Без кайвакыт кечкенә булып тоелган изгелеккә кимсенеп карыйбыз. Янәсе, моның әҗере дә зур булмас…Әмма, кардәшләрем, изгелекнең зурлык-микъдарына карамастан, аны эшләргә ашыгырга кирәк.
Пәйгамбәребез саләллаһү галәйһи үәссәләм үзенең бер хәдисендә болай диде: “Һәрбер изгелек садәка” 📚(Бохари риваяте).
Хәдистән аңлашылганча, зур изгелекме ул яки кечкенәме – мөһим түгел, сиңа барыбер сәдака биргән кебек савап булачак. Ул яхшы гамәлләр кылганда: “Әй, бу кеченә генә эш инде, моннан һич файда булмас”, – димәскә, киресенчә, изге гамәлне кылу мөмкинлеген кулдан ычкындырмаска кирәклегенә дәлил булып тора. Пәйгамбәребез саләллаһү галәйһи үәссәләм икенче бер хәдисендә әйтә :
“Бер изге гамәлгә дә кимсенеп карамагыз, хәтта кардәшеңне ачык йөз белән каршы алуга да” 📚(Мөслим риваяте).
Менә бит, кардәшеңә елмаю, аны ачык йөз белән каршы алу да изге гамәлләрдән санала икән. Моның бит һич авырлыгы юк: бары тик елмаерга гына кирәк, югыйсә.Юк, кайвакыт шуңа да саранланабыз. Һәм үзебезне әҗер-саваптан мәхрүм калдырабыз. Ә бит үзен мөселман дип санаган кешенең күңеле гел изгелектә булырга, кемгә ничекярдәм итим, игелек кылыйм икән, дип уйлап йөрергә тиеш. Дөнья эшендә, акча мәсьәләсендә без гел фикерләүдә: хезмәт хакы күп түләнә торган эш эзлибез, арзанлы әйбер алып, аны кыйммәтрәк бәягә сатып җибәрү турында хыялланабыз, процент бәрабәренә банкта акча саклыйбыз… Сүз дә юк, бу дөньяны да онытырга ярамый, ләкин ахирәтебез турында күбрәк кайгыртырга кирәк, чөнки ул – соңгы тукталышыбыз. Бәлки бер кечкенә генә изге гамәл сәбәпле,Аллаһның рәхмәтенә ирешербез һәм җәннәтле булып куярбыз.
Аллаһ Тәгалә “Зүлзиләт” сүрәсендә әйтә: “Берәү тузан бөртеге хәтле генә яхшылык кылган булса да, аны күрәчәк”, ягьни ул гамәле юкка чыкмый, әҗере үзенә булачак. Юлыңда авыр әйберләр күтәргән карт кешене яисә яшь кешене күрдеңме- булыш, өенә озатып куй. Күршеңә синең ярдәм кирәк икән, чакырганын көтмә:кер дә булыш, изгелек җый. Пәйгамбәребез саләллаһү галәйһи үәссәләм әйтте:
“Ике кешене татулаштыру (ягъни ике талашкан кешене дуслаштыру) – сәдака, кешегә хайван өстенә менгәндә яки аның кирәк-ярагын куярга булышуың – сәдака, яхшы сүз – сәдака, намазга юнәлгән һәр адым – сәдака, юлдан кешеләргә зарарлы нәрсәне алып кую да сәдака” 📚 (Бохари риваяте).
Сәдака бирү -Аллаһ каршында бик зур изге гамәл. Асылда,сәдака мал белән бирелә, ләкин барча кешенеңдә акча һәм мал белән бирергә мөмкинлеге юк. Шуның өчен дә безгә сөекле пәйгамбәребезсаләллаһү галәйһи үәссәләм бүтән юлны -кечкенә генә изгелектән дәкүпсәдака биргән кебек әҗерләр эшләп булуын күрсәткән.
Мөнәсәбәтләре начар булган ике кардәшеңне татулаштырдың икән – сәдака. Әмма моның бер шарты бар, ул – ихласлык. Ягъни һәр эш-гамәлең ихластан башкарылырга, бары тик Аллаһ ризалыгы өчен генәбулырга тиеш. Шушы шарт үтәлмәсә, бер гамәлебез дә кабул булмас. Кеше үткән көнен ничек уздыруы хакында үзенә-үзе хисап тотарга бурычлы. Бу эшАллаһ безгә хисап кылганчыга кадәр дәвам итәргә тиеш. Үзебезгә сорау бирик: “Бүген Аллаһ миннән риза булырлык нинди изге гамәл кылдым? Кылмаган булсам, ни өчен? Кешелек дөньясына файда китерергәнәрсә комачаулады?”
Элек йөкне ат һәм дөяләр белән йөрткәннәр. Аларны төяү, төялгән йөк өстенә менеп утыру авыр булган. Андый кешегә ярдәм итү сәдака бирү дәрәҗәсендә итеп кабул ителгән. Бүген дә моңа тиң савап алырга мөмкин бит. Күршең машинасына нидер төйи – бар да ярдәм ит, савап ал.
Изге гамәлне физик хезмәт дип кенә кабул итү дә – хата. Монда тел дә ярдәмче. Бу – Аллаһ сүзләре, Аны зикер итү, тәсбих әйтү.Тагын начар, гөнаһлы гамәл эшләгән кешене күргәч, аны бу эшеннән тыю максатынданәсихәтләү. Кардәшеңне сәламләдең икән, аңа хәерлелек теләп: “Әссәләмү гәләйкүм”, – дип күрештең икән, шулай ук изгелек кыласың, сәдака биргән кебек буласың.
Көндәлек тормышыбызда сәдака булырлык изге гамәлләр кылу мөмкинлеге бик күп, ләкин бу гамәлләрне кылмыйбыз,Аллаһ ризалыгы өчен дип ниятләмибез. Әйтик, өйдә тәһарәт алып, чистарынып, мәчеткә барган вакытта һәрбер адымыбыз өчен никадәр әҗер-савап язылганын беләсезме сез?Әгәр белсәк, без мәчеткә, җәмәгать намазларына күбрәкйөрер идек, ялкауланып ятмас идек. Әбарган юлыбызда кешеләргә йөрергә комачаулый торган чүпне алып куйган өчен никадәр әҗер языла?Бу проблема бүген глобаль проблемаларның берсенә әйләнде: әйләнә-тирәбезне чүп өеме басты, алардан атмосфераганикадәр зарарлы матдәләр күтәрелә. Моны барыбыз да күрәбез, хәтта гаеплене дә беләбез, тик чүп өеме әле дәүз урынында, чүпләгән кешене дә вәгазьләмибез.Ә Аллаһ ризалыгы өчен чистартсак, никадәр әҗер-савап эшләр идек.
Шулай итеп,юктан гына да күпме изге гамәл кылырга мөмкин икән. Кардәшем, үз-үзебезгә сорау бирик әле: гамәлләребезне кем өчен кылабыз? “Нинди яхшы кеше икән, булышырга гына тора!” – дип әйтсеннәр өченме, яки:“Раббым Аллаһ миннән риза булсын”, – дипме? Бу сорауга һәркем ихластан җавап биреп, ялгышлыклырыбызны төзәтсәк иде.
Раббым, барыбызга да ихластан гына, бары тик Синең ризалыгың өчен генә хәерле, изге гамәлләр кылып яшәргә насыйп итсәң иде. Раил Фәйзрахманов @tatislam