📌Ислам диненең биш нигезе.

Пәйгамбәребез: صلى الله عليه وسلم“Ислам дине биш нәрсәгә бина кылынды: “Лә иләһә илләллаһ Мүхәммәдү-р-рәсүлүллаһ” дип шәһадәт бирү, фарыз намазларны башкару, зәкят бирү, көче җитсә хаҗ кылу, Рамазан аенда ураза тоту”, – диде.

📚(Бухари һәм Мөслим риваяте)

📝“Бу биш нәрсә — Ислам диненең нигезләре. Мөселман кеше әлеге биш нәрсәгә җиңел карамаска тиешле. Нигез зәгыйфь булса, яки бөтенләй булмаса, ул вакытта бинаның сәламәт торуы мөмкин булмавы билгеле.

✅ Намаз. Намаз Мәккәдә вакытта фарыз булган иде. Намазның фарызлыгы Коръән белән ныгытылды, калдыручылар турында зур кисәтүләр килде. Намазның билгеле вакытлары, бу вакытларның чикләре һәм дә укылу рәвешләре Рәсүлүллаһның сүзләре вә гамәлләре белән мәгълүм.

✅ Зәкят. Зәкят — билгеле бер мал күләменнән ел тулганнан соң фәкыйрьләргә бирелә вә әһле ислам хаҗәтләре өчен чыгарыла торган садака. Мәшһүр сүзгә күрә, зәкят һиҗрәтнең икенче елында фарыз булды.

✅ Хаҗ. Хаҗ елның билгеле вакытында Мәккәи Мөкәррәмәгә барып, махсус урыннарны зиярәт кылудан гыйбарәт. Хаҗ һиҗрәтнең алтынчы елында фарыз булган иде. Юлларда иминлек булса, Мәккәгә барып кайтырлык вә үз тәрбиясендә  булган кешеләргә(!!!) кайтып җиткәнче җитәрлек байлыгы булган кешеләргә гомерләрендә бер мәртәбә хаҗ кылу тиеш.

✅ Ураза. Һиҗрәттән икенче елда фарыз булды. Рәсүлүллаһ хәзрәтләре Мәдинәдә тугыз мәртәбә Рамазан уразасы үткәргән булырга тиешле”.

🎓Риза хәзрәтләре. “Җәвамигулькәлим шәрехе”. 113 хәдис.

Йә Раббым, соңгы сулышыбызга кадәр Синең әмерләреңә буйсынып яшәүләрне насыйп әйлә.