ТатИслам

Кем дә кем үзенең изге гамәл кылуына шатланса, шушы гамәлне кылырга ярдәм иткән Аллаһ Тәгаләгә шөкер кылырга ашыксын. Салиx әл-Лөһәйдән (к.: “Сыйфател фиркати нәжия”)

Дәвамын укырга

Мөселман xатын-кызы чит ирләрнең үзенә карау мөмкинлеген, һәм дә үзенә кагылу мөмкинлеген тудырмаска тиеш. Аңа үз матурлыгын (матур киемнәрен) һәм тәнен чит күзләрдән качыру, саклау зарури. Габдер-Раxмән әс-Сәгьди

Дәвамын укырга

«Дөреслектә, эшләр ният белән генә бәяләнәләр. Һәр кешегә үзе ирешергә ниятләгән нәрсә генә булачак. Шулай итеп, Аллаһка һәм Аның Илчесенә һиҗрәт кылучы Аллаһка һәм Аның Илчесенә һиҗрәт кылачак. Дөнья максаты яки өйләнергә теләгән хатын-кыз өчен һиҗрәт кылучы үзе ниятләгән нәрсә өчен һиҗрәт кылачак». ( Бохари һәм...

Дәвамын укырга

Пәйгамбәребезصلى الله عليه وسلم: “Сез җитәкче булырга омтылачаксыз, әмма күпләр өчен бу Кыямәт көнендә үкенеч китерәчәк. Балага имчәкне биргәндә рәхәт булса да, тартып алганда авыр була” (Бохари риваяте). “Үз вазифаларын тиешенчә башкара алырдай затлар өчен дини вә дөньяви дәрәҗәләргә ирешергә тырышу вә ирешү тыелган эш...

Дәвамын укырга

✏Пәйгамбәребезصلى الله عليه وسلم : “Әүвәлге пәйгамбәрләрдән калып та, халык арасында таралган бер сүз бар: “Оялмасаң, теләсәң нишлә!” — дигән сүздер” (Бохари җыентыгыннан). “Аллаһыдан курыкмау вә кешеләрдән оялмау “оятсызлык”, үзенең дини вә дөньяви йомышларын да сорарга батырчылыгы җитмәү “кыюсызлык” була. Боларның икесе дә начар булып,...

Дәвамын укырга

Унберенче дәрес: аяк уразасы.

Кешенең үз аягында йөри алуы – Раббыбызның зур нигъмәте. Аякларыбыз ярдәмендә көн саен җир буйлап йөрибез, эшкә барып кайтабыз; мәчеткә барабыз, рәхәтләнеп басып, намаз укыйбыз; Кәгъба тирәли тәваф кылабыз, сафә белән мәрва тирәсендә сәгый кылабыз; туганнарның, дусларның хәлләрен беләбез; йөгереп кенә кибеткә кереп чыгабыз һәм...

Дәвамын укырга

Унынчы дәрес: кул уразасы.

Адәм баласының ике кулы Аллаһының зур нигъмәте булып, алардан башка тормышыбызны күз алдына да китерү авыр. Сөбханәллаһ, шулар белән рәхәтләнеп ашыйбыз һәм эчәбез, каләм тотып язабыз. Бер әйберне алабыз, икенчесен куябыз. Шулар аша үзебезне зарарлы нәрсәләрдән саклыйбыз. Кулларыбыз белән тәнебезне юабыз, зиннәтлибез, гаүрәтләребезне каплыйбыз. Куллар...

Дәвамын укырга

Тугызынчы дәрес: күз уразасы.

Еш кына күзләребез гаүрәтләргә төшә, аларны бәйләп йөреп булмый. Гаүрәт күргәч, иман иясе, аятьтә кушылганча, күзләрен төшерергә, карашын башка якка юнәлтергә һәм киредән кайтармаска тиеш. Пәйгамбәребезصلى الله عليه وسلم: “Беренче караш сиңа булса, икенчесе – сиңа түгел”, – диде. Карашны ничек буйсындырырга? Күзләргә ничек ураза...

Дәвамын укырга

Сигезенче дәрес: күз уразасы

Сау-сәламәт булган күзләр— Аллаһының безгә биргән иң кадерле нигъмәтләренең берсе. Аллаһы Тәгалә: “Әллә кешегә күрү өчен ике күз бирмәдекме?”- диде (“Бәләд”, 8). Борыңгылар: “Әгәр Раббыңның сиңа биргән нигъмәтен күрергә теләсәң, күзләреңне йом”, – дигәннәр. Әгәр бәндә күзләрен изге эшләрдә кулланса, дөнья һәм ахыйрәттә аларның бик күп файдаларын...

Дәвамын укырга

Җиденче дәрес: колак уразасы (ахыры).

Алдагы дәресләрнең берсендә гайбәт һәм яман сүзнең уразаны ач торуга гына кайтарып калдыруын әйткән идек. Колагы чукрак булган кешенең теле дә сүз сөйләргә кодрәтле булмый, дидек. Тел белән колак бер-берсенә бик бәйле һәм күпчелек гөнаһларны да уртак бүлешәләр, чөнки тел сөйләсә, аны тыңлаучы колак кирәк...

Дәвамын укырга