Ихсан-Диннең нигезе.

Көннәрнең берендә пәйгамбәребез Мөхәммәд (аңа Аллаһның рәхмәте булсын) үзенең сәхабәләре белән җыелып утырганда аның янына кеше сурәтендә Җәбраиль фәрештә килде һәм ул пәйгамбәребездән (аңа Аллаһның рәхмәте булсын) диннең өч нигезе

Иман,

Ислам,

Ихсан хакында сорады.

Соңгысына җавап биргәндә пәйгамбәребез (аңа Аллаһның рәхмәте булсын) болай диде: “Ихсан ул – Аллаһка күргән кебек гыйбадәт кылу, әмма син Аны күрмәсәңдә син кая гына булсаңда Ул сине күреп тора”.

(Сахих Мөслим)

Без моннан шундый нәтиҗә ясыйбыз димәк Ихсан ул безнең җаваплыгыбызны кайгырта. Без Аллаһка гыйбадәтне шундый нык ихласлылык һәм курку белән башкарырга тиешбез, Раббыбыз безне кая гына булсакта күреп белеп тора, безнең кальбебездә ниләр барын безнең нәрсә ниятләгәнебезне белә. Димәк безнең күңелебезгә берәр начар уй килсә кеше күрми дигән уй астында гөнаһ кылырга беренче адымга барганда шул вакыт безнең Ихсаныбыз Аллаһ сине кая гына булсаңда күреп тора бит дип кисәтергә тиеш.

Без үзебез генә булганда кайвакыт шундый начар эшләр эшлибез, андый начар эшне ят кешеләр барында хәтта акыл дәрәҗәсе җитлегеп бетмәгән сабый балада эшләмәс. Кайвакыт безнең кальбебезне төрле начар уйлар биләп ала, әгәр ул начар уйларыбызны янәшәдәге танышларыбыз, туганнарыбыз, дусларыбыз белсә безгә шул хәтле оят булыр иде, хәтта алар безне түбәнсетеп куып җибәрерләр иде.

Моннан шул килеп чыга, димәк ки без кешеләрдән түбән зәгыйф затлардан оялабыз, әмма барысында күреп белеп ишетеп торган безнең эшләребездән, уйларыбыздан, ниятләребездән хәбәрдар булган Хикмәт вә Гыйлем иясе Раббыбыз Аллаһтан оялмыйбыз булып чыга. Табигый  кеше кешеләр барында шәригаттә тыелган гамәлләрдән үзен чикли. Кагыйдә буларак хәтта балалар да ата-аналары янында, туганнары, укытучылары янында ярамаган эшләрне эшләмиләр, әмма ата-аналары күрмәгән вакытта ярамаган эшләрне кылуы бик ихтимал. Кайвакыт балалар ата-аналарын таң калдырырлык эшләр эшләп ташлыйлар, ата-аналары минем балам андый эшкә барыр дип гомерендә дә уйлап карамый чөнки аларның балалары әти-әни күрми дигән уй астында ярамаганны эшлиләр һәм бу көннәрнең берендә мәгълүм була. Андый начар эшләрдән балаңны саклау өчен кече яшьтән Аллаһ сине кайда гына булсаңда күреп тора дип ихсанны, ихласлылыкны тәрбияләп кенә ирешеп була.

Бер кыйссада бәян ителә: бер галимнең күп укучылары булган, әмма алар арасындагы бер шәкертне галим күбрәк хөрмәт иткән, ихтирамлы булган, шуңа күрә калган шәкертләр аннан көнләшә торган булганнар. Аларның ни өчен ул шәкертне күбрәк яратасың? – дигән сорауларына җавап бирер өчен һәрберсенә берешәр тавык алып берәүдә күрми торган җирдә суеп алып килүләрен сорый. Икенче көнне барча шәкертләр суйган тавыклар белән килә, мәгәр галимнең яраткан шәкерте генә тавыкны тере килеш алып килә бу калган шәкертләрне көлергә мәҗбүр итә. Шунда галим сорый: “Ни өчен соң син тавыкны тере килеш алып килдең?” Шәкерт: “Сез бит безгә ул тавыкны берәүдә күрми торган җирдә суерга куштыгыз, мин Аллаһ Тәгалә күрми торган бер генә генә җирдә таба алмадым”, – дип җавап кайтара. Галим шәкертләргә: “Менә шуның өчен дә инде мин аны күбрәк яратам”, – ди. Ул шәкерт биктә Иманлы Ихсанлы булган. Аллаһ Тәгаләдән чын курку белән курыккан, һәм начар гамәлләр кылудан сакланган. Менә шуңа да инде Ихсан безнең динебезнең төше, йөрәге. Фәкать Ихсан гына Иманны һәм Исламны бер бөтен итә. Кеше гыйбадәт кыла намаз укый, зәкәт түли, ураза тота һәм хаҗ кыла һәм гамәлләр кыла. Әмма боларны үтәгәндә рия кылу ягъни Аллаһтан кала башка бәндәләр күрсен дип, мактасын дип, ниндидер бер дан өчен эшләү куркынычы туа.

Шулай Иманда (дини ышануда) кеше икейөзлелеккә(монафикка) әйләнү куркынычы бар. Кеше үзен иманлы бәндә дип әйтә, әмма ул боларны кешеләрдән куркып яисә дөнья сәбәпләре аркасында теле илә икърар кыла, әмма йөрәгендә, гамәлендә инану юк.

Менә шуңа күрә дә инде Ихсан калган ике нигезне Ислам һәм Иманны   тулыландыручы камилләштерүче нигез булып тора. Ихсан ул – Аллаһ Тәгалә билгеләгәнчә Аңа гыйбадәт кылу, Аңа карата булган барча хакларны үтәү, болардан кала кая гына булсаңда нәрсә генә эшләсәңдә Аллаһ Тәгалә күрә, Аллаһ Тәгалә белә, Аллаһ Тәгалә ишетә дип Аның каршысында үзеңне җаваплы тоту.

Кеше кая гына булсада, ялгызы гынамы ул кешеләр арасындамы ул үзен Аллаһка тәкъвале итеп тотарга тиеш. Аллаһның билгеләгәннәрен иң югары дәрәҗәдә һәм иң ныклы ихласлылык белән башкарырга тиеш. Ихсансыз кылынган гыйбадәт кешегә файда бирми.