Уразаның максаты безне ашау-эчүдән генә тыю түгел әле. Ә, гомумән, азынган нәфесне тәрбияләү, аны сабырлыкка өйрәтү, тыелырга чыныктыру.
Рамазан аена керәбез, ураза тоту вакыты җитте диюгә, безнең күңелгә, иң беренче, «ничек кенә ашамыйча-эчмичә йөреп булыр икән», дигән уйлар килә. Ашау-эчүдән тыелып калып та, әгәр авызыбызны сүгенү сүзләре белән пычратудан туктамасак, алдау-ялганны онытмасак, кешеләр белән ызгышудан сакланмасак, рәнҗеш сүзләр әйтүдән телебезне тыймасак, ураза тотуыбыздан файда булырмы?!. Бу сүзләргә дәлил булып, Пәйгамбәребезнең ﷺ түбәндәге хәдисен китерергә була: «Кем начар сүзләрне, начар гамәлләрне калдырмый, аның ашау-эчүне калдыруында Аллаһы тәгаләнең хәҗәте юк» (Бухари риваяте).
Тырышып тоткан уразабызга зыян китерергә теләмәсәк, шушы хәдисне истә тотып, гайбәттән дә сакланырга өйрәтик телебезне. Кешеләр белән аралашканда сүзгә килүдән, күңелен яралый торган сүзләр әйтүдән сакланыйк. Чөнки ураза тотуның максаты тәкъвалыкка ирешү: «И-и, иман китерүчеләр! Сезгә кадәр булган өммәтләргә фарыз ителгән кебек, ураза тоту сезгә дә фарыз ителде. Бәлки сез тәкъва булырсыз» («Бәкара» сүрәсе, 183нче аять). Ә аңа ирешү өчен телебезне кешеләргә зыян салудан сакларга кирәк. Әйе, һичшиксез, моңа тел белән кылына торган гөнаһлар гына түгел, ә башка әгъзалар белән эшләнә торган начарлыклар да керә: кул күтәрү, урлау, хаксызга кеше малын үзләштерү, гаделсезлек күрсәтү һ.б. Шуңа да ураза ул тыелу дигән мәгънәгә ия.
Ураза тотканда нәфесеңне бар төр гөнаһлардан да тыелырга өйрәтү, күнектерү зарур. Уразаны бар тән әгъзалары да тотарга тиеш, корсагыбызны ризыктан тыеп та, телебез белән үләксә ашасак, уразабыз дөрес булырмы?! «И-и, иман китерүчеләр, күп уйдырмалардан сакланыгыз, чөнки кайбер уйдырмаларда гөнаһ бардыр. Шымчылык кылып, бер-берегезнең гаебен эзләмәгез, берегез икенчегезнең артыннан гайбәт сөйләп калмасын! Әллә сезнең берәрегез үлгән кардәшенең итен ашауны сөярме? Сез, әлбәттә, аны мәкруһ күрдегез (гайбәт сөйләүне дә шулай мәкруһ күрегез!), Аллаһыдан куркыгыз, шиксез, Аллаһы – тәүбә итеп төзәлгән кешеләрне Гафу итүче һәм Рәхимледер» («Хөҗүрәт» сүрәсе, 12нче аять). Менә бу аятьтә гайбәт сөйләүне үләксә ашау белән чагыштыра Раббыбыз, чынлыкта, беркем дә үләксә ашамый! Тик, кызганыч, гайбәтне генә туктатырга уйламыйбыз, шул сәбәпле үзебезне гөнаһлы итәбез.
Бер игелек кылу икенче яхшы гамәлгә этәрә, бөек гыйбадәт булган уразага керсәк, бездә тагын башка игелекле гамәл кылу теләге уянырга тиеш. Уразага кереп тә хәерле гамәл кыласы урында – гайбәт сөйләү, ялганлау, сүгенү, кеше тикшерү, талашу кебек гөнаһ кыла башласак, димәк, безнең калебтә, күңелдә ниндидер чир бар, аны дәваларга кирәк. Ураза тотып та бозык гамәлләрдән тыелмасак, нинди файда алырбыз икән ул гамәлдән?! Әйе, диета буларак, сәламәтлеккә бәлки файдасы да тияр, артык килограммнардан арынырбыз, ябыгырбыз. Әмма рухи чисталлыкка ирешеребезме? Кыямәт көнендә әҗерен күреп, безне җәһәннәм утыннан сакларга сәбәп була алырмы мондый ураза? Уйлансак иде.
Тагын шунысын да әйтеп китәргә кирәк: ай буе сабыр итеп, бозык гамәлләрдән ерагая алсак, тора бара гөнаһларның кимүенә ияләнә башларбыз. Ай ахырында нәтиҗә ясап һәм «моңарчы кылган гөнаһлардан ай буе саклангач, кара, тормышым ничек ямьләнеп китте, бу начар гәмәлләрсез дә яшәп була икән бит», дип үз-үзебезгә рухи көч биреп, Рамазан аеннан соң да шушылай чыныккан килеш дәвам итәргә тырышсак иде. Шул сәбәпле, тәкъвалыкка ирешүнең бер адымын кылган булырбыз. Ә тәкъвалык ул ике дөнья бәхетенә илтүгә сәбәп булып тора. Шуңа да ул өстенлеккә ирешергә тырышыйк, кардәшләрем.