Әгәр дә Коръән китабының беренче битен ачып карасак: “Рәхмәт иясе һәм Рәхимле булган Аллаһы исеме белән…” – дигән сүзләр белән башланып киткәнен күрербез.
Тагын бер аятьтән соң шундый ук сүзләр: “Ул – Рәхмәт иясе, Ул – Рәхимле”. Моннан күренгәнчә, Аллаһы Тәгалә – Рәхимле зат һәм безнең динебез дә рәхимлелеккә корылган.
Әйе, динебезнең асылы ул – рәхимлелек, шәфкатьлелек, бер-береңне хөрмәт итү. Кызганыч, кайбер кешеләр, динебезне пычратмакчы булып, аны начар яктан күрсәтергә тырыша. Дөньяның кайбер илләрендә Аллаһ диненнән ерак торган, саташкан бәндәләр Ислам дине лозунглары кычкырып, сугышырга, шартлатырга өнди! Андый адашкан, гакылсыз бәндәләрдән илебезне, Татарстаныбызны һәм дә өммәтебезне Аллаһ үзе сакласын. Үз бәндәләрен кешелеккә һәм динебезнең өйрәтүләренә каршы килә торган андый ялгыш фикерләрдән ерак йөртсен Раббым.
Аллаһ Тәгалә Коръәни Кәримдәге «Маидә» сүрәсенең 32нче аятендә: “Кем дә кем кеше үтермәгән яисә җир йөзендә бозыклык таратмаган берәүне үтерсә, ул кешеләрнең барысын да үтергән кебек була; әгәр инде исән калдырса, ул кешеләрнең барысын да исән калдырган кебек була. Безнең илчеләребез аларга ап-ачык билгеләр белән килделәр. Тик шуннан соң да, аларның күбесе җир йөзендә Аллаһ Тәгалә билгеләгән чикләрне бозучылар булдылар”, – дип әйткән.
Менә шушы аятендә Раббыбыз безгә бер гаепсезгә кеше үтерүнең никадәр зур гөнаһ икәнен бәян кыла. Үзегез уйлап карагыз: тыныч тормыштагы кешеләрнең канын кою, аларны газапларга дучар итү динебезгә сыеша аламы?! Һич юк! Бу – Ислам дине кысаларына сыймый, акыл аңлый һәм кабул итә алмый торган иң явыз гамәлләрнең берсе. Динебез – тынычлык дине! Коръән китабында да, Пәйгамбәребезнең (Аллаһының аңа мактау һәм сәламе булсын) сөннәтендә гаепсез кешеләрне үтерергә дигән берәр дәлил бармы соң?! Юк, әлбәттә. Андый явызлыкка чакыручылар – гыйлемсез наданнар, динне бозучылар. Ислам диненә яшеренеп, дөнья күләмендә кешелеккә карата җинаять эшләүчеләр! Аларның дин-исламыбызга бернинди дә катнашы юк…
Бүгенге көндә дин әһелләренең бурычы – җәмгыятебезне, халыкны мондый ялгыш фикерләргә ышанудан саклау һәм адашудан кисәтү. Чын мөселманнарга, дин-исламга карата җәмгыятьтә ялгыш фикер тууның төп сәбәбе – гыйлемсезлек, динебезнең асылын аңламау.
Халыкка динебез турында дөрес мәгълүмат бирү, танылган галимнәребез, тарихи шәхесләребез белән таныштыру, аларның хезмәтләрен күрсәтү зарур. Әгәр дә һәр кеше динебезне үзенчә аңлап, үзенчә аңлата башласа, Аллаһ сакласын, бездә дә төрле агымнар барлыкка килүе ихтимал. Шуңа да ялгышлардан, адашу-саташулардан саклануның һәм яшьләребезне саклауның бер юлы – Аллаһ гыйлемен тарату. Аларның Коръәнне аңлап өйрәнүләренә һәм шуңа нигезләнеп тормыш итүләренә, гамәл кылуларына ирешү.
Раббыбыз барчабызга да һидаят, тәүфыйк биреп, илләребез, көннәребез тыныч булып, имин һәм бәрәкәтле тормышта яшәргә насыйп әйләсә иде.
Раил Фәйзрахманов,
Балык Бистәсе, Тәберде-Чаллысы мәчете мөгаллиме.