Һәрбер изгелек сәдакә

Мөсөлман кешесе бик кечкенә булып тоелган яхшылык эшләүгә кимсенеп карарга тиеш түгел. Изгелекнең нинди генә зурлыкта булуына ,микъдарена карамастан, аны эшләргә ашыгырга кирәк.
Пәйгамбәребез саллахү гәләйһи үәссәләм үзенең бер хәдисендә әйтте:
“ كل مَعروف صدقة “
“Һәрбер изгелек сәдакә” Бухари риваяте.
Хәдистән аңлашылганча, зур изгелекме яки кечкенәме, сәдакә биргән кебек савап булачак. Бу хәдис безне яхшы гамәлләр кылганда вакланып тормаска, “әй, бу кеченә генә гамәл инде, моннан бер нинди файда булмас”, дип тормаска, ә киресенчә, бер изге гамәллне дә куллдан ычкындырмаска этәрә.
Пәйгамбәребез саллахү гәләйһи үәссәләм икенче бер хәдисендә әйтә:
“ لا تحقرنَّ من المعروف شيئا, و لو أن تلقي أخاك بوجهٍ طلْقٍ”
“Бер изге гамәллгә дә кимсенеп карамагыз, хәтта кардәшеңне ачык йөз белән каршы алуга да” Муслим риваяте.

Менә бит, кардәшеңә елмаю да, аны ачык йөз белән каршы алу да, изге гамәлләрдән санала. Нинди җиңел генә гамәл инде елмаю. Шуны да без кайбер вакытта эшләргә дә ялкауланабыз, саранланабыз. Һәм үзебезне әҗер-саваптан мәхрүм калдырабыз.
Мөселман кешесе гел изгелеккә ашкынып торырга, нинди изгелек, яхшы гамәл кылып була икән дип уйлап йөрергә тиеш. Дөнья эшендә, акча мәсьәләсенә килгәндә без гел фикерләүдә: кая гына, ничек кенә күп акча эшләргә, каян гына арзанга алып кыйммәткә сатарга икән дип уйлый – уйлый миебез кайнап чыгу дәрәҗәсенә җитә. Бу дөньяны да онытырга кирәкми ,билгеле. Ләкин ахирәтебез турында күбрәк кайгыртырга кирәк, кайтачак соңгы тукталышыбыз ахирәттә бит безнең. Бәлки бер кечкенә генә изге гамәл сәбәпле Аллаһның рәхмәтенә ирешербез һәм җәннәтле булып куярбыз.
Аллаһ Тәгалә Зүлзиләт сүрәсендә әйтә:
“Берәү тузан бөртеге хәтле генә яхшылык кылган булса да , аны күрәчәк” ягьни ул гамәле юкка чыкмый, әҗере үзенә булачак. Юлыңда авыр әйберләр күтәргән карт кешене күрдеңме, яшь кешене күрдеңме, бу көчкә күтәреп баручыга булыш, өенә озатып куй. Күршеңә булышырга кирәк икән, чакырганын көтмә. Кер дә булыш, изгелек җый.
Пәйгамбәребез саллахү гәләйһи үәссәләм әйтте:
“ Ике кешене татулаштыру (ягъни ике талашкан кешене дуслаштыру) – сәдака, кешегә хайван өстенә менгәндә яки аның кирәк-ярагын куярга булышуың – сәдака, яхшы сүз – сәдака, намазга юнәлгән һәр адым – сәдака, юлдан кешеләргә зарарлы нәрсәне алып кую сәдака.
”Бухари риваяте.
Сәдака бирү Аллаһ каршында бик зур изге гәмал. Асылда сәдака мал белән бирелә, ләкин барыбызның да акча белән, мал белән бирергә мөмкинчелеге булмаска мөмкин. Шуның өчен дә безгә сөекле Пәйгамбәребез саллахү гәләйһи үәссәләм, бүтән юлларны күрсәтеп калдырган. Кечкенә генә изгелектән дә шундый зур сәдака биргән кебек әҗерләр эшләп булуын күрсәткән.
Ике аралары начар булган кардәшеңне дуслаштырдың – татулаштырдың икән, сәдака биргән кебек дәрәҗәдә буласын. Нинди генә яхшы, изге гамәл кылсак та, иң мөһим әйберне истән чыгармаска кирәк. Ул да булса, ихласлык. Барлык гамәлләребездә дә ихлас булып калу. Бөтен гамәлне дә бары тик Аллаһ ризалыгы өчен генә эшләргә кирәк. Шунсыз безнең бер гамәлебез дә кабул булмаячак. Без үзебезне һәр көнне хисап кылып торырга тиешбез. Аллаһ безгә хисап кылганчыга кадәр.Бүген Аллаһ миннән риза булырлык нинди изге гамәлләр кылдым мин? Кылмаган булсам, ни өчен кылмадым, нәрсә комачаулады миңа кешелек дөньясына файда китерергә?
Элек йөкләрне атлар, дөяләр белән йөрткәннәр. Аларны төяү, анда менеп утыру авыр булган. Булышу, ярдәм иту сәдакә бирү дәрәҗәсендә булган. Хәзерге көндә дә моңа тиң савап алырга мөмкин бит. Берәр кардәшеңнең машинасына әйберләрен төягәнен күрсәң, килеп булыш, савап ал.
Телебез белән дә изге гамәләр кылып була. Яхшы сүз әйтсәң изгелек, Аллаһ сүзләре, аны зикер итү, тәсбих әйтүләр изгелек. Начар, гөнаһлы гамәл эшләгән кешене күрдең икән, бу эшне эшләүләрен калдырырга чакырсаң, нәсыйхәтләсәң , бу шулай ук изгелектән китә. Кардәшеңне сәламләдең икән, аңа хәерлелек теләп “әссәләмү гәләйкүм” дип күрештең икән, шулай ук изгелек аласың, сәдака биргән кебек буласың.
Өеңдә тәхарәт алып, чистарынып, мәчеткә юнәлдең икән, һәрбер адымың өчен әҗер савап язылачак. Бу безне күбрәк мәчеткә, җәмәгать намазларына йөрергә, ялкауланмаска өнди.
Юлдан кешеләргә йөрергә комачаулый торган чүпне алып куйдык икән, сәдака биргән кебек булабыз. Тирә – юнебезне чүп өемнәре басты. Алар ямьсез булып, начар ис чыгарып яталар. Шуларны чистартсак, алып куйсак, изгелекләребез дәрәҗәсе тагын да артыр.
Шулай итеп син бик күп изге гамәлләр кылдың. һәм син үзеңнән сорарга тиеш, мин бу гамәлләрне кем өчен кылдым? Нинди яхшы кеше икән бу, булышырга гына тора дип әйтсеннәр өченме, яки Раббым Аллаһ миннән риза булсын дипме?Раббым барыбызга да ихластан гына, бары тик аның ризалыгы өчен генә, хәерле, изге гамәлләр кылып яшәргә насыйп итсен.