Мөселманның ураза тотканда ике шатлыгы бар: берсе – Кыямәт көнендә Раббысы белән очрашкач, ураза тотып тупланган әҗерләрне күреп сөенер ул. Чөнки күп ураза тотучылар җәннәткә аерым «Раян» ишегеннән керәчәкләр. Ә икенче шатлыгын бу дөньяда көне буе ураза тотып, хәләл ризыктан үзен тыеп торып, ифтар вакыт җитеп авыз ачканда кичерәчәк ул. Әлеге вакыт җитеп, авызга хөрмә кабып су эчеп куйгач, шушы зикерне әйтеп кую сөннәт булып, өстәмә әҗер-савапка лаек булуга илтә:
ذَهَـبَ الظَّمَـأُ، وَابْتَلَّـتِ العُـروق، وَثَبَـتَ الأجْـرُ إِنْ شـاءَ الله
Ҙәһәбәҙ-ҙамә‘ү үәбтәллә-тил-гуруку үә ҫәбәтәл-әҗру иншә‘-Аллаһ
(Сусау китте, кан тамырлары юешләнде һәм әҗер-савап та булыр, иншә‘Аллаһ) (Әбү Давыд риваяте).