Бу тормышта бар нәрсә дә без теләгәнчә генә бармый. Сәламәтлек какшаган вакытлар да булгалый, кайчак кинәт кенә эштән китәргә туры килә. Һич тә булмаса, машинабыз ватылып, өстәмә чыгым сорый. Менә шундый чакларда кәеф төшә, кайгыга калабыз. Әмма нинди генә бәла-каза килсә дә, нинди генә хәлгә юлыксак та, шул авырлыклар сәбәпле Аллаһы тәгаләнең безне гөнаһларны гафу итүе хакында онытмыйк.
Күз алдыгызга китерегез әле, авырып киттек, ди. Безне алдан ук атна буена планлаштырылган эш көтә, ә безнең температура күтәрелгән, тамак авырта, хәлсезлектән мендәрдән башны да күтәрә алмыйча, караватта ятабыз. Әлбәттә инде, кәефебез китә, кайгырабыз. Кайгырырлык та шул, күпме эшең тукталып тора, барасы җиреңә бара алмыйсың. Өстәвенә, урын өстендә авыртып яту да бер дә рәхәт түгел. Әмма авырып китүнең икенче ягы да бар икән бит, шушы авырып яткан вакытта Раббыбыз моңа кадәр эшләгән начар эшләребезне кичерә, гөнаһларыбыздан арындыра. Моңа дәлил итеп Пәйгамбәребез ﷺ хәдисен китерик: «Мөселманга нәрсә генә ирешсә дә –талчыгумы, озакка сузылган авырумы, шомланумы, хәсрәтме, бәхетсезлекме, олы кайгымы, хәтта чәнечкеле үләннең энәсеме, Аллаһы, һичшиксез, моның өчен аның гөнаһларыннан кайсын да булса гафу итә» (Бохари һәм Мөслим риваяте). Ә икенче бер риваятьтә менә молай дип әйтелә: «Чәнечкеле үләннең энәсе кадалган теләсә кайсы мөселманга яки моңардан да яманрак бернәрсә ирешсә, Аллаһы тәгалә, һичшиксез, моның өчен аның начар гамәлләрен гафу итә һәм ул агач яфракларыннан арынган кебек, гөнаһларыннан арына» (Бохари һәм Мөслим риваяте).
Димәк, хәдистән күренгәнчә, безнең авырып ятуыбыз бушка китми икән, шул сәбәпле чистарынабыз, көзен агач корыган, кипкән яфракларыннан арынган кебек, хата-кимчелекләребездән, гөнаһларыбыздан арынабыз. Шуңа да берәр сынау килсә, артыгын кайгырырга ашыкмыйк, әлеге хәдисләрне искә төшерик тә, уйланып: «И, Раббым, шушы авыру пакьләнүгә сәбәп булсын, авыруым сәбәпле, гөнаһларымны гафу итсәң иде, хата-кимчелекләремне ярыкласаң иде», – дип, Аллаһыга дога белән мөрәҗәгать итик. Бу хәл авыруга гына түгел, ә төрле бәла-казаларга да кагыла. Алар бер эзсез югалмый, ә чистарынуга, пакьләнүгә сәбәп була, «…хәтта чәнечкеле үләннең энәсеме, Аллаһы, һичшиксез, моның өчен аның гөнаһларыннан кайсын да булса гафу итә».
Гөнаһларыбыз бик күп, шуңа да проблемага юлыксак, төшенкелеккә бирелергә ашыкмыйк, чистарынуга сәбәп булсын, дип теләп, шушы хәдисне укып, тынычланырга тырышыйк. Аллаһы тәгалә безне гөнаһлардан арындырып, изге гамәләр кылырга тәүфыйк биреп, ике дөнья бәхетенә ирешергә насыйп әйләсен.