📌

Пәйгамбәребезصلى الله عليه ةسلم: “Хатынны, гадәттә, дүрт сыйфатына карап алалар: байлыгы, нәсәбе (ата-анасының халык арасында танылган булуы), матурлыгы һәм дине. Син диненә карап ал, юкса, уңышка ирешә алмассың”, – диде.

📚Бухари риваяте

“Әлбәттә, никахта малга, матурлык вә нәсәпкә (дәрәҗә) карамаска дигән сүз түгел. Шулай да, иң элек диненә игътибарлы вә гыйффәтле(целомудрие) хатынны табарга тырышырга кирәк. Пәйгамбәрнең морады(цель) байлыгын, дәрәҗәсен вә матурлыгын игътибарга алудан тыймыйча, бәлки диндарлыгын алда тоту хакында нәсыйхәт бирү. Бер гарәп шагыйре бу турыда болай дигән: “Су бозылуның сәбәбе — балчыгы бозылу, ир бозылуның сәбәбе — никах бозылу, ягъни, тиешсез хатынга никахлашу”.

🎓Риза Фәхретдин.“Җәвамигулькәлим шәрехе”, 124 хәдис. 1916 ел.

Раббым, хатыннарга ирләренә, ирләргә хатыннарына хәерле җефетләр булып яшәргә насыйп ит.