Гамәл-гыйбадәтең кабул булсын дисәң!

Без бу дөньяга Аллаһка гыйбадәт кылып яшәр өчен яратылганбыз. Раббыбыз Аллаһ “Әз-Зарият” сүрәсенең 56нчы аятендә болай ди: “Мин кешеләрне һәм җеннәрне Миңа гына гыйбадәт кылсыннар өчен яралттым”.
Әмма гамәл-гыйбадәтләребез кабул булсын өчен ике шартны үтәү зарур.

Беренче шарт – ихласлылык. Һәрбер эш-гамәлебезне, кылган гыйбадәтебезне ихластан, Аллаһ ризалыгы өчен генә, әҗер-савапны бары Аннан гына өмет итеп кылырга тиешбез. Бернинди рия гамәлләрен кертмичә, кешеләр гамәлеңне күреп мактасыннар, күтәрсеннәр өчен түгел, киресенчә, “Раббым миннән шушы гамәлем белән риза булып калсын”, дип башкарырга кирәк. Моңа Аллаһ Тәгаләнең ошбу сүзләре дәлил: “Аллаһ ризалыгы өчен генә Ислам динен тотарга, Аллаһка гына гыйбадәт кылырга һәм Аңа гына итәгать итәргә Аллаһ тарафыннан боерылдылар” 📚(“Бәййинә”: 5).

Икенче шарт – динебезгә туры килү, сөннәткә муафыйкъ булу. Ягъни кылган гамәл-гыйбадәтебезнең сөннәткә туры килүе. Әгәр без ихлас булып та, диндә булмаган гамәл кылабыз икән, Аллаһ Тәгалә аны кабул итмәс, чөнки монда Аллаһ ризалыгы өчен булуы гына җитми, ә ул гамәл-гыйбадәтнең сөннәттә булуы да мөһим. Диндә, сөннәттә булмаган гамәл- гыйбадәт бидгать була. Раббыбыз Аллаһ бидгать, ягъни уйлап чыгарылган эш-гыйбадәтләрне кабул итми. Моңа дәлил шул: Аллаһның Илчесе (Аллаһның аңа сәламе вә рәхмәте булсын) әйткән:

“Безнең эшебезгә яңа һәм аңа бәйләнеше булмаган нәрсә кертүченең шул эше кире кагылачак” 📚 (Бохари һәм Мөслим риваятьләре).

“Күңелем изгелектә бит минем, динебездә булмаса да, бу гамәлне кылыйм әле”, – дисәк, шуны белик: ул кабул булмаячак.
Шуны онытма:Аллаһ Тәгалә кабул итсен өчен, ул гыйбадәтнең динебездә булуы шарт.