“Ин шә Аллаһ (Аллаһы теләсә)” дип әйтергә онытмыйбызмы?

Гадәттә, алдыбызга берәр максат куйсак, үзебезнең гыйлемебезгә, тәҗрибәбезгә таянып, мин моны бернәрсәгә дә карамыйча эшлим, максатыма ирешәм, дип уйлыйбыз. Әйе, максатка омтылу, планнар корып, шул юлдан тайпылмыйча бару – бик яхшы сыйфат. Әмма бернәрсәне онытмаска кирәк: никадәр генә тырыш, үҗәт булсаң да, нәтиҗә, барыбер, Аллаһыдан, Ул теләсә генә без морад-максатларыбызга ирешәчәкбез. Раббыбыз Коръәндә әйтә бит: “Әгәр бер эшне эшләргә теләсәң: «Мин иртәгә бу эшне эшләрмен», — димә. «Мәгәр Аллаһы теләсә эшләрмен» (ин шәә Аллаһ), — дип әйт! Әмма моны оныткан чагыңда  Раббыңны исеңә төшер һәм: “Бәлки, Раббым мине моннан да якынрак булган бер юлга ирештерер”,- дип әйт (“Кәһаф” сүрәсе, 23-24нче аятьләр)”. Шуңа күрә берәр гамәлгә тотыныр алдыннан, Аллаһы теләсә, дип әйтергә онытмыйк.

Тормыштан бик күп мисаллар китерергә мөмкин. Күп  кенә сәүдәгәрләр, тәҗрибәм зур, акчам җитәрлек, мин булдырам, дип зур эшләр башлап җибәрә дә, ахыр чиктә, банкротлыкка чыгып, бернәрсәсез кала. Ахырдан, Аллаһы бирсә, Аллаһы теләсә, дип Аллаһыдан ярдәм сорамыйча, үземә генә таянып, эш башлаган идем, килеп чыкмады шул, дип үкенә башлый.

Кайберәүләр эшкә урнаша да, иртәдән кичкә кадәр тырышып эшли. Эшем дә,  хуҗам да бик әйбәт, яхшы хезмәт хакы алачакмын, – дип мактанып йөри. Әмма Аллаһы теләсә дип әйтергә оныта шул, һаман шул сәбәпләргә таяна, нәтиҗәнең Раббыбыздан булуын онытып җибәрә. Ахырдан исә хезмәт хакын тиешенчә түләмәүләре, яртысын кисүләре  яки хуҗаларын алыштырып, эш хакын да киметүләре ачыклана. Әнә шундый сәбәпләр белән рәнҗетелгәннән соң, күктән җиргә төшкәч кенә, бар нәрсәнең дә Аллаһыдан икәнен, күпме генә сәбәп кылса да, үзеннән берни дә тормаганлыгын аңлый башлый.

Тәкәбберләнеп, үзебезгә генә таянмыйча, ә бары тик Аллаһыга гына тәвәккәлләп, Аннан гына ярдәм сорап, Раббыбыздан гына хәерле нәтиҗә өмет итеп  тотыныйк эшкә, шул вакытта гына Аллаһы уңай нәтиҗәсен бирер, ин шәә Аллаһ. Озын сүзнең кыскасы: Аллаһы теләсә, дип әйтергә  онытмыйк!

“Берәү Аллаһыга гөнаһлы булудан сакланса, ул кешегә Аллаһы дөнья­да һәм ахирәттә хәсрәтле булудан котылу юлын ачар, һәм  ул кешене Аллаһ уйламаган җирдән ризыкландырыр. Бер ке­ше үзе, вә барча эшен Аллаһыга тапшырса, аның хаҗәтләрен үтәргә Аллаһы җитәдер. Тәхкыйк, Аллаһы – Үзенең эшләрен җиренә җиткерүче (“Талак” сүрәсе, 2-3нче аятьләр)”.