Ахыйрәт фазыйләте

Болар Коръән әһелләренең фани дөньядагы өстенлекләре, ахирәттәге фазыйләтләренә килгәндә, Коръән әһелләре – иң олуг ихтирамда, иң өстен дәрәҗәләрдә, иң югары урыннарда. Габдүллаһ ибн Гамр ибн Гас тапшыра, пәйгамбәребез ﷺ әйтте: «Коръән әһеленә: «Укы һәм күтәрел», — диелер: «Коръәнне дөньяда ничек ачык итеп укыган булсаң, шулай укы. Синең урының укыячак соңгы аятең белән булыр». (Әбү Дәүд, Тирмизи).

Бүрайдә тапшыра, Аллаһның илчесе ﷺ әйтте: «Кем Коръәнне укыды, аны өйрәнде, аның белән гамәл кылды, Кыямәт көнендә аның башына нурдан таҗ кидертелер. Ул таҗның нуры, кояш нуры кебек. Аның ата-анасына шундый кием кидертерләр, бөтен дөнья ул киемнәрнең бәясенә тормый. Алар: «Без ни сәбәпле болай киендерелдек?» — дип сорарлар, аларга: «Балагызның Коръәнне кулына алуы сәбәпле», — дип җавап бирерләр». (Хәким риваяте, сахих хәдис).

Әбү Һүрайрадан килә, пәйгамбәребез ﷺ әйтте: «Кыямәт көнендә Коръәнне алып килерләр һәм ул: «Йә Раббым, аны (Коръән әһелен)гөнаһларыннан азат ит», —дияр. Шунда ул кеше башына хөрмәт таҗы кияр. Коръән янә: «Йә Раббым, аңа тагын өстә», — дияр, ул кешегә хөрмәт киемнәре кидертерләр. Коръән: «Йә Раббым, аннан разый бул», — дияр, Аллаһ аннан разый булыр. Соңра ул кешегә: «Укы һәм күтәрел», — дип әйтерләр, укыган һәр аяте өчен изегелеге өстәлер».  (Тирмизи).

Коръән әһелләре Кыямәт көнендә башкалар курыкканда курыкмаслар, башкалар кайгырганда кайгырмаслар, аларны Аллаһның рәхмәтеннән соң яклаучы Коръән булыр. Аңа юл күрсәтүче Коръәннең хөрмәтле сүрәләре булыр…

Әбү Үмәмәдән килә, Аллаһның илчесе ﷺ әйтте: «Коръәнне укыгыз, дөреслектә ул Кыямәт көнендә үзенең әһелләрен яклаучы булып килер». (Мүслим).

«Кыямәт көнендә Коръәнне һәм аның белән гамәл кылучы әһелләрен алып килерләр. Шул вакытта, Бәкара һәм ӘлГимран сүрәләре алга чыгып, үз әһелләрен яклый башларлар». (Мүслим).

Әй, газиз кардәшләрем. Бәндә үз туганыннан, атасы вә анасыннан, җефете вә баласыннан качканда; үзеңнең кулың, аякларың, телең һәм башка әгъзаларың сиңа каршы шәһадәт биргәндә, яңа туган сабыйның чәче агарганда, пәйгамбәрләр: «Мин үзем, үзем», — дигәндә, Аллаһның китабы Коръән, аның мөбарәк сүрәләре үзенең дусларын якларлар.  Яклаучыбыз белән мөгамәләбезне бүген төзәтик, дуслык вә мәхәббәтебезне ныгытыйк.