Вәгазьләр

📌Ислам диненең биш нигезе. Пәйгамбәребез: صلى الله عليه وسلم“Ислам дине биш нәрсәгә бина кылынды: “Лә иләһә илләллаһ Мүхәммәдү-р-рәсүлүллаһ” дип шәһадәт бирү, фарыз намазларны башкару, зәкят бирү, көче җитсә хаҗ кылу, Рамазан аенда ураза тоту”, — диде. 📚(Бухари һәм Мөслим риваяте) 📝“Бу биш нәрсә — Ислам...

Continue reading...

Пәйгамбәребез: صلى الله عليه و سلم «Мин изге холыкларны камилләштерү өчен җибәрелдем”, — диде. 📕(Аль-Муттаэ, с. 264) «Пәйгамбәрләрнең һәрберсе гүзәл әхлак өйрәтү өчен җибәрелгән булсалар да, безнең пәйгамбәребез صلى الله عليه وسلم исә шуны тагын да камил кылу өчен җибәрелгән. Аның хакында Коръән Кәрим: “Дөреслектә...

Continue reading...

📌 Пәйгамбәребез ( صلى الله عليه وسلم) әйтте: — Иң курыкканым сезнең өчен кече ширк. Сәхабәләр сорадылар: — Нәрсә соң ул кече ширк? — Ул-Рия, — дип җавап кайтарды Пәйгамбәребез. 📚Имам Әхмәд риваяте (23630).

Continue reading...

Пәйгамбәребез صلى الله عليه وسلم: “Мәҗлесләр әманәткә нигезләнер”, — диде

  📕(Әбү Даут риваяте). “Мәҗлесләрдә сөйләнелгән серләр башкаларга фаш ителмәскә тиеш. Әгәр сер фаш ителүдән һичкемгә зарар булмаса, яки ул мәҗлестә булганнар тарафыннан яшерелүе таләп ителмәсә, бу вакытта аны сөйләүдән зарар булмас.

Continue reading...

Дога – мөэминнең коралы.

Бервакыт, Сөләйман пәйгамбәр үзенең гаскәре белән яңгыр сорарга чыкты. Намаз уку урынына барганда, Сөләйман гәләйһи әс-сәләм кулларын һавага күтәреп дога кылучы бер кырмысканы күрде. Кечкенә генә бөҗәк-кырмыска кулларын күтәреп, Көч-куәт иясенә, кемгәдер нәрсәнедер Бирүчене, кемнедер нәрсәдәндер мәхрум итүче Аллаһны чакырды. Сөләйман гәләйһи әс-сәләм: «Әй кешеләр,  кайтыгыз...

Continue reading...

Ихсан-Диннең нигезе.

Көннәрнең берендә пәйгамбәребез Мөхәммәд (аңа Аллаһның рәхмәте булсын) үзенең сәхабәләре белән җыелып утырганда аның янына кеше сурәтендә Җәбраиль фәрештә килде һәм ул пәйгамбәребездән (аңа Аллаһның рәхмәте булсын) диннең өч нигезе Иман, Ислам, Ихсан хакында сорады. Соңгысына җавап биргәндә пәйгамбәребез (аңа Аллаһның рәхмәте булсын) болай диде:...

Continue reading...

Тормыш юлы…

Әгәр үзебезне чолгап алган дөньяга күз салсак, анда яшәүче күпләгән кешеләрне күрербез. Җир шарында яшәүчеләрнең саны алты миллиардтан артып китә. Без тән төсебез һәм милләтебез, холкыбыз һәм телебез, тышкы кыяфәтебез һәм рухи сыйфатларыбыз белән бер беребездән аерылып торабыз. Ләкин барыбызны да берләштерүче үзенчәлек бар —...

Continue reading...

Ләззәтләрне өзүче — әҗәл.

Җир вә күкләрне, кояш вә йолдызларны тирән  диңгезләрне һәм  барча   тереклек   иясен  юктан бар кылып,  тәрбияләп, нигъмәтләндереп торучы, ике  дөньяның  да  хуҗасы  булган  Раббымыз Аллаһы Тәгаләгә  барча хәмед сәнәләребез һәм  бар мактау   олугълаурыбыз   булсын.    Безләргә  туры  юлны өйрәткән      Аллаһның     илчесе      Мөхәммәт     صلى الله...

Continue reading...

НАМАЗ ТУРЫНДА

Яхшылыкта игътибар ителгән икенче сыйфат икамәтүс-саләттер. (Ул) намазны торгызу мәгънәсендә булса да, намаз укудан хасрак вә артыграк бер дәрәҗәдер. Бер нәрсәне торгызу вә аякка бастыру (дип) — ул нәрсәне камилләүгә вә кирәкле рәвешенчә җитештерүгә әйтеләдер. Намазны торгызу ике төрле әдәб белән хасыйл була. Беренчесе: тышкы...

Continue reading...