Күптән түгел сәфәрдә булып кайттык, әлеге мәкаләне язарга да шул сәфәрдә күргәннәрем этәрде. Рамазан аенда, гомрә (халык телендә кече хаҗ дип йөртелә) гыйбадәтен кылу нияте белән, изге Мәккә шәһәренә барган идек. Сәфәрдә танышасың, аралашасың бит инде. Мин дә Мордовия республикасының Ак күл (Белозерье) авылы кешеләре белән таныштым. Аларның сөйләүләре миңа әкияти бер могҗиза булып тоелды. Ничек итеп безнең җирлектә дә шулай яшәп була икән дип бик шаккатым. «Татар күрмичә ышанмый», диләр, мин дә шул мәкальгә тугры калып, Ак күл авылын барып күрергә булдым.
Ак күл – тырыш кешеләр яши торган татар авылы. Сәфәрчеләрне, авылга керә-керешкә, бер мең кешене сыйдырышлы җәмигъ мәчет каршы ала. Һәр урамда бер мәчеткә тап буласың. Бу авылда тугыз мәчет бар. Намаз вакыты җитү белән, мәчетләрдә азан тавышы яңгырый. Һәр өйдән диярлек кардәшләр чыгып, мәчеткә юнәләләр, кайберләренә ияргән кечкенә балалар да күренә. Урам ир-ат белән тула, барысы да мәчеткә, намаз укырга ашыга. «Авылның барлык халкы да намаздамы әллә», – дип, кызыгу катыш кызыксынып сорадык.
Юкка гына көнләшмәгәнбез икән, авылда яшәүчеләрнең 95 проценты намазда икән. Урамда да яулыксыз хатын-кыз күрмәдек. 700 йортлы авылда 9 мәчет булуы һәм шул мәчетләрнең һәр намаз саен тулы булуы – бик зур казаныш. Авыл халкы барысы да диндә, хәләлне харамнан аерып, гөнаһлы гамәлләрдән ерак булып, игелекле гамәлләр кылып яши. Аллаһы тәгалә тагын да бәрәкәтен бирсен аларга.
Йорт-җирләрен күреп тә исең китәрлек, ике-өч катлы зур-зур йортлар. Һич ялгансыз, биредә бар кеше дә түрә булып эшли икән дип уйларлык. Башка милләт вәкилләре авызыннан, еш кына, «татарлар – тырыш халык», дип әйткәнне ишетергә туры килә. Бу сүзләр Ак күл кешеләренә бик тә туры килеп тора. Авылда – һәркемнең үз шөгыле. Берәүләр көнбагышны тартма-капларга тутырып төрле кибетләргә тарата, кайберәүләр казылык, «тушенка» ясап сата. Авыл хуҗалыгы техникасының сафтан чыккан искеләрен алып, рәтләп ясап, яңартучылар да бар. Кыскасы, берсе дә эшсез түгел, эш юк дип зарланып та ятмый. Халык мәкалендә «тырыш әмәлен табар, ялкау сәбәбен табар» диелә бит. Эшләргә дә, матур итеп яшәргә дә, намаз укырга да вакытлары җитә, Аллаһыга шөкер.
Бу авыл яшьләре читкә китми. Барысы да шушында калгач, Ак күл зурайганнан-зурая. Чөнки эш җитәрлек, бары тик иренмә, эшлә генә. Авылдагы мәктәп һәм балалар бакчасындагы балалар хәләл ризык белән тәэмин ителә. Ак күлдә барысы да татарча сөйләшә, хәтта балаларга кадәр, мишәр акценты белән, бик матур итеп, җанга якын туган телебездә сөйләшә-аралашалар. Балалар да бик әдәпле, әти-әниләренә итагатьле, эшләрендә дә, йорт тирәсендә дә булышып йөриләр. Бу авылда иң хөрмәтле кешеләрнең әти-әни булуы да сокландырмый калмады, әлхәмдүллилаһ.
Авыл халкы бик бердәм. Урамнардагы асфальт юлларны да авыл халкы үзе акча җыеп салдырган. Ак күлгә берәр нәрсә кирәк булса, яки берәр төзелеш башларга ниятләсәләр, яисә берәрсе авыр хәлдә калып, ярдәм кирәк дип игълан итсә, шунда ук җыелышып, бергәләп, эшкә тотыналар.
Халкыбызның чит төбәкләрдә үз динен саклап, ана телен кадерләп, шушы мирасны, тарихыбызны, гореф-гадәтләребезне үз балаларына да тапшыра барганнарына гаять шатланып, читтәге татарлар үз асылын саклап яши икән әле, дип горурланып кайттык. Әле шунысын да әйтергә кирәк, Ак күлдә бик тә кунакчыл халык яши, кайларда гына йөрмәдек, әмма шулкадәр дә сый-хөрмәт күрсәтеп кунак иткәннәрен күргән булмады. Милләтәшләребез янына барып гыйбрәт алып кайтасыгыз килсә, Мордовия республикасының Ак күл (Белозерье) авылына рәхим итегез. Казылык һәм көнбагыш ашарга яратучылар да бер дә үкенмәс, чөнки акккүллеләр әлеге ризыкны бик тәмле ясыйлар.
Безгә дә алардан үрнәк алып, татар авылларын шулай алга җибәрергә иде. Динебезгә ныклап ябышып, кушканнарын үтәп, баларыбызга хезмәткә һәм телебезгә мәхәббәт уятып, башкаларга үрнәк булып яшәргә язсын иде.