Барча кешеләргә үрнәк булган пәйгамбәрләр гаиләле булып яшәделәр. Никадәр иманлы булсалар да, йөрәкләре бөтенләе белән Аллаһыга бирелсә дә, алар да гаилә хисләреннән имин булмадылар. Аллаһ алар турында Коръәндә әйтте: «Сиңа кадәр дә Без илчеләр җибәрдек һәм аларга хатыннар белән балалар бирдек». (Рагд-38).
Дәвамын укыргаДәресләр
Өченче дәрес: Өйдә кем хуҗа?
Тормышта һәр нәрсәнең җаваплы хуҗасы булырга тиеш. Ил дә, шәһәр дә, кечкенә авыл һәм оешма да хуҗасыз тора алмый. Күз алдыгызга китерегез, әгәр илдә төпле хуҗа булмаса нәрсә булыр иде? Илдә түгел, кечкенә оешмада да хуҗа ялга китсә, кайчак бөтенесе “рәхәткә” чыга. Шуңа күрә һәр...
Дәвамын укыргаДүртенче дәрес: Ни өчен ир хуҗа?
Узган дәрестә ирнең хуҗа булуының ике сәбәбе бар, дидек. Бүген шуларга тукталырбыз. Беренче сәбәп: Аллаһыдан бирелгән дәрәҗә. “Аллаһ берсе өстеннән икенчесен өстен кылган өчен”(“Хатыннар”, 34).
Дәвамын укыргаБишенче дәрес: Ир вазыйфалары
Гаиләдә Аллаһы тарафыннан хатын-кызга бирелгән һәр хак-дәрәҗә, ир өстенә бурыч-вазыйфа булып ята һәм киресенчә, ирнең хакы хатынның бурычы булып тора. Ирнең вазыйфаларына кергәнче, бераз гына хатын-кызның дәрәҗәсенә тукталып китәсем килә.
Дәвамын укыргаАлтынчы дәрес: Ир вазыйфалары(2)
Дин буенча гаиләне ашату, киендерү, саулык-сәламәтлеген, яшәү урынын кайгырту ир вазыйфасы булып тора. Кыямәт көнендә Аллаһ бу вазыйфалар өчен иң элек ирдән сораячак. Бер кеше пәйгамбәребез янына килеп: “Әй, Аллаһының илчесе, хатыннарыбызның өстебездә нинди хаклары бар?” – дип сорады. Пәйгамбәр аңа: “Үзең ашаганда аны ашат, үзең...
Дәвамын укыргаҖиденче дәрес: Гаиләнең дөньясын һәм ахыйрәтен кайгырту.
Аллаһыга һәм ахыйрәт тормышына иман китергән мөселман, бу дөньяның вакытлыча булуын һәм сизелми дә тиз үтеп китүен белә. Дөньяда күпме генә яшәсәң дә беркөнне китәсең, кемне генә яратсаң да аның белән аерыласың, күпме генә байлык җыйсаң да, барысын да җир өстендә калдырасың. Аллаһы Тәгалә: “Сездә булган...
Дәвамын укыргаСигезенче дәрес. Дөнья һәм ахыйрәт гаиләсе
Һәр иман иясенең дә иң зур хыялы, бар тырышуларының да иң зур нәтиҗәсе – Аллаһының рәхмәтенә ирешеп, ут газабыннан котылу һәм җәннәт бакчаларына керү.
Дәвамын укыргаУнберенче дәрес: Ир хаклары
Гыйбадәте күп, итәгате юк. Гыйбадәтнең күп кенә өлкәләрендә хатын-кызларыбыз алда торалар. Күп итеп нәфел намазлары да укыйлар, уразалар тоталар, коръән укыйлар, ирләрдән күбрәк итеп мәчет-мәдрәсәләргә сабак алырга йөриләр… Болар барысы да яхшы һәм сөенечле күренеш. Әнинең, әбинең диндарлыгы, гыйлемгә омтылуы балаларның тәрбиясенә дә файдалы. Әмма,...
Дәвамын укыргаУнынчы дәрес: Ир хаклары
Шиксез, гаилә тормышы белән яшәүче һәр хатын өстендә олуг бурыч – ир хакы тора. Алай гына да түгел, үлчәүнең бер ягына хатын өстендәге ир хакын куеп, икенче ягына ир өстендәге хатын хакын куйсаң, беренчесе авыррак килә.
Дәвамын укыргаТугызынчы дәрес: Гаиләсенә изгелек кылмаган кешедә изгелек юк.
Соңгы берничә дәресебездә хуҗаларның үз гаиләләре каршындагы вазыйфаларына тукталдык. Гомумән, мөселман кешесенең диндарлыгы, хәерле яки хәерсез булуы, аның үз гаиләсенә булган мөнәсәбәтеннән күренә.
Дәвамын укырга