📌
“Дөреслектә, Аллаһ Тәгалә һәр эштә гадел булырга, изге гамәлләр кылырга һәм якын туганнарның хакын үтәргә боерадыр. Аллаһ сезне фәхеш, бозык һәм начар эшләрдән, тыядыр.”

📚(Нәхел сүрәсе: 90).

Аллаһ Тагәлә һәр нәрсәдә дә гадел булырга әмер итә. Беренчедән, Аллаһка карата гаделлек. Аның бер Үзенә генә гыйбадәт кылу, Аның әмерләренә буйсынып яшәү иң олуг гаделлекнең берсе булып тора. Шулай ук кешеләргә дә карата да гадел булырга куша. Моңа изгелекләр кылу, туганнар хакын үтәү, туганлык җепләрен саклау керә. Аннары, яхшы гамәлләргә өндәгәч, барлык бозыклыклардан тыя. Бу Ислам диненең максаты – яхшыллыка чакыру, начарлыктан тыю.