Бисмилләңне онытма!

Бисмилләңне онытма!

Гомәр ибн Әбү Сәләмә табын янына килеп, кулын ризыкка суза, пәйгамбәребез аңа: “Егет, Аллаһының исемен әйт, уң кулың белән аша, үз алдыңнан аша”, – дип әйтә(Б-М).

Әгәр бер кеше ашар алдыннан бисмилләсен онытса, исенә төшкәч тә әйтергә тиеш.

Пәйгамбәребез: “Әгәр берегез ризыкланса: “БисмиЛЛәһ” дисен, әгәр онытса, исенә төшкәч: “БисмилЛәһи фи әүвәлиһи вә әәхыйриһи”, дисен”, – диде (Тирмизи, Ибн Мәҗәһ). Тәрҗемәсе: “Башында да, ахырында да Аллаһ исеме белән”.

Бисмилләһ – ризыкка бәракәт китерә.

Кечкенә вакытта, әбиләр: “Балам, бисмилләңне әйтеп аша, тамагың туяр”, – дип әйтә иделәр. Еш кына кешенең ризыктан, малдан канәгатьсезлеге аның аз булуыннан түгел, бәлки бәракәте булмаудан килә.

Бервакыт, пәйгамбәребез алты сәхабәсе белән табын артында утырганда, бер бәдәви килеп бөтен ризыкны ике кабуда ашап бетерә. Пәйгамбәребез: “Әгәр ул бисмилләсен әйткән булса, ризык сезгә дә җитәр иде, – дип әйтә (Әхмәд, Тирмизи, Ибн Мәҗәһ).