🔗🔗🔗
Пайгәмбәребез әйтте:
صلى الله عليه وسلم

“Әгәр сезнең берәрегез үзеннән баерак һәм матуррак булган кешегә караса, үзеннән фәкыйрьрәк һәм түбәнрәк булучыларга да карасын.”

📚Бухари риваяте, 6490.

📝Дөнья хәятендә без күп вакыт үзебездән өстен булучыларны гына күреп яшибез. Кара, моның машинасы минекеннән яхшырак, йорты да ике катлы, ә минеке бер генә бит, акчаны да миннән күбрәк ала икән, дип гел үзебездән баерак кешеләр белән чагыштырып тормышыбыз үтә. Ә бит без икенче якны да онытырга тиеш түгел. Бездән дә ярлырак кешеләр бар бит. Синең машинаң булса, кемдәдер ул бөтенләй юк. Синең яшәр өчен үз йортың бар, кайберәүләрнең ансы да юк. Эш хакым әз дип зарланасың, ә кемнеңдер эше бөтенләй юк, әле дә эш эзләп интегә.

Бу хәдис безне икенче як турында да уйланырга чакыра; булганыңа шөкер итәргә, риза булырга өнди.