Беренче дәрес:  Кереш өлеш.

Адәм баласы кайвакыт, үзен  бик көчле дип уйласа да, иблис “син көчле” дип вәсвәсә кылып торса да кеше табигате белән бик зәгыйфь зат. Бары тик Аллаһы Тәгалә генә һәрдаим көч-куәт биреп, Үз ярдәмендә яшәтә.

Атабыз Адәм вәсвәсәгә бирелеп тыелган җимешне ашады, сабыр итә алмады. Әмма шундук үзенең зәгыйфьлеген аңлап, Аллаһы Тәгаләгә ихлас тәүбәләре белән мөрәҗәгать итте, ялварды һәм Раббыбыз аны гафу итте. Бөтен  кешелек галәмнәр Раббысы каршында фәкыйрь, һәрвакыт Аның ярдәменә мохтаҗдыр.

Әлбәттә, 60-70 кг авырлыгы булган кешене галәм белән чагыштырсаң ул бик кечкенә. Без яшәгән җир шары кояш янәшәсендә бер нокта гына, кояш үзе галактикада бик кечкенә. Миллионлаган галактикалар, һәркайсысы 500 еллык юл ераклыгында булган җиде кат күкләр… Аллаһының гареше. Әлбәттә, алар арасында без бик кечкенә, әмма шуңа карамастан, Бөек Раббыбыз безгә теләсә кайсы вакытта, теләк кайсы урында, теләсәк кйсы хәләттән туп-туры Аллаһыга мөраҗәгать итеп, бер Аннан сорарга, үзебезнең моң-зарларыбызны сөйләргә, Аның ярдәмен ялварырга мөмкинчелек бирде. Кеше көнен дә төнен дә һич арадашчысыз, туп-туры Аллаһыдан сорый ала. Аның бу соравы “дога” – дип атала.

Әлхәмдүлилләһ, Аллаһ Тәгалә без кешеләрнең генә түгел, хәттә кошларның, хайваннарның, бөҗәкләрнең дә догаларын җавапсыз калдырмый.

Бервакыт, Сөләйман пәйгамбәр үзенең гаскәре белән яңгыр сорарга чыкты. Белгәнебезчә, Сөләйман кешелек тарихында иң бай һәм олуг гаскәрле патша булды. Шушы гаскәре белән ул сахрага намаз уку урынына килепп җиткәндә, Сөләйман г-м кулларын һавага күтәреп дога кылучы бер кырмысканы күрде. Кечкенә генә бөҗәк-кырмыска кулларын күтәреп, Көч-куәт иясенә, кемгәдер нәрсәнедер Бирүчене, кемнедер нәрсәдәндер мәхрум итүче Аллаһыны чакырды. Шулзаман Сөләйман г-м: «Кайтыгыз өйләрегезгә, сездән башканың догасы сезнең өчен җитте», — диде. Әлхәмдүлилләһ, бар галәмнәрнең Раббысы кечкенә генә кырмысканың догасы белән, җир өстенә мулдан яңгыр яудырды.

Шул кечкенә генә кырмысканың ихлас догасы белән бөтен кешеләр яңгыр сулары белән ризыкланалар.

Аллаһ Тәгалә һәр мәхлугының догасын ишетә, әмма Аны алдап, җайлап-майлап булмый, Ул безнең иң эчке серләребезне дә белә, шуңа күрә ялвару ихлас калебтән, түбәнчелек белән башкарылырга тиеш.

Аллаһка шөкер, халкыбызда дога кылу, догага булган хөрмәт совет вакытларында да бетмәгән кебек. Әби-бабайларыбыз юлга чыкканда да, бала туса да, яңа өйгә кергәндә дә, туганы үлсә дә белгәнен укрыга тырышкан. Бүгенге көндә дә күп кенә наммаз укымаучы, руза тотмаучы милләттәшләребез кыска гына догаларны булса да өйрәнеп укыштырып йөрергә тырышалар.

Һәр эшнең үз җае булган кебек, һәр гыйбадәтнең дә үз шартлары, билгеле бер тәртипләре бар. Намаз укыйм дигән кулына китап алып, аның тәртибен өйрәнә, махсус дога-зикерләрен ятлый. Ул тәртипләргә төшенмичә намазны уккып булмый. Руза тотуның да, хаҗ кылуның да билгеле кануннары бар, аларны өйрәнмичә ул эшләрне кылып булмый. Нәкъ шулай шәригатебездә дога кылуның да үз кагыйдәләре, үз рәвешләре бар.  Кызганыч, күп кенә хәтта намаз, руза әһеле булган каардәшләребез дә доганың тәртипләрен белмиләр, өйрәнмиләр. Ике кулыңны күтәреп, ятлаганың белән сорасаң шул җитәдер дип уйлылар. Шул сәбәптән, дога өммәтебез өчен бер яктан иң еш кылына торган, икенче яктан әлегә иң өйрәнелмәгән гыйбадәтләрнең берсе булып тора.

Әлхәмдүлилләһ, сөекле пәйгамбәребез безгә башка гыйбадәтләрне бар нечкәлекләре белән өйрәткән кебек, дога кылу рәвешләрен, әдәпләрен, шартларын да энәсеннән алып җебенә кадәр аңлатып калдырды. Безгә исә аның мөбарәк мирасын өйрәнеп, шул хәзинәләрне алып тормышта файдаланасы гына кала.