънәләргә шикләнер булса, Аллаһы Тәгалә аны иманлы мөселманга санамый.
Өченче шарт – «Сыдкъ» (Дөрес әйтү)
«Лә иләһә илләллаһ»ның өченче шарты – «ялганламыйча әйтү». Ялганлап әйтүчеләр алар монафикълар. Монафикълар – эчтән кәфер, тыштан «мин, мөселман»,-дип әйтеп, үзләренең көферлекләрен яшереп йөри торган кешеләр.
Монафикълар «Лә иләһе илләллаһ» кәлимәсен эчләреннән калебләре белән әйтмиләр.
Аллаһы Тәгалә аларны шуңа күрә мөселманнардан санамый. Бу сүзләргә Коръәндәге дәлил:
Кешеләр арасында «Аллаһыга һәм кыямәт көненә иман китердек»,- дип әйтүчеләр бар, ләкин алар иман китереп инанучылар түгел. Алар Аллаһны һәм иман китергән мөселманнарны алдарга тырышалар. Әмма алар үз-үзләрен генә алдыйлар. Үзләре шуны аңламыйлар.
Аларның йөрәкләрендә көферлек, шикләнү авыруы ята. Аллаһы Тәгалә аларның авыруларын арттырыр, ялганнары өчен аларга әрнетүче, үзәк өзгеч газап булачак. (Бәкара, 7-8)
Монафикълар иман кәлимәсен ялганлап кына әйтәләр, ягъни алар мөселманнарга: «Без иманлы, без дә сезнең кебек мөселман», – дип әйтеп йөрсәләр дә, Аллаһы Тәгалә аларны мөселманнардан санамый һәм аларга бик көчле газап булачагы хакында хәбәр бирде.
Дүртенче шарт – «Инкыяд»(Итагать)
«Лә иләһә илләллаһ»ның дүртенче шарты- «инкыяд».
Нәрсә соң ул инкыяд? Инкыяд – гарәп сүзе, татар теленә «итагать итү», «буйсыну» дип тәрҗемә ителә, ягъни «Лә иләһә илләллаһ» кәлимәсенә буйсыну.
Ничек соң аңа буйсынып була? Җавап итеп сезгә «Лә иләһә илләллаһ»ның мәгънәсе белән таныштырган идек. Аның мәгънәсе «Аллаһыдан башка бернинди хакыкый дөрес гыйбадәт кылынырга тиешле зат юк»,- дип әйттек. Шулай булгач, без бер Аллаһыга ышандык дигән мәгънә чыга. Син бит иман кәлимәсен әйтеп Раббыңны, иләһе – бары тик Аңа гына гыйбадәт кылынырга тиешле зат,- дип таныйсың, ягъни «Әй Раббым Аллаһ, Син мине бу дөняга бар иттен һәм син мине ризыкландырып, тәрбияләп торасың, мин Синең колың, мине Син җир өстенә гыйбадәт кылыр өчен бар кылгансын, Синең бөтен әмерләреңне мин үтәргә ант итәм»,- дип мөселман өммәтенә керәсең.
Аллаһы Тәгалә Коръәни Кәримдә Аңа итагать кылмаучы, буйсынмаучыларга кыямәт көнендә бернинди дә ярдәм юк,- дип хәбәр бирә :
«Сез газап килмәс борын Раббыгыз Аллаһыга итагать итегез, Аңа буйсыныгыз. Әгәр дә сез дөньяда Аңа итагать итмичә, буйсынмыйча яшәсәгез, җәһәннәм газабы килгәч, сезгә анда ярдәм булмас».(Зумәра, 54)
Дөньяда яшәгәндә Аллаһка итагать итмәүче, Аңа буйсынмаучы, биш вакыт намаз укымаучы һәм башка әмер иткән гамәл гыйбадәтләрен үтәмәүчеләр кыямәт көнендә җәһәннәмгә төшәчәк.
Бишенче шарт – «Ихлас»
«Лә иләһә илләллаһ»ның бишенче шарты – «ихлас». Ихласның мәгнәсе чын күңелдән Аллаһ ризалыгы өчен ошбу кәлимәнең мәгнәсенә төшенеп әйтү.
Җир өстендәге кешеләрнең барысына да Аллаһы Тәгалә бер Үзен генә иләһе итеп санарга әмер итә. Бу сүзләргә дәлил:
«Җир өстендәге кешеләрнең берсенә дә, Аллаһыдан башкага гыйбадәт кылырга,– дип әмер бирелмәде. Бары тик Аллаһның Үзенә генә чын күңелдән, Аның өчен генә гамәлләрне кылырга боерылды». (Бәйинә, 5)
Алтынчы шарт – «Кабул»
«Лә иләһә илләллаһ»ның алтынчы шарты – «кабул».Ошбу кәлимәне әйткән кеше Аллаһтан килгән барлык һөкемнәрне, Анын таләпләрен һәм тыюларын кабул итергә тиеш, берсендә инкар итергә тиеш түгел ә кем тәкәберләнә һәм кабул итми, әле аның иманы дөрес түгел.
Мәккә мөшрикләре дә тәкәбберләнделәр.
Аллаһы Тәгалә Коръәндә безгә бу хакта хәбәр бирә:
«Дөреслектә Аллаһыдан башка бернинди гыйбадәт кылынырга тиешле зат юк. Сез бер Аллаһыга гына гыйбадәт кылыгыз, – дип әйтелсә дә, алар тәкәбберләнделәр һәм: «Без бу җенләнгән, акылдан шашкан Мөхәммәднең сүзенә карап иләһеләребезне (потларыбызны) ташларбызмы әллә? Юк, без аның сүзенә карап беркайчан да иләһеләребезне ташламыйбыз»,-диделәр».(Саффәт, 35-36)
Алар, җир-күкләрне, җәннәт-җәһәннәмне яратучы Аллаһыга дә һәм шулай ук бер үк вакытта сыннарга да гыйбадәт кылдылар.
Пәйгамбәребез аларга «Бер Аллаһның Үзенә генә гыйбадәт кылыгыз»,-дигәндә, алар Аның сүзен кабул итмәделәр. Шуның өчен аларны Аллаһы Тәгалә киләчәктә мәңгелек җәһәннәмгә салачак.
Җиденче шарт – «Мәхәббәт»
«Лә иләһә илләллаһ»ның җиденче шарты – мәхәббәт. Мөэмин мөселманнар иман кәлимәсен яратырга тиешләр. Кем Аллаһы Тәгаләне яратмый, Аның динен дә яратмый, ә андый кеше берничек тә мөэмин мөселман була алмый.
Хөрмәтле Дин кардәшләрем!
Кыскача гына сезгә «Лә иләһә илләллаһ»ның шартларын искә алдык. Әлбәттә чын мөэмин-мөселманнар ошбу шартларны үтиләр. Ләкин кайберәүләребез ошбу шартларны белеп бетермәскә мөмкин, шуңа күрә аларның бурычы «Лә иләһә илләллаһ»ның мәгнәсен белү һәм зикер ителгән шартларны үтәү.
Аллаһ Раббыбыз барыбызны да җәннәт әһелләреннән кылсын һәм барлык шартлары үтәлгән «Лә иләһә илләллаһ» кәлимәбез Аллаһтан вәгдә ителгән җәннәт ишекләрен ачсын.
Әмин.