Иң кирәкле нигъмәтләрнең берсе…

Бар тереклек дөньясы яшәсен өчен иң кирәкле әйбернең нәрсә? Бу хакта уйланганыгыз бармы? Бәлки, кемнәрдер  «иң кирәкле нәрсә – акча» дияр, әмма бу җавап дөреслектән бик ерак. Дөрес, «ризык» дип әйтүчеләр хакыйкатькә якынрак торадыр.

Ә барысыннан да кирәклерәк нәрсә ул – су.  «Җир һәм күкләрне бар кылучы – кодрәтле Аллаһ һәм Ул, күктән яңгыр иңдереп, сезгә ризык булсын өчен төрле җимешләр үстерде, һәм Ул диңгезләрдә Үзенең  әмере белән йөри торган корабларны һәм елгаларны ирекле кылды» («Ибраһим» сүрәсе, 32нче аять). Әйе, су безгә һәрдаим кирәк, сусауны басарга да, юынып чистарынырга да, җирдә төрле үсемлек, җиләк-җимеш үссен өчен дә, берәр җирдә янгын чыкса, аны сүндерергә дә, зур плотиналар төзеп, электр энергиясе барлыкка китерү өчен дә су кирәк. Аллаһы тәгалә шулай ясаган: бар нәрсә дә суга бәйләнгән. Раббыбыз шифалы яңгырларын яудырмаса, җиргә су сеңмәсә, басу-кырларда үсемлекләр, печәннәр, җиләк-җимеш, бодай-арпа үсмәячәк, димәк, икмәк тә булмый дигән сүз. Яңгыр яумыйча, корылык килсә, хайваннарга, мал-туарга ашарга үлән дә булмый. Хайваннар ризыксыз калса, безгә дә сөт-каймак, ит булмый. «Әллә күрмиләрме, Без болытлар белән суны куабыз – корылыктан кипкән җиргә, анда яңгыр яудырып игеннәр һәм башка үсемлекләрне үстерәбез, аларны хайваннары һәм үзләре ашарлар. әллә шуны күрмиләрме, бу эшнең Аллаһы рәхмәте икәнне аңламыйлармы?» («Сәҗдә» сүрәсе, 27нче аять). Менә, кардәшләрем, гап-гади су нигъмәтендә генә дә нинди зур байлык, бу хакта уйлап-фикерләп карарга гына кирәк.  «Без бик күп җанлы нәрсәне судан яралттык» («Әнбия» сүрәсе, 30нчы аять).

Шушы иң кадерле нигъмәт өчен Аллаһыга рәхмәтле булырга тиешбез. Иң беренче шуны белергә кирәк: су нигъмәтен безгә Аллаһы бирә, шуңа күрә һәрдаим Аны мактап, хәмед-сәнәләр әйтеп торырга кирәк. Суны кулландык икән, «әлхәмдүллилаһ», дип, Аллаһыга мактау, зикер сүзләрен әйтеп куйыйк. Пәйгамбәребез ﷺ: «Ашагач Аллаһыны мактап куйган (Әлхәмдүллилаһ – Аллаһка мактау булсын) яки эчеп бетергәч Аңа (Аллаһка) мактау сүзләрен әйткән (Әлхәмдүллилаһ – Аллаһка мактау булсын) кешедән Аллаһ риза була»– дип әйтеп калдырган (Мөслим риваяте).

Икенчесе, суны кулланганда аны исраф кылмау, кирәгеннән артыгын тотмау. Кайбер кешеләр юынырга дип су кранын ачып куялар да тешләрен чистарта башлыйлар, ә ул вакытта краннан күпме су ага, күпме су исраф була, әрәмгә китә. Бу – булган нигъмәтне кадерсезләү, моңа игътибарлы булсак һәм балаларыбызны, оныкларыбызны да суны чамалап тотарга кирәклегенә өйрәтеп үстерсәк иде. Аларга Африка илләрендә суга тилмереп яшәүче халыклар турында сөйлик, интернет челтәреннән шул хактагы видеоларны күрсәтик. Бу, минемчә, суның кадерен аңлау, үзебезнең искиткеч рәхәттә яшәгәнебезне төшенү, барыннан канәгать булырга, шөкер итәргә өйрәнү өчен бик кирәк.

Ә иң мөһиме, безгә бар нигъмәтне бирүченең Аллаһы икәнлеген танырга кирәк. Арабыздагы кайберәүләр: «Мин моны үзем булдырдым, үзем таптым», – дип мал-мөлкәте белән мактаналар. Бар нигъмәтнең Аллаһыдан икәнен әллә таныйсылары килми, әллә белмиләр… «Барысын да табигать бирә», дип ышанып яшәргә мөмкин кеше. Ә шул табигатьне кем булдырган соң? Аның белән кем идарә итә? Барысының да хуҗасы Раббыбыз икәнен белеп, Раббыбызга гына инанып, иман китереп, Аңа һичкемне дә тиңдәш кылмыйча, гыйбадәт кылып, намаз укып, ураза тотып, туганлык җепләрен ныгытып, әти-әнине хөрмәт итеп яшәү бик мөһим.

Болар барысы да Аллаһыга шөкер итүнең һәм рәхмәт белдерүбезнең  төрләре булып тора.  «Сезне бар кылучы Аллаһ сезгә җирне түшәк кылды, өстегезгә күкне бина кылды, күктән яңгыр иңдереп, сезгә ризык булсын өчен, төрле җимешләр, игеннәр үстерде. Аллаһка һичкемне, һичнәрсәне тиңдәш, охшаш кылмагыз! Үзегез дә беләсез, Аның тиңдәше юклыгын» («Бәкара» сүрәсе, 22нче аять).