Без һәм Коръән…

Газиз кардәшләрем, шушы олуг китап белән булган мөгамәләбез хакында уйлансак, ул мөгамәләбездә күпме кимчелекләр табарбыз.  Аның дөрес укылышына җиңел карау, аны уку вә ятлауда булган ялкаулык, аның белән хозурлану, уйлану һәм гамәл кылуда гафиллек… Шунысы сәер, мөселманнар үзләренең вакытларын газета-журналлар укуга, телевизордан кирәкмәгән тапшырулар карауга, уен-көлке, музыка тыңлауга кызганмыйлар. Аллаһның китабына, шул вакытларыннан өлеш тапмыйлар.  Кайсы эш алар өчен сөеклерәк, кайсысы якынрак… Аллаһның илчесе ﷺ: «Бәндә нәрсәне сөйсә, Кыямәт көнендә шуның белән булыр», — диде. (Бухари, Мүслим риваятьләре).

«Укыр идем дә намазын, ятлый алмыйм бит сүрәләрен»… Халкыбыз көн саен телесериалларга биргән вакытларын Коръән уку, сүрәләр ятлауга бирсә, «Фатиха» белән «Ихлас»ны бик тиз ятлар иде.

Арабыздан күпмеләребез Коръәнне укып та, аның хәрефләрен дөрес итеп әйтергә тырышмыйбыз, мәгънәләре хакында уйланмыйбыз…

Кайчак шундый аятьләр аша үтәбез, аларның мәгънәләреннән елаучылар елыйлар, куркучылар куркалар, ул аятьләр тауга иңсә, тауны да җимерер иде… «Әгәр Коръәнне тауга иңдергән булсак, аны Аллаһтан куркудан җимерелеп төшүен күрер идең». (Хәшр 21).

Тау кадәр тау җимерелә, ләкин гөнаһлар белән каткан калебләребез җебеми, күңелләребез курыкмый, күзләребез яшьләнми, Аллаһ Тәгалә әйтте: «… шуннан соң да күңелегез йомшармады, бәлки таштай катты, хәтта таштан да катырак булды». (әл-Бәкара, 74).

Аятьләрне укыйбыз, мәгънәләре хакында уйланмыйбыз. Аятьтә әйтелгән безгә кагылмый кебек, мөрәҗәгатьләр безнең тарафка түгел кебек… Шушы нәрсәләрдән дә гафил булудан хәтәр гафиллек бармы,  шушы хәсрәттән дә зур хәсрәт бармы? Аллаһның илчесе әйтте: «Коръән – синең өчен дәлил, яки сиңа каршы дәлил». (Мүслим).

Госман ибн Гаффән: «Күңелләрегез пакьланса, Раббыгызның сүзләрен укып һич туя алмас идегез», — диде.

Коръән әһелләре…

Тыңла, кардәшем, сиңа Коръән әһелләре турында хәбәр бирәм. Бәлки шуларны искә алып, калебең уяныр, шулар ирешкән олуг нигъмәтләргә күңелең кызыгыр…

Коръән әһеле Коръәнне тормышының буразнасы, әхлагын торгызучы, күңел тынычлыгының чыганагы итеп алды. Коръән әһелләре – Аллаһ Китабының хакларын үтәүчеләр. Уку һәм ятлауда, уйлану һәм аңлауда, тугрылык белән буйсыну һәм гамәл кылуда булган хакларын үтәүчеләр…

Аллаһ Тәгалә аларны Үзенең китабында күркәм сыйфатлар белән сыйфатлады: «Хак мөэминнәр бары тик шулар: Аллаһ зикер ителгәндә калебләре йомшарыр, Аллаһтан куркырлар, әгәр аларга Аллаһның аятьләре укылса, иманнары артыр һәм алар һәрвакыт Аллаһка таянырлар». (Әнфәл, 2).

Әй газиз кардәшләрем, Коръән әһелләре Коръәнгә тиешле урын бирделәр, Аллаһ аларның урыннарын югары кылды… Әнәс ибн Мәликтән килә, Аллаһның илчесе ﷺ әйтте: «Кешеләр арасыннан Аллаһның әһелләре бар, Коръән әһелләре – алар Аллаһның әһелләре һәм хассәте». (Әхмәд, Нәсәи).

Алар Коръәннең дәрәҗәсен күтәрделәр, Коръән аларның дәрәҗәләрен күтәрде. Коръән әһелләрен хөрмәтләү, Коръәнне хөрмәтләү булды… Әнәс ибн Мәликтән килә, пәйгамбәребез ﷺ әйтте: «Ак чәчле мөселманны хөрмәтләү һәм Коръән йөртүчене хөрмәтләү – Аллаһ Тәгаләне олуглаудандыр». (Әбү Дәүд).

Коръән әһелләренең өстенлекләрен башка берәүнең өстенлеге белән дә, дәрәҗәләрен башка берәүнең дәрәҗәсе белән дә чагыштырып булмый. Алар сөйләгән сүзләр иң яхшы сүзләр, алар утырган мәҗлесләр иң күркәм мәҗлесләр. Аларның мәҗлесләрен Аллаһның рәхмәте колачлый, өсләренә иминлек иңә… Аллаһның илчесе ﷺ әйтте: «Бер кавем Аллаһның йортларының берсенә җыелып, анда Аллаһның китабын укыса, бер-берсенә өйрәтсә, алар өстенә иминлек иңә, аларны рәхмәт колачлый, фәрештәләр әйләндереп ала, Аллаһ аларны Үз хозурында булучылар каршында искә ала». (Мүслим).

Коръән әһелләре – имамлык һәм әмирлектә кешеләр арасында иң беренчеләр… Пәйгамбәребез ﷺ: «Араларыннан Коръәнне яхшырак укучы кешеләргә имам була», —диде. (Мүслим).

Хәтта кешеләрне гүргә иңдергәндә дә Коръән әһеленә өстенлек бирелә… Дҗәбир ибн Габдуллаһтан килә, Аллаһның илчесе ﷺ Өхед сугышында ике һәлак булучыны бер кабергә куйганда: «Кайсысы Коръәнгә ныграк ябышты?» – дип сорады. Аларның берсен күрсәткәч, пәйгамбәребез ﷺ аны ләхедкә алданрак куйды. (Бухари).

 

Коръән әһелләре шайтаннан һәм аның мәкерлекләреннән котылалар

Пәйгамбәребез ﷺ: «Дөреслектә, шайтан Бәкара сүрәсе укылган йорттан кача», – диде. (Мүслим).

 

Коръән әһелләре Дәҗҗәл һәм аның фетнәсеннән имин булыр

Әбү Дәрдә тапшыра, Аллаһның илчесе ﷺ әйтте: «Кем Кәһф сүрәсенең башыннан ун аять ятлый, Дәҗҗәлнең явызлыгыннан котыла». (Мүслим).

 

Коръән әһелләре Коръәннән күңел вә тән шифасы алалар

Аллаһ Тәгалә әйтте: «Без Коръәндә мөэминнәргә шифа һәм рәхмәт иңдердек». (Исра, 82).

«Әйт: Ул иман китерүчеләргә туры юл һәм шифадыр». (Фүссыйләт, 44).

«Раббыгыздан  сезгә вәгазь булып Коръән килде, ул күкрәктә булган нәрсәгә шифа, мөэминнәргә туры юл һәм рәхмәт». (Юныс 57).