Корбан гаете мөбарәк булсын!

Мөхтәрәм дин кардәшләрем! Сезне олуг бәйрәмебез – Корбан гаете уңаеннан тәбрик итәм!

Бүгенге катлаулы вазгыятьтә килеп туган проблемаларны уңай хәл итү өчен Раббым безне тәкъвалыктан, рәхим-шәфкатеннән аермасын. Коръәни Кәримнең “Талак” сүрәсендә Аллаһ тәгалә шул хакта хәбәр итә:

“Кем Аллаһка тәкъва булса (гөнаһлы булудан сакланса), ул кешегә Аллаһ кыенлыклардан чыгу юлын күрсәтер. Һәм ул кешене Аллаһ уйламаган җирдән ризыкландырыр. Һәм барча эшен Аллаһка тапшырса, аның хаҗәтләрен үтәргә Аллаһ җитәдер”.

Әгәр дә тәүбәгә килеп, гөнаһ кылудан ерак торсак, барча авыру-афәтләрне дә, кыенлыкларны да җиңеп чыгу юлындагы мөһим сәбәпләрнең берсен кылган булырбыз. Чөнки Аллаһ тәгалә “Шура” сүрәсендә әйтә: “Сезгә ирешкән бәла-казалар (кайгылар) – үзегезнең кулларыгыз белән эшләп алган гөнаһларыгыз сәбәпледер”. Кардәшләрем, шушы аятьләр турында уйланып, фикерләп, тиешле нәтиҗәләр ясый белсәк иде.

🤲 Барчабызга да, исән-сау булып, гаиләбез, туганнарыбыз белән бергә изге гамәлләр кылып, үзара бүләкләр бирешеп, корбан итеннән авыз итеп, Корбан гаетен иминлектә уздыру насыйп булсын!

Аллаһ Тәгалә безне иман байлыгыннан аермасын, күңелләребезгә тынычлык салсын, үзебезгә һәм балаларыбызга, туганнарыбызга, якыннарыбызга тәүфыйк-һидәят бирсен!

Җәмгыятькә, милләтебезгә, Ватаныбызга файдалы булырдай хәерле гамәлләр кылып, бу дөньяда якты эз калдыра алсак иде!

Раил хәзрәт Файзрахманов.