ТатИслам

Алтынчы дәрес: колак уразасы.

Аллаһы Тәгалә безгә биргән бихисап нигъмәтләрнең берсе – ишетү сәләте. Күзең белән күрү, колагың белән ишетә алу нигъмәтләренең хакыйкый бәясен белеп тә, алар өчен шөкер итеп тә бетерә алмыйбыз. Аллаһ әлеге нигъмәте турында безгә Коръәндә 185 мәртәбә исебезгә төшерә.   Аллаһы Тәгалә: “Әйт: Ул сезне юктан...

Дәвамын укырга

Бишенче дәрес: тел уразасы (ахыры).

Тел үзенең табигате белән беркайчан да армый, тәүлегенә 25 сәгать “хезмәт итәргә” дә әзер. Әмма телдән чыккан һәр сүзне армый-талмый язып баручы фәрештә барлыгын да онытмыйк.  Аллаһы Тәгалә әйтте: “Авызыннан бер генә сүз чыгарса да, күзәтүче фәрештә аны язып куя” (“Каф”, 18 нче аять). “Без аларның серләрен...

Дәвамын укырга

Дүртенче дәрес: тел уразасы.

Пәйгамбәребез صلى الله عليه وسلم: “Бүген сөйләгән сүзең иртәгәсе көнеңдә үкенерлек булмасын”, – диде (Әхмәт, Ибн Мәҗәһ риваятьләре). Тел – кешегә бик кирәкле һәм шул ук вакытта куркыныч әгъзаларның берсе. Тәннең бар әгъзалары да телдән куркып торалар.

Дәвамын укырга

Өченче дәрес: тел уразасы

 Аллаһы Тәгалә кешегә кечкенә бер әгъза – тел бирде һәм, аны йөгәнләп тору өчен, ике койма – ирен һәм тешләр артына бикләде. Шуңа карамастан, кешегә сөяксез телен тыеп тору җиңел бирелми. Тел уразасын тотучы буш сүзләрдән, файдасыз бәхәс кылулардан, кешеләр белән әрләшүләрдән, ялган сөйләүдән, бозык...

Дәвамын укырга

Икенче дәрес: Ураза тоту ашау-эчүдән тыелу гына түгел.

Ибн әл-Җәүзи әйтә: “Кешенең тәнендә нинди генә әгъза булмасын, аңа Рамазанда да, Рамазаннан тыш та ураза тоту тиешле. Тел уразасы: Аллаһыны искә алудан башка сүзләрне калдыру. Колак уразасы: яман нәрсәләрне тыңлаудан баш тарту. Күзләрнең уразасы: күзләрне хәрам булган нәрсәләрдән төшерү”.

Дәвамын укырга

Беренче дәрес: ураза – ашау-эчүдән тыелу гына түгел.

  “Ураза” сүзе Коръән телендә “саум” дип әйтелә. Саум-уразаның мәгънәсе: таң беленгәннән алып, кояш баеганчыга кадәр ризыктан, судан һәм җенси мөнәсәбәттән Аллаһыга гыйбадәт нияте белән тыелып тору. Бу – уразаның шәригатьтәге аңлатмасы. Әмма аның телдәге мәгънәсе күпкә киңрәк. Мәрьям анабыз: “Мин Аллаһ өчен ураза тотам: бүген...

Дәвамын укырга

📗 Пәйгамбәребезصلى الله عليه وسلم: “Зур гөнаһларның да зурлары: кемне дә булса Аллаһыга тиңләү, ата-ананы рәнҗетү һәм ялган ант бирү. Бер кеше казый(судья) алдында Аллаһ исеме белән ялган ант биреп, чебен канаты кадәр генә хаксызга берәр нәрсә алса, Аллаһы Тәгалә шул кешенең күңеленә Кыямәт көненә...

Дәвамын укырга

Аллаһы Тәгалә Коръәндә әйтә: “..Ий, Минем үз-үзләренә каршы исраф (гөнаһ) кылган колларым! Аллаһның мәрхәмәтеннән өметегзне өзмәгез! Чынлыкта, Аллаһ гөнаһларны тулысынча гафу итә, чөнки Ул – Гафу итүче, Рәхимле. Сезгә газап килгәнче, Раббыгызга кайтыгыз һәм Аңа буйсыныгыз. Чөнки аннан соң сезгә ярдәм ителмәс.” (39:53-54)

Дәвамын укырга

“Аллаһ Тәгалә ризалыгы өчен эшләнгән гамәлләр, хәзер үк ме, яки соңрак, барыбер сиңа бәхет вә шатлык китерәчәк. Хәзерге бәхет – ул башка кешеләрдә булган борчулар-кайгырулардан имин булуы һәм сине дустың да, дошманың да хөрмәт итүедер. Ә инде соңрак була торган бәхеткә кайтсак, ул да булса...

Дәвамын укырга

Пәйгамбәребез (Аллаһның аңа сәләм һәм салаватлары булсын) әйткән: «Аллаһыдан кабер газабыннан коткаруын сорагыз, чөнки кабер газабы – хак». Сәхих әл-җәмигъ, 932

Дәвамын укырга