Пәйгамбәребез:
صلى الله عليه و سلم
“Мин изге холыкларны камилләштерү өчен җибәрелдем”, – диде.

📕(Аль-Муттаэ, с. 264)

“Пәйгамбәрләрнең һәрберсе гүзәл әхлак өйрәтү өчен җибәрелгән булсалар да, безнең пәйгамбәребез صلى الله عليه وسلم исә шуны тагын да камил кылу өчен җибәрелгән. Аның хакында Коръән Кәрим: “Дөреслектә син бик күркәм холыклы”, — дип әйтә. Ул мәшәкатьләргә сабыр итүче, үзенә җәфа бирүчеләрне дә гафу кылучы, шәфкатьле вә мәрхәмәтле, һәркемгә илтифатлы иде. Мәчеткә килүче хатыннардан кайберләре яшь балаларын үзләре белән алып барып, балаларын шунда бер җиргә куйганнан соң, пәйгамбәргә оеп, намаз укыйлар иде. Рәсүлүллаһ صلى الله عليه وسلم ошбу хакта: “Озынрак уку теләге белән намазга керешәм, шул арада артта бала елаган тавыш ишетелә, баласының елавы сәбәпле анасы борчылмасын, көенмәсен өчен, намазны мөмкин кадәр кыскарак вә җиңелрәк укырга тырышам”, — дип сөйләве риваять ителә.
Шәфкать, мәрхәмәт һәм дә халык хәтерен саклау турысында аның бу мөгамәләсе мисал булып тора”.

🎓Риза Фәхретдин. 1916 ел.

Йә, Раббым, безгә күркәм әхлак бир, яман холыктан сакла.