“Ураза” сүзе Коръән телендә “саум” дип әйтелә. Саум-уразаның мәгънәсе: таң беленгәннән алып, кояш баеганчыга кадәр ризыктан, судан һәм җенси мөнәсәбәттән Аллаһыга гыйбадәт нияте белән тыелып тору. Бу – уразаның шәригатьтәге аңлатмасы.
Әмма аның телдәге мәгънәсе күпкә киңрәк. Мәрьям анабыз: “Мин Аллаһ өчен ураза тотам: бүген беркем белән дә сөйләшмим”, – диде (“Мәрьям”, 26).
Мәрьямнең уразасы сөйләшүдән тыелып тору булды. Күпләребез ураза тотуны ашау һәм эчүдән тыелып тору дип кенә аңлыйлар. Ләкин галимнәребез: “Ашау һәм эчүне калдыру – уразаның иң җиңеле”, – диделәр.
Кызганыч, Рамазан ае китсә, күпләр өчен ураза да китә. Әмма сезне шундый уразага чакырасым килә: ул ураза Рамазан белән китми, бәлки елның 12 аенда сезнең белән була, ахыр сулышларыгызга кадәр сезне тормышыгыз дәверендә озатып бара.
Тәндә булган һәр әгъзаның үз уразасы бар. Әлеге уразадан күпләр ерак торалар. Кайберәүләр Рамазанда хәләл булган икмәктән, чиста судан тыелалар, әмма, риба ашау, ришвәт алу, урлашу, алдашу кебек ачыктан-ачык хәрам булган нәрсәләрдән чирканмыйлар.
Ә кайберләр Рамазанның көндезләрендә хәләл хатыннарыннан тыелып торалар, әмма урамда йөрүче ялангач хатыннарны күзләүдән тыелмыйлар. Шуңа күрә тәннең һәр әгъзасының уразасына тукталуның әһәмияте зурдыр, дип уйлыйм.
Дҗәбир исемле сәхабә: «Әгәр руза тотсаң, синең колагың да, күзең дә, телең дә ялганнан һәм гөнаһ эшләрдән руза тотсыннар. Күршене изалаудан саклан. Рузалы көнеңдә күңелеңдә тынычлык һәм җитдилек булсын. Рузалы көнең белән рузасыз көнеңне бертөсле кылма», – диде.
Сөекле пәйгамбәребез: “Ураза ул – калкан”, – диде. Ә калкан кешене Аллаһының утыннан саклый, уттан сакланыр өчен бөтен әгъзаларны да яман эшләрдән сакларга кирәк.
Зәйнүльгабидин: “Уразаның хакын бел: Аллаһ сине уттан саклау өчен, синең телеңә, колагыңа, күзеңә, җенес әгъзаңа һәм карыныңа пәрдә япты”,- диде.
Йә, Раббым, безләргә Үзең риза булган гамәлләр генә кылып яшәүләрне насыйп әйлә.