Бөркәнчек (хиҗаб) – хатын-кызны хөрмәтләү билгесе.

Яңа буынны тәрбияләүче итеп, Ислам хатын-кызга бөек хөрмәт күрсәткән. Бөтен җәмгыятьнең сәламәтлек дәрәҗәсе хатын-кызның тугрылыклылыгы дәрәҗәсенә бәйле. Ислам хатын-кызны чит кешеләр каравыннан саклаучы бөркәнчек хәстәрен күргән. Бөркәнчек ир белән хатын арасында мәхәббәт һәм бер-берсенә бәйләнгәнлекне саклый. Бөркәнчек турында без Коръән Кәримдә табабыз:

«Әй, Пәйгамбәр, үз хатыннарыңа, вә кызларыңа һәм башка мөэминә хатыннарга әйт: «Әгәр бер эш белән урамга чыксалар, бөркәнчекләрен башларына салсыннар, ягъни барча әгъзаларын каплый торган кием белән төренеп чыксыннар, – дип – шулай төренеп чыгулары аларның хөр вә мөэминә хатын икәнлекләрен белергә җиңелрәк була».  (Әхзаб сүрәсе 59 аят).

«Җаһилият заманындагы хатыннар кебек зиннәтләрегезне ят ирләргә күрсәтмәгез».  (Әхзаб сүрәсе 33 аят).

Эш шунда, Исламга кадәрге мәҗүси чорда хатын-кызлар муеннарын һәм күкрәкләренең өске өлешен ачып, бөркәнчекләрен аркага ташлый торган булганнар. Шул ук вакытта колаклары һәм муеннары кыйммәтле әйберләр белән бизәкләнгән булган. Аллаһы Тәгалә моны тыйган һәм мөэминә хатыннарга бөркәнергә кушкан. Ләкин бөркәнчек тәнгә сыланып торырга тиеш түгел, тәннең аерым әгъзалары, күкрәк яки янбашлар беленмәскә тиеш. Бөркәнчек үтә күренмәле яки нәрсә капланганлыгы ачык күренерлек булырга тиеш түгел. Бөркәнчек ирләр киеменә охшарга тиеш түгел. Бөркәнчек игътибар үзәгендә булмау һәм карашларны үзенә тартмау өчен ачык, чуар яки төсле тукымадан булырга тиеш түгел. Бөркәнчек мөэминә булмаган хатыннар киеменә охшарга тиеш түгел. Әгәр кем дә булса, башка халык вәкиленә охшап киенә икән, димәк, ул шул халыктан. Шулай ук, бөркәнчектән ислемайларның хуш исе килергә тиеш түгел.