Дүртенче дәрес: тел уразасы.

Пәйгамбәребез صلى الله عليه وسلم: “Бүген сөйләгән сүзең иртәгәсе көнеңдә үкенерлек булмасын”, – диде (Әхмәт, Ибн Мәҗәһ риваятьләре).

Тел – кешегә бик кирәкле һәм шул ук вакытта куркыныч әгъзаларның берсе. Тәннең бар әгъзалары да телдән куркып торалар.

Пәйгамбәребез: “Адәм баласы иртәнгә ирешсә, тәненең бар әгъзалары да телне шелтәләргә тотыналар: “Аллаһыдан курык, без бит сиңа бәйләнгәнбез. Әгәр син туры юлдан барсаң, без дә барабыз. Син тайпылсаң, без дә тайпылабыз”, – диде (Әхмәт һәм Тирмизи риваятьләре).

Ураза вакытында безгә телебезне ике нәрсәдән тыю аеруча мөһим: гайбәт һәм ялган. Пәйгамбәребезصلى الله عليه وسلم: “Ураза кешене уттан саклаучы калкан, әгәр ул калканны гайбәт тишмәсә”, – диде (Имам Әхмәт риваяте).

Беренче буыннардан ук галимнәребез: “Гайбәт уразаны җимерә, истигъфар аны төзәтә. Әгәр уразаны җимермичә тота алсагыз, тотыгыз”, – дип, безне шушы ике афәттән ерак торырга чакырдылар.

Еш кына үзебезнең ураза икәнебезне онытып, гайбәткә кереп китәбез. Имам Мөҗәһит: “Ураза тотучыга иң җиңел үтеп керүче нәрсәләр: ялган һәм гайбәт”, – диде. “Уразасы сәламәт булсын дигән кеше, гайбәт һәм ялганнан тыелсын”,- дип тә әйтте.

Әбү әл-Галия: “Ураза тотучы ятагында ятып торса да гыйбадәттә булыр, әгәр гайбәткә кермәсә”, – дигән.

Сөбхәналлаһ, ураза тотучы кардәшләрем! Ничек кеше: “Мин дә уразада” – дип йөри, ә теленнән ялган һәм гайбәт китми. Көне кешеләр белән әрләшеп, ачуланышып үтә, күпме кешеләр аның теленнән иза чигә.

Үзенең телен гайбәттән, кешеләргә яла ягудан тыймаган кеше – ураза гыйбадәтенең фарыз булуының хикмәтеннән мәхрүм кеше. Аллаһы Тәгалә уразаны фарыз кылган аятенең ахырында ураза агачының иң зур җимешен искә алып: “…бәлки сез тәкъвалыкка ирешерсез”, – диде  (“Әл-Бәкара”, 183).

Тәкъвалык исә Аллаһының әмерләрен үтәү, хәрамнарыннан тыелу була.

Йә, Раббым, йөрәкләребезне икейөзлелектән, гамәлләребезне риядан, телләребезне ялганнан сакла!