Вәгазьләр

Кайгырма.

  Һәр төшенкелеккә бирелүчегә… Һәр кайгы кичерүчегә… Һәр фәкыйрьгә…. Һәр авыруга… Һәр сыналучыга… Кадерле туганым. Чын йөрәктән сиңа күркәм сүзләремне юллыйм. Бәлки Аллаһ синең кайгыңны җиңеләйтер, борчулы хисләреңне таратыр. Авырлыктан соң җиңеллек, җан азаларыннан соң юаныч, куркудан соң иминлек бирер. Ул Ишетүче һәм догаларга Җавап...

Continue reading...

Горур атлый татар кызы…

Һәркөн иртә белән, өеннән чыкканчы, ул, көзге янына килеп, үзенең, кыяфәтенә күз сала. Ләкин киеме соңгы көн модасына туры килә микән дип түгел, бәлки Аллаһы биргән зәвыклыгын чит күзләрдән яшерү нияте белән. Көннең эсселегенә карамый, ул озын күлмәген кия, башына яулыгын яба, чәчләрен җентекләп яшерә...

Continue reading...

Нәрсә ул: гыйбадәт һәм ширек?

Нәрсә ул гыйбадәт? Гыйбадәтне бер сүз белән әйтсәк, аның мәгънәсе «коллык». Әгәр дә киңәйтебрәк әйтер булсак: «Гыйбадәт – кешенең эчендәге һәм тышындагы Аллаһы Тәгалә сөйгән һәм разый булган гамәлләр». «Ә ничек соң без аның гыйбадәт икәнлеген белдек?» – дип сорар булсагыз, без аларны Аллаһның Коръәненә...

Continue reading...

Риядан сак бул!

   “Ул көнне кешегә байлыгы да балалары да файда бирмәс. Мәгәр Аллаһка сәләмәт йөрәк белән килсә генә файда булыр.” (Шүгәрә сүрәсе 88-89 аятләр)        “Тәндә бер әгъза бар.  Әгәр ул сәләмәт булса, бөтен тән сәләмәт була. Әгәр ул бозылса, бөтен тән бозыла. Ул әгъза –...

Continue reading...

Калеб

Аллаһның илчесе ( صلى الله عليه وسلم) әйтте: «Дөреслектә, тәндә бер ит кисәге бар, ул сәләмәт булса бөтен тән сәләмәт була, ул авырса, бөтен тән авыра. Дөреслектә ул әгъза — йөрәктер»,— диде. (Бухари һәм Мүслим риваятьләре) Йөрәк-калеб, ул тәнебездәге иң әһәмиятле әгъза булып тора. Адәм баласы...

Continue reading...

Әти Әни

Безнең бу якты дөньяга килүебезгә ата-аналар сәбәпче булган. Җил-давылларга тидермичә, ышыклап, авырган вакытларыбыз да төннәрен йокламыйча безне үстергәннәр, кеше итәргә тырышканнар, безнең ата-аналарыбызга карата булган хакларыбыз бик зур, ата-ана хакын түләп бетерергә мөмкин түгел. Без бу якты дөньяда яшәгән вакытта аларның разыйлыгын алырга тиешбез, алар...

Continue reading...

БӘХЕТ.         МИНдәме     ДИНдәме

Иртә белән йокыдан торып, тәрәзәдән шәһәргә күз салсаң, кешелек дөньясында зур кырмыска оясындагы кебек хәрәкәт башлана.. Кемдер тукталышта автобус көтә, кемдер төнге сменадан өенә кайта. Балалар сумкаларын асып мәктәпкә баралар. Һәркем хәрәкәттә, һәркем каядыр ашыга. Чыннан да безнең бөтен тормышыбыз каядыр ашыгу. Һәркем каядыр бара,...

Continue reading...

“… кечкенә булса да, давамлы гамәл”.

Аллаһ Тәгалә без кешеләрне юктан бар кылды.  Үзе белән бәндәсе арасында даими элемтә, бәйләнеш булдырды. Иман иясе һәр заман вә һәр урында Аллаһ Тәгалә белән тыгыз элемтәдә яши. Мәчеттә дә, өйдә дә, заводта да кырда да, базарда да кибеттә дә, гыйнвар ае, февральда да, рамазан...

Continue reading...

Пәйгамбәрнең биш нәсихәте…

Әлеге вәгаземне яраткан пәйгамбәребезнең бер хәдисенә багышларга ниятләдем. Сөбханәллаһ, пәйгамбәребезнең сөйләгән сүзләре озын булмады, әмма аның һәр сүзендә тирән мәгънәләр, һәр нәсихәте эчендә кыйммәтле асылташлар ятты. Пәйгамбәребез мирас итеп калдырган шушы хәзинәләрне эзләгән, үз тормышында аның нәсихәтләрен кулланган һәркем дөньяда да, ахирәттә дә бәхетле булыр.

Continue reading...

Рәхим-шәфкатьле булыйк

   Газиз кардәшләрем, без шундый бер заманда яшибез: күп кешеләр үзләренең бар көчләрен материаль тормышка биреп, матди һәи хисси ихтияҗларын кайгыртып, рухи тормышларын оныталар. Тәннәрен тәрбияләгән бер заманда, җаннарын игътибарсыз калдыралар. Нәтиҗәдә, тәрбиядән мәхрум калган күңел мәеткә әйләнә. Кеше каршысында торган хаклыкны күрми, изгелек белән...

Continue reading...