ТатИслам

Мәңгелеккә килгән сыман, Җыясың дөнья малын. Кабердәге ләхетеңә, Сыймас бит җыйганнарың. Руза тотсаң да үтә, Тотмасаң да кич җитә, Теләсәң, теләмәсәң дә, Үләр көн килеп җитә. Агач атка [1] атландырып, Алып китсәләр иртән, Нәрсә диеп Аллаһыга, Җавап бирербез икән? [1] Мәетне кәфенләгәч, кабергә алып бара...

Дәвамын укырга

Пәйгамбәребез صلى الله عليه وسلم : “Адәм балаларының барысы да хаталы, шуларның да иң хәерлеләре – тәүбә итүчеләре”, – диде. (Тирмизи риваяте)

Дәвамын укырга

Пәйгамбәребез صلى الله عليه وسلم: “Аллаһы Тәгалә сезнең тышкы кыяфәтләрегезгә һәм байлыкларыгызга түгел, бәлки күңелләрегез вә кылган эшләрегезгә карар”, – диде (Мөслим риваяте). “Күңелне һәм эшләрне яхшыландырмый торып, кыяфәтләр никадәр төзек булсын, байлыклар никадәр күп тотылсын, Аллаһының бу нәрсәләргә рәхмәте булмас, савап та бирмәс. Аның...

Дәвамын укырга

26 дәрес: Пәйгамбәрнең Гаишәсен яратуы.

Пәйгамбәребез хәерле-идеаль ирнең үрнәге булды. Ул үзенең гаиләсен бик яратты, әгәр аерылып торырга туры килсә аларны сагына иде. Гаилә әһелләренең күңелләрен күтәреп, алар белән шаяра, уйный, көлә иде. Пәйгамбәрнең Гаишәсенә булган хисләрен дә бөтен кеше белеп торды. Гамр ибн Гас исемле кеше аннан: “Синең иң...

Дәвамын укырга

25 дәрес:  “Нәрсә чәчсәң, шуны урырсың”.

Сөекле пәйгамбәребезнең Хәдичәсе белән бергә кичергән тормышларыннан изге дәресләр алуыбызны дәвам итәбез. Хәдичә 25 ел иренә изгелек кылды, аның өчен һинәрсәсен кызганмады. Хәдичә сөекле пәйгамбәребезгә беркайчан тавышын күтәрмәде, каршы бер сүз әйтмәде. Пәйгамбәребезнең күңеле төшеп, канатлары каерылып кайтканда, ул аның рухын күтәрү, борчуларын бетерү өчен...

Дәвамын укырга

24 дәрес: Бер-береңне ярату.

Хәләлеңне яратсаң, аның якыннарын да ярат. Гадәттә, күңелең бер кешене якын итсә, ул кешегә булган хисләр аның якыннарына, аның белән бәйле затларга да күчә. Пәйгамбәрне яраткан аның гаиләсен, сәхәбәләрен ярата. Риза Фәхретдин бу хакта “Ләйлә белән Мәҗнүн” дастаныннан кызык мисал китерә: “Бервакыт, Мәҗнүн ризык сорап...

Дәвамын укырга

Ләззәтләрне өзүче – әҗәл.

Җир вә күкләрне, кояш вә йолдызларны тирән  диңгезләрне һәм  барча   тереклек   иясен  юктан бар кылып,  тәрбияләп, нигъмәтләндереп торучы, ике  дөньяның  да  хуҗасы  булган  Раббымыз Аллаһы Тәгаләгә  барча хәмед сәнәләребез һәм  бар мактау   олугълаурыбыз   булсын.    Безләргә  туры  юлны өйрәткән      Аллаһның     илчесе      Мөхәммәт     صلى الله...

Дәвамын укырга

Пәйгамбәребез (صلى الله عليه وسلم ): “Ләззәтләрне өзүчене(үлемне) күбрәк искә алыгыз!” – диде (ӘнНәсәи, Ибн Мәҗәһ риваятьләре). “Үлемне онытмау вә искә төшереп тору сәбәпле тормышы тар адәмнәрнең теләкләре азаер вә дөнья өчен кимсенми, бәлки барына канәгать итә башларлар. Ә дөньялары иркен вә бай адәмнәрнең горурлыклары бетәр...

Дәвамын укырга

✨ Остазыңа һәм шәкертеңә дога кылырга онытма! ✅ Әбү Хәнифә хәзрәтләре: “Остазым Хәммәтнең вафатыннан соң һәр намазым соңында  ата-анам һәм аның өчен истигъфар кылмыйча калмадым”, – диде. ✅ Әбү Хәнифәнең шәкерте Әбү Йосыф хәзрәтләре: “Мин ата-анамнан да алда Әбү Хәнифә өчен дога кылам”, – диде....

Дәвамын укырга

Тормыш юлларын Аллаһы биргән маяк белән алып баручыларга бәхет-сәгадәтне Аллаһ Үзе вәгъдә итә: “Ә кем, Мин күрсәткән туры юлга иярсә, ул һич адашмас һәм бәхетсез булмас. Кем Мин биргән юлдан йөз чөерсә, аны тар тереклек, авыр тормыш көтә…” (Таһә сүрәсе 123,124)

Дәвамын укырга