“Лә иләһә иллә ЛЛАҺ” һәм “Әшһәдү әннә Мөһәммәд Расулллаһ” кәлимәсенең мәгънәсе.

Шәһәдәт кәлимәсен әйткән вакытта аны аңлап, тирән мәгънәсенә төшенеп әйтү шарт. Чөнки аны аңламыйча, бары тик коры сүзләр әйтүдән һичнинди файда юк.

“Лә иләһә иллә ЛЛАҺ”

Бу сүзләр: “Аллаһтан башка гыйбадәткә лаеклы һичбер иләһи зат юк”,  дигән тирән мәгънәне аңлата.

(Гыйбадәт ул-Аллаһ Раббыбыз сөйгән һәм риза булган ачык яки яшерен эшләнә торгән гамәлләр һәм сүзләр.)

Дөнья йөзе буйлап сибелгән халыкларның тормышларын өйрәнеп карасак,  гаҗәпләнерлек хәлгә калырбыз: нәрсәгә генә табынмый кешеләр, нинди генә иләһләр юк! Ләкин, аң бул: аларның һәрберсен дә кешеләр үзләре үк уйлап тапкан, алар ялган иләһләр. Хакыйкать бер: бары тик Аллаһ Раббыбыз гына – хакыйкый иләһебез, бары тик Аңа гына гыйбадәт кылырга һәм калебебезне бары тик Аның белән генә бәйләп яшәргә тиешбез.Бу сүзләребезгә һәм Ислам диненең беренче әркәненә Аллаһның Коръәни Кәримдә килгән аяте дәлил булып тора:

Бел! Дөреслектә, Аллаһтан башка гыйбадәткә лаеклы һичбер иләһ юк”.

(“Мөхәммәд” сүрәсе, 19 аят).

Бары Аллаһ кына безне төрле ризыклар белән ризыкландырып тора, күп төрле нигъмәтләр бирә безгә. Шуның өчен без Аңа шөкер итеп яшәргә, бары тик Аның Бер Үзенә генә гыйбадәт кылырга тиешбез.Аллаһның хакын саклау, Аңа гына итагать итеп яшәү – безнең һәрберебезнең бурычы.Пайгәмбәребез (Аллаһның аңа сәламе вә рәхмәте булсын) болай диде:

“Кем дә кем “Лә иләһә иллә ЛЛАҺ” кәлимәсенең мәгънәсен аңлап, гомере буе шуны үтәп яшәсә, шуның белән үлсә, бу кеше җәннәтле булыр”.

(Мөслим риваяте).

Аллаһ Тагәлә әйтә: “Һәм синең исемеңне кешеләр арасында мактаулы зекер белән дәрәҗәгә күтәрдек”.

(“Әш-Шәрх” сүрәсе, 4 аят).

Әйе, сөекле Пәйгамбәребезнең исемен без гел зикер итеп, аңа салаватлар әйтеп торабыз. Һәр азан саен  мөәзин: “Әшһәдү ән Лә иләһә иллә ЛЛАҺ Әшһәдү әннә Мөһәммәд Расулллаһ”, – дип әйтә.

Намаз укыган вакытта тәшәһүдтә дә “Әшһәдү ән Лә иләһә иллә ЛЛАҺ Әшһәдү әннә Мөһәммәд Расулллаһ”, дип зикер итәбез.

Пәйгамбәребез Мөһәммәд дип ишетүгә без аңа каршы “саллалаһу гәләйһи үәссәләм” (Аллаһның аңа рәхмәте һәм сәләме булсын) дип аңа салават әйтергә тиешбез.

Шәһәдәт кәлимәсенең беренче яртысы булган “Әшһәдү ән Лә иләһә иллә ЛЛАҺ” ның мәгънәсенә төшенергә тырыштык, хәзер исә икенче яртысы хакында сөйләшик. Нәрсәне аңлата соң бу сүзләр?

“Әшһәдү әннә Мөһәммәд Расулуллаһ”.

Бу сүзләр “Пәйгамбәребез хак Расүл һәм Аллаһның колы дип икърар кылу (тану), ул кешелек дөнясына җибәрелгән иң соңгы Пәйгамбәр, аннан соң бер Пәйгамбәр дә, бер Расүл дә килмәячәк, ул иң соңгысы”  дигәнне аңлата.

Бу сүзләргә “Әл-Әхзәб” сүрәсенең 40 аяте дәлил булып тора:

“Мөхәммәд (Аллаһның аңа рәхмәте һәм сәламе булсын) – сезнең ирләрегезнең һичберсенең атасы булмады, ләкин ул –  Аллаһның расүле һәм пәйгамбәрләрнең иң ахыргысыдыр.”

(“Әл-Әхзәб” сүрәсе, 40 аят).

Бу шәһәдәт кәлимәсе тагын нәрсәләрне үз эченә ала соң?

Әшһәдү әннә Мөһәммәд Расулллаһ” кәлимәсе тагын түбәндәге мәгънәләрне дә үз эченә ала:

  1. Без Пәйгамбәребез (Аллаһның аңа рәхмәте һәм сәламе булсын) сөйләгән барлык хәбәрләргә дә һич шикләнмичә ышанырга тиешбез. Ул әйткән барлык сүзләр дә хак.
  2. Ул кушкан әмерләрне без эшләргә, ә тыйган нәрсәләрдән ерак булырга тиешбез.
  3. Без Пәйгамбәребез (Аллаһның аңа рәхмәте һәм сәләме булсын) күрсәтеп калдырганча гыйбәдәт кылырга бурычлыбыз. Ул күрсәтмәгәнчә яки өйрәтмәгәнчә гыйбәдәт кылу һич дөрес булмас.

Яраткан Пәйгамбәребез (Аллаһның аңа рәхмәте һәм сәламе булсын)   гомере буе Аллаһка гыйбадәт кылырга чакырды, Аңа тиңдәшлек кылудан ерак булырга өндәде.