Җиденче дәрес: колак уразасы (ахыры).

Алдагы дәресләрнең берсендә гайбәт һәм яман сүзнең уразаны ач торуга гына кайтарып калдыруын әйткән идек.

Колагы чукрак булган кешенең теле дә сүз сөйләргә кодрәтле булмый, дидек. Тел белән колак бер-берсенә бик бәйле һәм күпчелек гөнаһларны да уртак бүлешәләр, чөнки тел сөйләсә, аны тыңлаучы колак кирәк була. Кайбер кешеләр: “Мин гайбәтләрне күп ишетсәм дә, сөйләп йөрмим бит”, – дип акланалар. Шәригатьтә гөнаһ сүзләрне тыңлаучы аны сөйләүче белән гөнаһта уртак була. Моңа дәлил буларак, бер вакыйганы искә төшерәсем килә:

Мәгыйзь исемле бер кеше, пәйгамбәр янына килеп, үзенең зина кылуын әйтә һәм аңа җәза бирүен сорый. Пәйгамбәрصلى الله عليه وسلم, аның акыллы булуыннан шикләнеп, борылып китә. Әмма ул кеше дүрт көн аның янына килә, һәм пәйгамбәр, Мәгыйзьнең үз акылында булуын белгәннән соң: “Син бу сүзләрең белән нәрсә телисең?” – ди. Ул: “Мине гөнаһтан пакьлавыңны телим”, – дип әйтә. Шулвакыт пәйгамбәр ул кешегә җәза бирергә куша. Шунда басып торучы бер кеше үзенең дустына: “Кара инде моңа, эт үлеме белән таш атып үтерелгәнче тырышты бит”, – дип әйтә.  Пәйгамбәребез صلى الله عليه وسلم аларны ишетә, әмма дәшми кала.

Бераздан ул үле ишәк гәүдәсен күрә һәм, аны аягы белән бераз күтәреп: “Кая фәлән һәм фәлән кешеләр?” – дип сорый. Тегеләр: “Без ул, Аллаһының илчесе”, – дип, килеп тә җитәләр.
Пәйгамбәр صلى الله عليه وسلم аларга: “Әйдә, шушы ишәк үләксәсен ашагыз”, – дип әйтә. Алар: “Моны кем ашасын инде?” – дип чирканалар. Пәйгамбәр صلى الله عليه وسلم: “Сез күптән түгел, кардәшегезнең дәрәҗәсенә тиеп, ишәк үләксәсе ашаудан да яман эш кылдыгыз. Аллаһ белән ант итеп әйтәм: ул кардәшегез хәзер җәннәт елгаларында”, – дип әйтә (Ибн Хиббән җыентыгында).

Күргәнебезчә, пәйгамбәребез صلى الله عليه وسلم монда икесен дә үзенә чакырды һәм аларны тигез гөнаһта гаепләде: сөйләүчесен дә, тыңлап торучысын да. Онытмагыз, гайбәтне мөкиббән китеп тыңлаучылары булмаса, сөйләүчесе дә булмас иде.

Гомәр ибн Гутбә дустының бер кешенең гайбәт сөйләвен тыңлап торуын күргәч, аңа: “Хәсрәт сиңа, үзеңне ничек яман сүзләр сөйләүдән сакласаң, аларны тыңлаудан да пакьла. Тыңлаучы – сөйләүченең шәриге (компаньон)”, – диде.

Кадерле дусларым, Аллаһының олуг нигъмәтен Аңа гөнаһ кылуда кулланмыйк. Сәламәт колагыбыз өчен Раббыбызга шөкер итик.

Кешенең хәерле нәрсәләр генә тыңлап, хәрамнардан китүе – ишетү нигъмәте өчен шөкер итүе булыр. Кеше үзендә булган байлыкларны изгелектә кулланганда гына, алар нигъмәт була, явызлыкта кулланылган һәр нәрсә хәсрәткә әйләнә.

Пәйгамбәребезнеңصلى الله عليه وسلم  шундый догасы булган:

اللَّهُمَّ إِنِّي أَعُوذُ بِكَ مِنْ شَرِّ سَمْعِي، وَمِنْ شَرِّ بَصَرِي، وَمِنْ شَرِّ لِسَانِي، وَمِنْ شَرِّ قَلْبِي، وَمِنْ شَرِّ مَنِيِّي

“Йә, Аллаһ, мине ишетүемнең начарлыгыннан, күрүемнең начарлыгыннан, телемнең начарлыгыннан, күңелемнең начарлыгыннан, җенес әгъзамның начарлыгыннан сакла” (Әбү Даут риваяте)