Дәресләр

Ундүртенче дәрес: Җенси мөнәсәбәт нигъмәте.

Аллаһының никах аша ир һәм хатынга биргән зур нигъмәте – җенси мөнәсәбәт. Җенси мөнәсәбәт хайвани рәвештә шәһвәтне сүндерү, вакытлыча ләззәт алуга гына кайтып калмасын өчен, аның исламда билгеле бер тәртибе, үз кагыйдәләре бар. Тиешле әдәп, изге ният, махсус догасы белән кылынган якынлык гыйбадәт дәрәҗәсенә күтәрелә...

Дәвамын укырга

Өченче дәрес: Пәйгамбәребезнең сөннәте – доганың дәрәҗәсе хакында.

Сөекле пәйгамбәребез дога кылуның иң камил үрнәге булды. Үзенең сәхабәләренә дә доганың фазыйләтләре, татлы җимешләре, чиксез фадалары турында еш сөйли иде. Сәхабәләр буыны пәйгамбәрдән олуг дәресләрне кабул иттеләр, үз тормышларында кулландылар һәм бу бөек мирасны үзләреннән соң киләчәк буыннарга да чәчми-түкми тапшырдылар.

Дәвамын укырга

Икенче дәрес: Доганың Коръәндә искә алынган фазыйләтләре.

Дога сүзенед төп мәгьнәсе чакыру дигәнне аңлата. Дога гыйбадәте белән бәндә үзен юктан бар итүче Раббысына мөраҗәгать итә, Аны ярдәмгә чакыра, Аннан үз хәҗәтләрен сорый, Аңа ялвара, Галәмнәр Хуҗасы каршында үзенең фәкыйрьлек-мескенлеген тануын күрсәтә.

Дәвамын укырга

Беренче дәрес:  Кереш өлеш.

Адәм баласы кайвакыт, үзен  бик көчле дип уйласа да, иблис “син көчле” дип вәсвәсә кылып торса да кеше табигате белән бик зәгыйфь зат. Бары тик Аллаһы Тәгалә генә һәрдаим көч-куәт биреп, Үз ярдәмендә яшәтә.

Дәвамын укырга

Уникенче дәрес: Ир хаклары.

Җәннәт капкалары. Аллаһ безгә савап җыеп, җәннәт бакчаларына керү өчен күп мөмкинлекләр бирә. Җәннәтләрнең башында киң капкалары тора. Һәр изгелекнең үз капкасы бар, кем кайсы изгелектә алга китсә, җәннәткә дә шунысыннан керә.

Дәвамын укырга

Коръәнне уку әдәбе

Шиксез, Коръән укуның үз әдәбе бар һәм ул әдәпләрне үтәү Коръән укуның әҗер савабын арттыра. Коръән уку әдәпләре күп, шуларның әһәмиятлерәкләренә тукталыйк: Пакьлык. Пакьлык үзенә тән пакьлыгын, укыласы урын, кием, авыз пакьлыгын ала. Боларның барысыннан да өстен калеб сафлыгы, ягъни ширек, шикләнү һәм риядан имин...

Дәвамын укырга

Коръән хакы…

Аллаһның китабы Коръәннең өстебездә хаклары зур, аның каршындагы бурычларыбыз олуг. Коръәннең өстебездәге бер хакы – аңа сөннәт һәм җәмәгать әһелләренең инануы белән инану. Коръән — Аллаһның кәләме, сүзе. Коръән иңдерелгән, бар кылынмаган. Аллаһның сүзләре мәхлүкъ була алмый. Аллаһтан аның башлангычы, Аллаһка ул кайта. Аллаһ ул...

Дәвамын укырга

Ахыйрәт фазыйләте

Болар Коръән әһелләренең фани дөньядагы өстенлекләре, ахирәттәге фазыйләтләренә килгәндә, Коръән әһелләре – иң олуг ихтирамда, иң өстен дәрәҗәләрдә, иң югары урыннарда. Габдүллаһ ибн Гамр ибн Гас тапшыра, пәйгамбәребез ﷺ әйтте: «Коръән әһеленә: «Укы һәм күтәрел», — диелер: «Коръәнне дөньяда ничек ачык итеп укыган булсаң, шулай...

Дәвамын укырга

Без һәм Коръән…

Газиз кардәшләрем, шушы олуг китап белән булган мөгамәләбез хакында уйлансак, ул мөгамәләбездә күпме кимчелекләр табарбыз.  Аның дөрес укылышына җиңел карау, аны уку вә ятлауда булган ялкаулык, аның белән хозурлану, уйлану һәм гамәл кылуда гафиллек… Шунысы сәер, мөселманнар үзләренең вакытларын газета-журналлар укуга, телевизордан кирәкмәгән тапшырулар карауга,...

Дәвамын укырга

Әй Коръән өммәте! Коръән!

Аллаһ Тәгалә безләргә чиксез рәхмәте илә Коръән өммәте булырга насыйб әйләде. Аллаһ Тәгалә Коръән белән китапларын тәмам кылды, Коръәнне ахыр илчегә, ахыр дин белән иңдерде. Коръән – Аллаһның мәңгелек рисаләсе, һәрдаим могъҗизасы, чиксез рәхмәте. Китапларның иң хәерлесе, иң хәерле илчегә ﷺ иң хәерле өммәткә иңде....

Дәвамын укырга