Мөгаз ибн Җәбәл сөйләвенчә: “Без пәйгамбәр белән бер ишәккә утырып бара идек һәм ул миннән: “Мөгаз, бәндәләре өстендә булган Аллаһының хакын һәм бәндәләрнең Аллаһ каршында булган хакларын беләсеңме?” – дип сорады. Мин: “Аллаһ һәм аның илчесе яхшырак белә”, – дип җавап бирдем. Пәйгамбәр: “Дөреслектә, бәндәләре өстендәге Аллаһының хакы – Аңа гына гыйбадәт кылу һәм һичкемне Аңа тиңдәш кылмау. Ә бәндәләрнең Аллаһ каршында булган хаклары – һичкемне Үзенә тиңдәш кылмаган бәндәсен газапламавы”, – диде.

Бохари һәм Мөслим риваяте.