Аллаһка иман китерү.

 

“Аллаһка иман” аның мәгънәсе(билгеләмәсе):

Аллаһны Раббылыкта, Аллаһка гыйбадәт кылуда һәм Аллаһны исем сыйфатларында берләү .

Иң беренче аңлатып китик нәрсә ул Аллаһны Раббылыкта бер итү?

Аллаһның Раббылыкта бердәнбер, бернинди ярдәмчеләре дә, тиңдәшләре дә юк дип тану.

Ул бердәнбер барлыкка китерүче. Бар нәрсәне дә бары тик Ул гына барлыкка китергән һәм Аның бернинди ярдәмчеләре дә юк. Бу дөньяда нәрсә генә булмасын, болар барысы да Аллаһныкы. Аллаһ боларның барысы белән дә, бар дөнья белән идәрә итә.

Шулай итеп, – ул бары тик Аллаһның гына бар нәрсәне дә юктан бар итүче, аның Хуҗасы, тәрбияләп торучысы, яшәтүче-үтерүче, начарлыгын да, яхшысын да бирүче, ризыкландыручы һ.б. дип тану, инану.

Аллаһ тәрбияләп торучы ризык бирүче булганын мөшрикләр дә инкяр итмәделәр.

««Әгәр син алардан (мөшрикләрдән) «Сезне кем барлыкка китерде?» – дип сорасаң, алар сиңа “Безне Аллаһ барлыкка китерде» – дип әйтәчәкләр» .

(Зухруф сүрәсе 87 аят).

Әмма бу төр Аллаһка иман китерү җир йөзенә пәйгамбәрләр һәм рәсүлләр килүнең максаты түгел иде. Аллаһка иманның шушы төрен генә тану сине Аллаһның газабыннан сакламаячак һәм синең иманың камил булмаячак. Аллаһның «Раббылыкта бердәнбер» икәнлеген таныгач син бар гыйбәдәтеңне бары тик Бер Аңа гына багышларга тиеш! Нигә син Аллаһка гына гыйбәдәт кылырга тиеш? Чөнки Ул гына сине барлыкка китерде, яшәтә, синең турында кайгырта, ризыкландыра, һ.б., шулай булгач без  гыйбәдәтебездә Аны гына берләргә тиеш!

«Әллә алар үзләреннән үзләре барлыкка килдеме? Әллә алар үзләре юктан бар итә аламы? Әллә соң күкләр белән җирне алар барлыкка китердеме? Юк! Алар (Аллаһның кодрәтенә) ышанмыйлар. Әллә соң Раббыңның хәзинәләре алар кулындамы? Яисә , хөкем алар кулындамы?» .

(Тур сүрәсе, 35-37 аятләр)

Бу  Аллаһның барлыгын, бердәнбер икәнен һәм бары тик Аллаһның гына барча нәрсәләрне дә барлыкка китергәнен дәлилли торган иң көчле аять булып тора.

Гыйбәдәтләрнең барысын да бернинди ширек кылмыйча, Аллаһка гына багышлау, бер иләһкә генә табыну.

Барча пәйгамбәрләр һәм рәсүлләр дә менә шушы төр иман  белән килде. Аларга үз халыкларына «Аллаһка ышаныгыз, Аллаһ бар!» – дип әйтеп йөрүнең бер дә кирәге юк иде, чөнки алар болай да Аллаһның барлыгын таныдылар. Ә бөтен проблема шунда иде: алар Аллаһ белән бергә башка иләһләргә дә табындылар, Аллаһка гына багышлыйсы гыйбәдәтләрне башка затлар белән бүлештеләр.

Аллаһ Тәгалә әйтә:

«Аларның күпләре Аллаһка тиңдәшләр кылып иман китерә».

(Йосыф сүрәсе, 106 аят).

Күп кешеләр Аллаһны Раббысы, Барлыкка китерүчесе, Ризыкландыручысы дип таный –әмма гыйбәдәтләрендә берничек тә ярдәм итә алмаган, бернәрсәне дә барлыкка китермәгән (ә үзләре бар кылынган) төрле сынымнарны, һәйкәлләрне, агачларны, кояш-айларны, йолдызларны, үлгән кешеләрне, изгеләрне, пәйгамбәрләрне Аңа тиңдәш кылалар, Аллаһ белән беррәттән аларга да гыйбәдәт кылалар – дога белән дәшәләр, корбаннар чалалар, алар берәр төрле зарар китерерләр дип куркалар һ.б.

Аллаһ Сүбхәнәһү Тәгалә әйтә:

«Әгәр алардан: «Җирне вә күкләрне кем халык кылды, айны вә кояшны кем йөретә?» –  дип сорасаң, әлбәттә, «Аллаһ!» – дип җаваб бирерләр, шулай җавап биргәннәреннән соң ни өчен иман китерүдән баш тарталар?» .

(Әл-Гәнкәбүт сүрәсе 61 аят).

Шул ук сүрәнең 63 аятендә әйтә:

«Әгәр син: «Күктән су иңдереп үлгән җирне кем тергезә?» – дип сорасаң, әлбәттә, «Аллаһ» – дип җавап бирерләр. «Бар мактау Аллаһкадыр!» – диген! Ләкин аларның күпләре хак сүзне аңламыйлар».

Менә шушы төр иман сәбәбле халыклар үзләренә килгән пәйгамбәрләр белән дошманлаштылар, көрәштеләр. Чөнки бу – диннең асылы.

Аллаһ Сүбхәнәһү Тәгалә әйтә:

«Без өммәтләрнең һәрберсенә рәсүлләр җибәрдек, фәкать Аллаһка гына гыйбадәт кылыгыз вә Аллаһдан башкага гыйбадәт итүдән сакланыгыз, дип. ».

(Ән-Нәхел сүрәсе 36 аят).

Шулай ук:

«Синең Раббың Аллаһ Үзенә генә гыйбәдәт кылырга, башка нәрсәләргә гыйбәдәт кылмаска һәм әти-әниеңә изгелек кылырга әмер итә» .

(Әл-Исра сүрәсе, 23 аят).

Аллаһны исем-сыйфатларында берләү, тулы итеп әйтсәк – Аллаһ һәм аның илчесе (Аллаһның сәләме вә рәхмәте булсын)  хәбәр иткән исем-сыйфатларга иман китерү.

Аллаһ һәм аның илчесе (Аллаһның сәләме вә рәхмәте булсын) хәбәр итмәгән исем-сыйфатларны кире кагу, хакыйки мәгънәсен кабул итү һәм мәхълүкатьлары өчен файдаларын чыгару.

Аллаһның исем-сыйфатлары мәсьәләсендә дүрт кагыйдәгә нигезләнергә кирәк:

  1. Кире какмаска.
  2. Мәгънәсен үзгәртмәскә ;
  3. Охшатмаска;
  4. «Ничек?» дип сорау бирмәскә .

Аллаһның исем-сыйфатларына иман китерү мөселман кешенең җанына һәм гыйбәдәтенә бик нык тәэсир итә. Әлеге төр иман белән ул гыйбәдәтендә ләззәт таба. Мисал  өчен, Аллаһның «әл-Гаффар» – «барлык гөнаһларны да кичерүче» исеме мөселманның Аллаһны тагы да катырак яратырга сәбәб була һәм ул нинди дә булса ялгышлык кылган булса Аллаһның чиксез рәхмәтеннән өметен өзми. Ә «әл-Бәсыйр» (Күрүче) исеме Аллаһ колын гөнаһлар кылудан тыеп тора, чөнки нәрсә генә эшләмә – Аллаһ барысын да күреп тора.Аллаһны никадәр яратуыңа карап, Аллаһны Аның исем-сыйфатлары аша тануыңа, белүеңә карап, синең тән белән кылына торган гамәлләрең дә җиңеләя. Шуңа күрә дә Аллаһка иң яхшы рәвештә пәйгамбәрләр гыйбәдәт кылганнар, чөнки алар Аны исем-сыйфатлары аша таныганнар, белгәннәр.

Кем инде Аллаһка иман китереп яшәсә кушканнарын үтәп, тыелганарыннан тыелып ул бу Дөньяда да Ахыйрәт дөньясында да бәхет – сәгәдәттә булачак моңа дәлил:

“Ир кешеме, яки хатын-кызмы мөселман булып изге гамәлләр кылса, аларны һичшиксез, матур тормышта яшәтәчәкбез.Һәм  аларга кылган гамәлләренең күркәмрәк әҗерен бирербез.”

(Нәхел сүрәсе, 97 аят).