Биргәненә шөкер итә белсәң һәм…

Бер хикмәт иясеннән: “Синеңчә бәхет нәрсә ул”? – сораганнар. “Аллаһ тагәләнең биргәненә шөкер итә белсәң, сынау килгәндә сабырлык күрсәтсәң, һәм хаталынып гөнаһ кылсаң, төзәлергә ашкынып тәүбәгә килсәң, менә шулдыр бәхет”, – дигән ул. Уйлап карасаң, чынлап та, булганына канәгать, риза була белсәң, үзеңне көнчелектән дә, кешенекенә кызыгудан да сакларсың, шул сәбәпле үзеңне бай санап, шатланып яши башларсың. Арзанлы гына машинада йөрисең икән, кырыйдан кыймммәтле машина узып китсә, шөкер итмәүчеләрдән булсак, көнләшеп карап куябыз, бигрәк хәерчедә йөрим инде, булдыксыз бер кеше инде мин, дип үзеңне дә эчтән ашый башларга мөмкинбез яки көнләшеп, урлап, талап баегандыр инде, машинасы ватылса ярар иде, безне кызыктырып торганчы, дип тә уйлап куючылар бар. Ә менә булганына канәгать булырга өйрәтсәк, үзебезне “Әлхәмдүллиләһ, Аллаһка шөкер”, кемдәдер мондыйсы да юк, миндә бар, әле машинасыз түгел, аяксызлар да бар бит, минем аякларым да сау-сәламәт, йөгереп йөрим бит, бер җирдән икенче җиргә илтеп куя машинам да бар, дисәң, булганына риза булсаң, күңелең тынычланып куя. Әле шунысын да өстәп әйтергә кирәк, Раббыбыз Коръәндә:

“Әгәр шөкер итсәгез, тагын да арттырырмын”
📚(“Ибраһим” сүрәсе, 7нче аять), – дигән.

Аллаһ безгә биргән нигъмәтләргә риза, канәгать булу һәм шөкер итү, булган нәрсәләребезнең бәрәкәтле булуына да, һәм артуына да китерә икән бит.

Тормышыбыз без теләгәнчә генә бармый, без теләгәнчә генә барса, ул Җәннәт булыр иде, әмма без әле Җәннәткә кермәдек, анда эләгер өчен бик нык тырышырга кирәк. Шул сәбәпле безгә төрле сынаулар килә, бәла-казаларга юлыгабыз. Менә шушы вакытларны сабырлык күрсәтеп, түземлелек белән каршы алсак, телебез белән дә ачу, ярсу күрсәтмичә, тирә-яктагыларга тавыш күтәрмичә, беркемне гаепләмичә, дошманлашмыйча, язмышымда шулай язылгандыр, шул сәбәпле Раббым гөнаһларымнан чистартсын, әҗерләрен бирсен, дип әйтеп уздырып җибәрә алсак, күңелләребезгә тынычлык тизрәк урнашыр. Коръәндә дә Аллаһ сабырлык ияләрен бик күп аятьләрдә мактый:

“Дөреслектә, Аллаһ – сабыр булучылар белән”
📚(“Бәкара”: 153),

“Сабыр булучыларны шатландыр”
📚(“Бәкара”: 155),

“Аллаһ сабыр булучыларны ярата”
📚(“Гыймран”: 146),

“Сабыр итүчеләргә генә хисапсыз әҗерләр бирелер”
📚(“Зүмәра”: 10).

Беребез дә фәрештә түгел, һәммәбез дә ялгыша, хаталана, әмма арабыздан иң хәерлесе – хатасын аңлап, тәүбәгә килеп, яхшы якка үзгәрергә тырышучыдыр. Пәйгамбәребез ﷺ дә әйтте: “Һәрбер Адәм баласы хаталы, әмма алар арсында иң хәерлесе тәүбә кылучысыдыр”, – диде.
📚(Тирмизи риваяте).

Әйе, хатаны тану бик авыр, әмма мин-минлекне җиңеп, ялгышлыкны аңлап, гөнаһларыбыздан туктап, тәүбәгә килеп, күп итеп истигъфарлар кылсак, без тормышыбызны ямьләндерербез, Раббыбыз әйтте: “Һәм әгәр алар фәхешлек кылсалар, яисә үз-үзләренә золым итсәләр, алар Аллаһны искә алалар, гөнаһларын кичерүен үтенәләр. Кем кичерсен инде аларның гөнаһларын Аллаһтан башка?! Алар, гөнаһ икәнлеген белеп, кылганнарында үҗәтләнмиләр”
📚(“Гыймран” сүрәсе, 135нче аять).

Гөнаһларны танып, үзгәрергә тырышу – ихлас мөселманнарның бер күрсәткече. Без һәрвакытта да үз өстебездә эшләп, һәрвакытта да яхшы якка үсәргә омтылырга бурычлыбыз, чөнки бер урында гына торып үсеш була алмый. Начар якларыбызны бетерү өстендә эшләргә һәм игелекле, яхшы гамәлләр эшләү ягын да карарга, арттырырга, тырышырга кирәк.

Чынлап та, бу сүзләрдә тирән мәгънәләр ята, тормышыбызны бәхетле итәргә, зарланмыйча, булганына шөкер итәргә өйрәнсәң, сынау килсә, нәфесебезне сабыр итеп чыныктырсак, гөнаһ кылсак та төшенкелеккә бирелмичә, тәүбәгә килеп, яхшы якка үзгәрергә тырышсак, күпме стресслардан, депрессияләрдән, үз-үзебезне эчтән кимерә торган көнчелек авыруыннан саклап кала алыр идек. Һәм шул сәбәпле күңелләребез тынычланып, көннәребез нурланып китәр иде.

Раил Фәйзрахманов
https://t.me/tatislam