Көн дә Коръән укысаң…

     Коръән ул – бәхет-рәхәтлек, иминлек һәм тынычлык чыганагы. Ә шул бәхеткә, җан тынычлыгына ирешүнең бик тә җайлы һәм һәрбер адәм баласы өчен Раббысы каршында саваплы да булган бер юлы бар. Ул –  кулыңа Коръән алып, аны укырга өйрәнү. Коръән укырга өйрәнеп, тормышыңны  Коръәндә өйрәтелгәнчә алып бара башласаң, Аллаһ Тәгалә сиңа Үзенең бәрәкәт ишекләрен ачыр, тормышыңны нурландырыр һәм эшләреңне җинеләйтер, хәтта авыр мәсъәләләреңне дә уңай чишәргә ярдәм итәр. Күрерсең,  синең вакытың да бәрәкәтле булыр.

Иң элек,  хәлеңнән килгәнчә, көн саен  билгеле бер күләмдә – әйтик, көненә бер-ике җүз җүз, яисә дүрт-биш бит, ә инде  бик тә мәшәкатьле-авыр очракларда,  бер бит, дип, үзеңә махсус максат куй.  Шушы билгеләгән көндәлек нормаңны, нинди генә эш-мәшәкать килеп чыгуга карамастан, көн саен үтәп барырга вакыт тап.

Коръән укыр өчен вакыт юклыкны сәбәп итмәскә өйрән. Хәзерге заманда, гадәттә, вакытларын бер файдасыз, заяга  уздыручы кешеләр «вакыт җитми» дип зарланырга яраталар. Әйе, вакытлары җитмидер, чөнки аларның вакытларында бернинди дә бәрәкәт юк. Ә моның сәбәбләренең берсе – Коръәнне, ягъни Аллаһы Тәгаләнең Сүзен санга санамау.

Тормыш тәҗрибәсе шуны раслый, әгәр дә без Коръәнне һәрдаим укып, аның аятьләренең чын мәгънәләренә төшенеп фикер йөртсәк, уйлансак, һәм, иң мөһиме, шуларның барысы белән дә гамәл кылсак, туплаган гыйлемебезне көндәлек тормышыбызда куллансак   – Аллаһ Тәгалә безгә бөтен яктан да бәрәкәт-нигъмәт бирәчәк, вакытыбыз да барысына да җитәчәк.

Коръәнне укуның мөһимлеге турында бер галим үзенең шәкертенә бик гади генә итеп тәрбия биргән: «Коръән укы! Коръәнне күбрәк укыган саен Аллаһ Тәгалә сиңа Үзенең бәрәкәт ишекләрен ачар һәм синең уеңа да килмәгән нигъмәтләрен дә бирер. Мин, шәхсән, үземдә сиздем – Коръәнне күбрәк укыган саен бәрәкәткә ирешәсең: гыйлем алуда, эштә, гаилә тормышында һ.б. Исеңдә тот, шушы Коръән-Кәримне укымыйча һәм аның буенча гамәл кылмыйча, ни тормышта, ни эштә, ни гаиләдә берничек тә бәхет-сәгадәткә һәм тынычлыкка ирешеп булмый».

    Кулыгызга Коръән (һәм аның тәфсирен) алып укый башлагач, үзегез үк андагы сүрәләрдә бу Изге китапның кеше тормышында никадәр зур урын алып торганын аңларсыз. Коръәннең «Юныс» сүрәсендәге  57нче аять   тә моңа дәлил булып тора:  «Ий, кешеләр! Тәрбиячегез булган Аллаһтан сезгә вәгазь булып Коръән иңдерелде, ул – күңелдәге имансызлык, наданлык авыруларына шифа, күңелен аның белән шифалаган кешеләргә һидаят һәм мөэминнәргә рәхмәт».

     «Без мөэминнәрнең күңелләренә шифалы аятьләрне һәм Коръәннән рәхмәтле хөкемнәрне иңдерәбез, әмма Коръән белән гамәл кылмаган залимнәргә Коръән аятьләре хәсрәтне һәм һәлакәтне генә арттырыр» («Исра» сүрәсе, 82нче аять).

Бүгенге көндә нинди генә авырулар юк һәм кеше алардан котылу өчен дәвалануның нинди генә юлларын һәм ысулларын эзләми. Ә бит Аллаһ Тагалә безгә «шушы Коръәндә – шифа, калебеңә тынычлык» дип әйткән.

Шуларны белгәннән соң, гичек инде Коръәнне укымаска кирәк?! Бигрәк тә, бүгенге фетнәле һәм тынычсыз тормышта. Ә бит һәрберебез, фәкать, тынычлык  һәм яхшылык  кына тели, шуны гына  эзли. Берәүнең дә  фетнәле, борчулы, кайгы-хәсрәтле тормышта яшисе килми.

Барыбызны да борчыган ошбу мәсъәләгә карата Аллаһы Тәгалә, безгә түбәндәге хак һәм хикмәтле Сүзләре белән мөрәҗәгать итә:Кемнәр иман китерделәр, аларның калебләре тынычлана Аллаһны зикер итеп…” («Рәгыд» сүрәсе, 28нче аять.)

Ә иң яхшы зикерләрнең берсе – Коръән уку һәм Аллаһның Сүзләренә төшенеп фикер йөртү (уйлану) бит, җәмәгать. Димәк, хикмәт шунда ки – Коръәнне күбрәк укып фикер йөртсәк, уйлансак, Аллаһ Тәгалә калебләребезгә тынычлык салачак.

Ә инде Коръәнне бөтенләй укый белмәүчеләргә килсәк, аларга өндәү-нәсыйхәтем шул: әйдәгез, Коръәнне укыр өчен гарәп хәрефләрен (28 хәреф) өйрәник!

Һаман да шул вакыт юклыкны сәбәп итәбезме? Әгәр дә акча түлибез дисәләр, мөгаен, бар эшен читкә куеп,  алфавит ятларга тотынучылар һәм, күз ачып йомганчы, Коръәнне дә укыра керешүчеләр аз  булмас иде. Әмма монысы – бу дөнья өчен генә әһәмиятле.

Нишлисең, көндәлек тормышта  кешеләр файдалы һәм уңышлы эшкә урнашыр яисә хезмәт урыннарында югарырак, акчалырак вазифага ирешер өчен нинди генә гыйльми курслар үтмиләр, нәрсәләр генә ятламыйлар, ничек кенә тырышмыйлар…

Ә бит Коръән, яхшырак уйлап карасак, иң файдалы, иң фазыйләтле һәм иң бөек дәрәҗәле Китап! Аллаһның Сүзе бит ул! Ә Аллаһның Сүзе ул, асылда, тормышыбыз нигезе, тормышыбызны дөрес юлга юнәлдертә торган якты нур. Фәкать ул гына бу фани дөньяда да һәм ахирәттә дә безне хакыйки шатлык-бәхеткә һәм иң биек дәрәҗәләргә ирештерә торган Изге Китап! Шулай булгач, бу изге һәм иң файдалы (кәсепле, дәрәҗәле) эшне башкаруда, ягъни Коръәнне укырга өйрәнүдә ничек ялкауланып була инде?!

Шуны да онытмаска кирәк, җәмәгать, Коръәннең һәрбер укылган хәрефе өчен безгә изге гамәл дә әҗер-савап   та язылып бара: һәр хәреф өчен 10 әҗер-савап!

Коръән укырга өйрәнүнең башлангыч чорында гарәпчә текстның мәгънәсен белмәү дә, аңламыйча уку да борчылуларга яисә шикләнүләргә сәбәп була алмый, чөнки бу – табигый күренеш, берәү дә бер үк вакытта бар нәрсәне дә белеп бетерә алмый бит. Андый вакытта мәсьәләне Коръәннең тәрҗемәсе ярдәмендә уңай чишәргә була.

Коръән ошбу дөньяга өч максат белән иңгән. Беренчесе, кешеләр Коръәнне укып, гыйбадәт кылсыннар өчен (әлбәттә, фәкать пәйгамбәребез күрсәткәнчә генә!); икенчесе, Коръәнне укып, фикер йөртсеннәр (уйланыр) өчен; өченчесе, фикерләп (мәгънәләргә төшенеп) укыган Коръән белән гамәл  кылсыннар, көндәлек тормышны Коръәнчә алып барсыннар һәм һәрбер эш-гамәлне, гомумән, яшәү рәвешен гыйбадәт итсеннәр өчен.

Аллаһ   Тәгалә барыбызга да Үзенең шушы Изге Китабын дөрес итеп укырга, аның чын мәгънәләренә төшенеп фикерләргә һәм үзебезнең көндәлек тормышыбызда фәкать аның белән генә гамәл кылырга ярдәмен бирсен һәм, нәтиҗәдә, тәүфыйк-һидаятле, бәрәкәтле, тыныч, якты, мул, имин, шифалы һәм файдалы тормышка ирешергә насыйп итсен иде. Һәр көнебез, нинди генә халәттә булуыбызга карамастан, Коръән белән башлансын иде…  Әмин!