Бишенче дәрес: тел уразасы (ахыры).

Тел үзенең табигате белән беркайчан да армый, тәүлегенә 25 сәгать “хезмәт итәргә” дә әзер. Әмма телдән чыккан һәр сүзне армый-талмый язып баручы фәрештә барлыгын да онытмыйк.  Аллаһы Тәгалә әйтте: “Авызыннан бер генә сүз чыгарса да, күзәтүче фәрештә аны язып куя” (“Каф”, 18 нче аять).

“Без аларның серләрен һәм яшерен сөйләшүләрен ишетмибез, – дип уйлыйлармы? Алар янәшәсендә язып торучы илчеләребез бар” (“Зүхруф”, 80).

Кайберәүләр тел белән кылынган яман гамәлләрдә зур гөнаһ күрми, әмма күпләр Кыямәттә утка нәкъ телләре сәбәпле керәчәкләр.

Сөекле пәйгамбәребезصلى الله عليه وسلم Мөгазь исемле сәхабәсенә әйткән вәсыятьләрен йомгаклап: “Сиңа шушы сүзләрнең иң мөһимен әйтимме?” – диде. Мөгазь: “Әлбәттә, Аллаһының пәйгамбәре”, – диде. Пәйгамбәр кулы белән теленә күрсәтеп: “Менә шушы нәрсәңне тый”, – диде. Мөгазь: “Әй, Аллаһының пәйгамбәре, безне сөйләгән сүзләребез өчен дә җавапка тартырлар мыни?” – дип гаҗәпләнде. Пәйгамбәр: “Әй, Мөгазь, кешеләрне йөзтүбән хәлдә утка нәкъ менә шул телләре сөйләгән сүзләре өчен атарлар инде”, – дип җавап бирде (Әхмәт, Тирмизи).

 Авыз эчендәге сүзгә кеше хуҗа булса, авыздын чыккан сүз кешегә хуҗа була. Чыннан да, авыздан чыгасы сүзеңә хуҗа була аласың: теләсәң – чыгарасың, теләсәң – юк. Әмма авызыңнан чыгып очкан сүзеңә, ничек кенә тырышсаң да, хуҗа була алмассың.  Ул синең белән идарә итә: яки сине күтәрә, яки юкка чыгара.

Пәйгамбәребезصلى الله عليه وسلم: “Кайчак кеше уйламыйча гына Аллаһ разый булган сүзләр әйтергә мөмкин, шул сүзләре өчен Аллаһ аны дәрәҗәләргә күтәрә. Кайчак кеше уйламыйча гына Аллаһының ачуын китерүче сүзләр әйтергә мөмкин, шулар сәбәпле, җәһәннәмгә төшә”, – диде (Бохари җыентыгыннан).

Һәр иман иясе үзенең әйтәсе сүзләрен үлчәү аша үткәрергә тиеш: хәерле булса – әйтсен, хәерсез булса – тыелсын. Пәйгамбәребезصلى الله عليه وسلم: “Кем Аллаһыга һәм ахыйрәт көненә иман китерде, ул хәерле сүз сөйләсен, яки дәшмәсен”, – диде (Бохари һәм Мөслим риваятьләре).

Шуңа күрә халыкта: “Әйтер сүзләрең көмештәй булса да, дәшми калуың алтын булыр”, – дигән әйтем бар.

Күпме кешеләр үзләренең уйламыйча, ашыгып, ачуга бирелеп әйткән сүзләре өчен гомерләре буе үкенәләр.  Ярый ла, үкенече дөньяда калса, ә күпме сүзләр өчен Кыямәттә үкенергә туры килә.