ГАҖӘЕП МОГҖИЗА

Фән алга барган саен Җир шарының төрле өлкәләрендәге яңа ачышлар, гәҗәеп могҗизалар турында ишетеп, таң калабыз. Ә алар турында Коръәндә ничәмә-ничә гасырлар элек хәбәр ителгән икән инде.

Диңгез һәм океан суының тозлы булуын мәктәп укучысы да белә. Кайбер диңгезләрнең тозлылыгы күбрәк, ә кайберләренеке әзрәк икәне дә билгеле. Әмма иң кызыгы шунда, икесе дә су булуга карамастан, болар бер-берсе белән кушылмыйлар. Әйтик, Гибралтар бугазындагы Урта диңгезнең һәм Атлантик океанның очрашу ноктасы бар. Аларның суы тыгызлыгы һәм тозлылыгы буенча бер-берсеннән аерылып тора. Атлантик океан суының тозлылыгы 36 проценттан түбән, ә Урта диңгез суының тозлылыгы 36 проценттан югары. Шул аермалылык сәбәпле, алар бер-берсенә кушылмый. Бу ачыш галимнәр тарафыннан XX гасырда, төгәлрәк булсак, 1962 елда гына ачыкланган. Бу гәҗәеп матурлык белән кызыксынган кешеләр тиешле мәгълүматны интернет челтәреннән таба ала.

Тагын да гаҗәбрәге шул, ачышны XX гасырда гына ясасалар да, Коръәндә инде бу турыда 1400 ел элек әйтелгән булган:

«Ул бер-берсенә каршы торган ике диңгезне кушты. Алар арасында үтеп керә алмаган киртә бар. Раббыгызның кайсы нигъмәтләрен ялганга саныйсыз?» («Рахмән» сүрәсе, 19-21нче аятьләр).

Әйе, океанда, диңгездә бер-берләренә кушылмыйча ага торган, берсе – төче (яки тозлылыгы әзрәк булган), ә икенчесе тозлы агымнар барлыгы океанография фәне тарафыннан исбат ителгән. Ягъни, Аллаһы тәгалә берсе – төче, икенчесе тозлы сулы ике диңгезне кушылмаслык итте. Аларның арасына күренмәс киртә корып куйды, һәм алар кушылмыйча янәшә ага бирә.

Кешеләрне шундый сорау борчый: укый, яза белмәгән Пәйгамбәребез Мөхәммәд ﷺ XIV гасыр элек бу хакта ничек уйлап чыгарды икән соң? Ул вакытта бит хәзерге кебек су анализын ала торган лабораторияләр дә, диңгезләрнең өслеген, аларның кушылу-кушылмавын төшерергә видеокамералы җайланмалар да булмаган.

Әйе, аек фикер йөрткән кеше моны һичничек уйлап чыгарып булмаганын әйтер. Бу – Галәмнәрне бар итүчедән иңдерелгән бер вәхи. Мондый яңа фәнни ачышлар белән бәйле могҗизалар хакында Коръәндә аятьләр бик күп, киләчәктә тагын алар турында язарбыз әле. Бу ачышлар – Коръәннең хак, бу дөньяны бар итүче Раббыбыздан иңдерелгән хакыйкый китап икәнлеген раслый торган көчле бер дәлил. Шуңа да Коръәннең һәр аятен аның тирән мәгнәләренә төшенергә тырышып, фикерләп укырга кирәк. Бары шулай булганда гына тормышыбызда кирәкле файдалы гыйлем тупларбыз. Коръәндә язылганнарны тормышта кулланып яшәсәк, ике дөнья бәхетенә ирешербез.

«Ул сезнең өчен күктән яңгыр яудырды. Эчәр өчен су бирде, хайваннарыгыз утлап йөрсен өчен үләннәр үстерде. Ул (Аллаһ) сезнең өчен игеннәр, зәйтүннәр, хөрмә агачлары, йөземнәр һәм җиләк-җимешләрнең һәрберсен үстерде. Дөреслектә, боларда уйланыр өчен (Аллаһның барлыгына, Аның чиксез кодрәтенә) дәлилләр бар. Төнне, көнне, Кояшны, Айны сезнең өчен бар итте. Йолдызлар да Аның әмеренә буйсына. Хактыр ки, боларның һәрберсендә акылы булганнар өчен гыйбрәтләр бар» («Нәхел» сүрәсе, 10-12 нче аятьләр).

Раил ФӘЙЗРАХМАНОВ
@tatislam