Адәм баласы ни өчен бу дөньяда яши?

Бу сорауга бик күп мөселманнар җавапны беләләр һәм алар «Адәм баласы җир өстенә гамәл-гыйбадәт кылыр өчен яратылган,» дип әйтәчәкләр, чөнки аны безгә Аллаһы Тәгалә Коръәни Кәримдә Үзе әйтә.

Әгәр дә кеше гыйбадәт кылыр өчен яратылган булса, ул гыйбадәтләрне үтәп яшәргә тиеш. Әгәр дә Аллаһның әмер иткән гыйбадәтләрен үтәмәсә, ул чагында Раббысы Аллаһның аңарга ачуы киләчәк, һәм Ул аларны хайваннарга охшата. Аллаһы Тәгалә әйтә: «Аларның акыллары бар, ләкин хакны аңламыйлар; аларның күзләре бар, ләкин гыйбрәтләрне күрмиләр; аларның колаклары бар, ләкин Аллаһ сүзен ишетмиләр – алар хайван кебек. Ә әле алар хайваннарга караганда адашканраклар. Алар – гафилләр». (Әгъраф, 179)

Дөрестән дә, әгәр кеше бары тик дөньялык өчен генә яши торган булса, ул хайваннарга охшап китә. Әйдәгез әле бергәләп бераз фикер йөртеп карыйк.

  • Аллаһка гыйбадәт кылмаучы имансыз кеше өеннән нәрсә өчен чыгуын тикшерик. Су буена кармак күтәреп баручы балыкчыдан «Кая барасың?» дип сорасаң, ул сиңа «Балыкка» дип җавап бирәчәк. Ә нәрсәгә соң сиңа ул балык дип әйтсәң «тормышымны шул кәсеп белән алып барам,» дип җавап бирәчәк. Урманга июль аенда чиләк күтәреп юнәлгән кешегә «кая киттең?» диеп сорасаң, ул сиңа «Җиләккә» дип әйтәчәк. Ашыга-ашыга кырга баручы игенчеләр дә өйләреннән ризык өчен чыкканнар, Базардагы кием-салым сатучылар да өйләреннән ризык сатып алыр өчен кәсеп итим дип сәүдә кылалар. Гомүмән гыйбадәт кылмаучының кайсысыннан гына сорасаң да, аларның беренче максатлары ризык икәнен аңлыйсың. Адәм баласы үрчи – хайваннар да үрчиләр, адәм баласы йоклый – хайваннар да йоклыйлар, адәм баласы ризык өчен яши – хайваннар да корсагы өчен генә кайгырталар. Әгәр кешенең максаты тик шулар гына булса, ул чагында ул хайванга охшап китә, чөнки аның бөтен теләге хайванныкы кебек була.
  • Аллаһыга гыйбадәт кылучы мөэмин-мөселманнан «Нигә син балык тотасың?» дип сорар булсаң, ул сиңа «Аллаһның ризыгын ашап, Аңарга гыйбадәт кылыр өчен көч булырга сәбәп булсын,» дип тотса, аның ризык җыюы да һәм башка изге эшләре дә гыйбадәткә саналачак, инша Аллаһ.

 

Шулай итеп, кешеләр ризыкны җыйганда ике ният белән җыялар икән. Аллаһка гыйбадәт кылучы мөселманнар Раббыларына гыйбадәт кылып җәннәткә хәстәрләнү нияте белән булса, Аллаһка гыйбадәт кылмаучылар дөньясы өчен һәм дөньяда яшәгәндә ачка киселмәсен өчен ризык туплыйлар.

Әйе кардәшләр, бу дөнья ничек тә үтеп китә. Беренче ният белән Аллаһыга гыйбадәт кылсаң да, икенче ният белән Аңарга гыйбадәт кылмасаң да үтеп китә. Шулай итеп, без нәрсә ул гыйбадәт һәм адәм балалары Раббылары Аллаһның Үзенә генә гыйбадәт кылып яшәргә кирәк икәнен белдек.