Биш нәрсә килгәнче, башка бишнең кадерен бел!

خَمْساً قَبْلَ خَمْسٍ حَيَاتَكَ قَبْلَ مَوْتِكَ وَ صِحَّتَكَ قَبْلَ سَقَمِكَ وَ فَرَاغَكَ قَبْلَ شُغْلِكَ وَ شَبَابَكَ قَبْلَ هَرَمِكَ وَ غِنَاكَ قَبْلَ فَقْرِكَ.
“Биш нәрсә килгәнче, башка бишнең кадерен бел: үлемең килгәнче – терек булуыңның, хасталык килгәнче, сәламәтлегеңнең, мәшгуль булганчы, буш вакытыңның, картлык килгәнче, яшьлегеңнең, фәкыйрьлек килгәнче, байлыгыңның”                                                                         📖(Мүснәд Имам Әхмәд риваятеннән)
Бу биш нәрсәнен кадере үзләре югалып, алар урынына киресе килгәннән соң гына беленә. Моны һәркем үз тәжрибәсе белән аңлаган булса да, аңа ихтибар итмичә, горурланып йөри бирә. Шул жәһәттән булса кирәк, Рәсүлүллаһ бу хакта өммәтләренең хәтерләренә төшерә һәм гафил булмаска чакыра.
Хакыйкатьтә, дөньяда булган “хәят” (тормыш) һәм “мәгыйшәт” Хак Тәгаләнең: وَمَا الْحَيَاةُ الدُّنْيَا إِلاَّ مَتَاعُ الْغُرُورِ “Дөнья тереклеге – кешеләрне алдаудан башка нәрсә түгел”  📖(Әли Гыймран сүрәсе, 185 нче аять) – дигән сүзенә күрә алдау һәм алдану урыны. Адәм баласы монда даим мәшәкать белән гомер сөрә һәм булган һәм булмаган хәсрәтләр белән янып-көеп вакыт уздыра. Шул сәбәпле кешеләрнең күбрәк өлеше үзләренең холыкларын гүзәлләштерергә, хакыйкый гыйлем һәм мәгърифәт тупларга җитешә алмыйлар, матди һәм мәгънәви сәгадәткә ирешә белмиләр, гомерләре буш нәрсәләр, алдагы өметләр һәм хыяллар белән үтә. Шуның өстенә “хәят”(тормыш) киселүе белән адәм баласының гамәле киселә, ике-өч төрле нәрсәдән башка, артыннан барырлык изгелек калмый. Аларны исә бу дөньяда гына кылырга мөмкин. Аллаһ Тәгалә тәүфыйк биргән затлар тормыш аз гына сәгатьләреннән дә файдаланып, үлгәннән соң үзләренә барып торырлык хәерле эшләр эшләп калалар. Шул җәһәттән үлем килмәстән элек тормышның кадерен белергә, ни генә булса да яхшы ният һәм сәламәт күкрәк белән берәр нәрсә эшләп калырга тиешле. Изгелекнең зуры-кечкенәсе юк.  فَمَنْ يَعْمَلْ مِثْقَالَ ذَرَّةٍ خَيْرًا يَرَه “Һәркем үзе кылган кечкенә генә изгелекнең дә җәзасын күрәчәк”                                                                                                                    📖(Зүлзилә сүрәсе 7 нче аять)
📚(Чыганак: Ризаэтдин бине Фәхретдин, Җәвамигуль-кәлим шәрхе китабыннан 46 нчы хәдис).                                                                                                       https://t.me/tatislam