Дәресләр

Яңа видео-дәресләр: Коръән укырга өйрәнәбез

Аллаһның рәхмәте белән «Мөгаллим сәни» китабы буенча тәҗвид – Коръәнне дөрес итеп укырга өйрәнү дәресләрен башлап җибәрдек. Дәресләрне безнең Ю-Туб каналында да карый аласыз, ин шәә Аллаһ.   1. Кереш өлеш. Гарәп телен өйрәнергә ярдәм итүче сәбәпләр.         2. Хәрәкәләр. Гарәп алфавиты....

Дәвамын укырга

Шәввәл ае уразасы

📌 Шәввәл аенда ураза тотуның фазыйләте. Пәйгамбәребез (Аллаһның аңа сәламе вә рәхмәте булсын) болай диде: «Кем Рамазан аенда уразаны тотып бетереп, аннан соң Шәввәл аенда алты көн ураза тотса, ул бер ел буе ураза тоткан кебек булыр (бер ел ураза тоткан әҗер-савапны алыр)» 📚(Мөслим риваяте)....

Дәвамын укырга

Аллаһ Тәгаләне Рамазан аенда гына искә төшерүчеләрдән булмыйк!

Аллаһ Тәгаләне Рамазан аенда гына искә төшерүчеләрдән булмыйк Кардәшем, әле кайчан гына зарыгып көтеп алган Рамазан аена кергән идек. Инде менә Шәввәл ае да башланып китте. Әзрәк күңелсез дә булып киткәндер, әлбәттә. Чөнки Рамазан аенда укылган тәравих намазлары, гаилә белән бергә ифтар ашау, күп итеп...

Дәвамын укырга

Унберенче дәрес: аяк уразасы.

Кешенең үз аягында йөри алуы – Раббыбызның зур нигъмәте. Аякларыбыз ярдәмендә көн саен җир буйлап йөрибез, эшкә барып кайтабыз; мәчеткә барабыз, рәхәтләнеп басып, намаз укыйбыз; Кәгъба тирәли тәваф кылабыз, сафә белән мәрва тирәсендә сәгый кылабыз; туганнарның, дусларның хәлләрен беләбез; йөгереп кенә кибеткә кереп чыгабыз һәм...

Дәвамын укырга

Унынчы дәрес: кул уразасы.

Адәм баласының ике кулы Аллаһының зур нигъмәте булып, алардан башка тормышыбызны күз алдына да китерү авыр. Сөбханәллаһ, шулар белән рәхәтләнеп ашыйбыз һәм эчәбез, каләм тотып язабыз. Бер әйберне алабыз, икенчесен куябыз. Шулар аша үзебезне зарарлы нәрсәләрдән саклыйбыз. Кулларыбыз белән тәнебезне юабыз, зиннәтлибез, гаүрәтләребезне каплыйбыз. Куллар...

Дәвамын укырга

Тугызынчы дәрес: күз уразасы.

Еш кына күзләребез гаүрәтләргә төшә, аларны бәйләп йөреп булмый. Гаүрәт күргәч, иман иясе, аятьтә кушылганча, күзләрен төшерергә, карашын башка якка юнәлтергә һәм киредән кайтармаска тиеш. Пәйгамбәребезصلى الله عليه وسلم: “Беренче караш сиңа булса, икенчесе – сиңа түгел”, – диде. Карашны ничек буйсындырырга? Күзләргә ничек ураза...

Дәвамын укырга

Сигезенче дәрес: күз уразасы

Сау-сәламәт булган күзләр— Аллаһының безгә биргән иң кадерле нигъмәтләренең берсе. Аллаһы Тәгалә: “Әллә кешегә күрү өчен ике күз бирмәдекме?”- диде (“Бәләд”, 8). Борыңгылар: “Әгәр Раббыңның сиңа биргән нигъмәтен күрергә теләсәң, күзләреңне йом”, – дигәннәр. Әгәр бәндә күзләрен изге эшләрдә кулланса, дөнья һәм ахыйрәттә аларның бик күп файдаларын...

Дәвамын укырга