Аллаһ ризалыгы – ата-ана ризалыгында

Динебездә ата-анага хөрмәт күрсәтү бик зур дәрәҗә санала. Өстебездәге иң зур бурычны үтәүдән – Аллаһка гыйбадәт кылудан соңгы гамәлебез – әти-әниебезне хөрмәтләү, аларга ярдәм итү. Шулай ук, без балаларның бер максаты аларның ризалыгын алу булырга тиеш, чөнки Аллаһ ризалыгының нигезендә әти-әниеңнең синнән риза булуы ята.

Моңа дәлил булып, Тирмизи җыентыгында килгән сахих хәдис тора.

Пәйгамбәребез ﷺ: «Аллаһ тәгаләнең ризалыгы – ата-ана ризалыгында, Аллаһы тәгаләнең ачуы – ата-ана ачуында», – дип әйткән.

Шуңа күрә әти-әниебезнең ачуын чыгарудан сакланырга һәм аларга көчебездән килгәнчә ярдәм итеп, кушканнарын үтәп, тавышны күтәрмичә йомшак сөйләшеп, аларның ризалыгын алырга омтылырга кирәк. Әмма бу бары тик хәерле, изге гамәлләрдә генә аларның сүзләрен тыңлауга һәм үтәүгә кагыла.

Әгәр дә әти-әниең: «Намаз укыма, бу гамәлеңнән мин бер дә риза түгел», – дип әйтеп куйсалар, ул вакытта аларның ачуын чыгармыйм, ризалыгын алыйм дип, намазны калдыруың һич дөрес булмый. Чөнки Аллаһ хакы ата-ана хакыннан өстенрәк.

Пәйгамбәребез ﷺ дә: «Аллаһка каршы эшләрдә мәхлукка буйсыну юк», – дип әйткән (имам Әхмәд җыентыгы).

Гөнаһлы гамәлләрдә һичкемгә буйсынырга ярамый, хәтта, иң кадерле, иң якын булган әти-әниләребезгә дә. Әмма изгелекләрнең бар төрендә дә аларның ризалыгын алырга һәрчак омтылырга тиешбез, чөнки алар бездән риза булсалар, Раббыбыз да бездән риза булыр, ин шәә Аллаһ.