“Кешеләргә яхшы сүзләр сөйләгез”.

Кешеләргә яхшы сүзләр сөйләгез”.

(әл-Бәкара сүрәсе 83 аят).

Бу дөньяда яшәгәндә, без төрле фикерле, төрле әхлаклы кешеләр, шулай ук бүтән милләт вәкилләре белән дә тыгыз элемтәдә булып, аралашып яшибез. Кешенең табигате шундый: ул җәмгыятьсез, бер-берсе белән аралашмыйча яши алмый. Тормышта башка кешеләр белән дөрес итеп ничек аралашырга? Бу хакта Раббыбыз Аллаһ Коръәни Кәримдә болай дигән:

Кешеләргә яхшы сүзләр сөйләгез”.

Әйе, кешеләр белән аралашканда, сөйләшкәндә, нинди милләт һәм нинди дин әһеле булуына карамастан, алар белән матур итеп, бары тик хәерле сүзләр генә сөйләшергә өнди безне Раббыбыз Аллаһ. Бу аят исә динебездә сөйләшү әдәпләренең нигезе булып тора. Кардәшләрем, сөйләмебездә бары тик матур сүзләр генә кулланыйк, чөнки мөселман кешесенә ямьсез, сүгенү сүзләреннән ерак булып, хәерле, файдалы сүзләр генә сөйләү зарур.

Ий, Мөхәммәд, колларыма әйт: бер-берсе белән яхшы сүзләр белән сөйләшсеннәр!”

(әл-Исра 53 аят).

Бүтән дин әһелләре белән бәхәскә кергән вакытта да, сөйләшүне аларны кимсетмичә, тавышны күтәрмичә, йомшаклык белән генә алып барырга кирәк.

Китап әһелләре белән бәхәскә керешкәндә, иң күркәм юл белән сөйләшегез”

(әл-Гәнкабут 46 аят).

Безгә иң якын булган, яраткан кешеләребез – әти-әниебез дә – иң күркәм мөгамәләгә лаеклы затлар. Алар белән йомшак булып, һичкайчан тавыш күтәрмичә сөйләшергә бурычлыбыз. Бездән Раббыбыз Аллаһ Тагәлә шулай таләп итә.

Аллаһ хөкем итте һәм әмер бирде: фәкать Аллаһка гына гыйбадәт кылыгыз һәм ата-анага изгелек итегез. Әгәр син исән чакта аларның берсе яки икесе дә картлыкка ирешсәләр, син аларга «уф» та димә, һәм каһәрләмә, кәефләрен җибәрмә, бәлки аларга һәрвакыт йомшак, һәм мөлаем сүзләр сөйлә!”

(әл-Исра 23аят).

Берәр мохтаҗ, нинди дә булса хаҗәте булган кеше сиңа килсә, аны сүгеп, начар сүзләр белән куып җибәрмә, начар йөз күрсәтмә. Сораган әйбере синдә булса, бир, булмаса исә,  ул таләп иткән нәрсәнең синдә юклыгын матур, хәерле сүзләр белән аңлатырга тырыш. Ярдәм сораса, көчеңнән килгәнчә ярдәм ит!

Һәм синнән сораучыга каты мөгамәлә кылма, ни сораса да, җавап бир һәм теләген үтә.”

(әд-Духа 10 аят).

Надан кеше синең яныңа килеп начар сүзләр белән эндәшсә дә, аңа үзенеке төсле яман сүзләр белән җавап кайтарырга ашыкма. Киресенчә, яхшы сүз белән җавапла.

Аллаһның яхшы бәндәләре җир өстендә тәртип белән һәм түбәнчелек белән йөрерләр, әгәр аларны наданнар кирәкмәгән (начар) сүзләр белән дәшсәләр, аларга каршы хәерле сүзне әйтерләр.” (әл-Фуркан 63 аят).

Кардәшләрем! Әлеге аятләр безнең өчен сөйләшү әдәбе кагыйдәләре булып калсын иде. Раббыбыз Аллаһ тормышыбызда шушы кагыйдәләрне кулланып яшәргә иман ныклыгы һәм тәүфыйк бирсә иде! Әмин.