Пәйгамбәребез ﷺ сәхабәләре өчен иң курыккан гөнаһ

📌
Пәйгамбәребез ( صلى الله عليه وسلم) әйтте:

— Иң курыкканым сезнең өчен кече ширк.
Сәхабәләр сорадылар:
— Нәрсә соң ул кече ширк?
— Ул рия, – дип җавап кайтарды Пәйгамбәребез.

📚Имам Әхмәд риваяте (23630).

📝Рия – ул берәр гыйбадәтне, яки изге гамәлне кешеләр күрсеннәр, мактасыннар дигән ният белән эшләү.

Мәсәлән: намаз укыганда, рөкугъта, сәҗдәләрдә озаграк торасың, кешеләр сине күрсеннәр, “кара әле, намазын ничек озак итеп укый”, – дип сине сөйләссеннәр дип уку.

Сәдака биргәндә күрсәтеп бирәсең. “Кешеләр мине нинди юмарт кеше, садәка өләшә”, – дип уйласыннар әле. Бу да риядан китә.

Коръән укыганда: “Кешеләр миңа карап тора бит, матуррак укыйм әле, кара нинди матур Коръән укучы, дип әйтсеннәр әле”, – дисәк, бу гамәл дә рия санала.

Нинди генә изге гамәл кылмыйк, әгәр дә Аллаһ ризалыгын теләмичә, кешеләргә ярарга, ошарга тырышабыз икән, безнең калебебезгә рия чире кергән була. Шуңа күрә үзебезгә сорау бирик: “Гамәлне кем өчен эшлим: Аллаһ ризалыгы өченме, яки кешеләр өченме?”

Ихласлык бик мөһим. Ул гыйбадәтнең яки берәр изге гамәлнең кабул булуның иң беренче шарты. Ягъни, Аллаһ ризалыгы өчен эшләү. Әгәр дә ул булмаса, Аллаһ Тагәлә гамәл-гыйбадәтләребезне кабул итмәс.
Пәйгамбәребез ( صلى الله عليه وسلم) нинди нык иманлы, күп гыйлемле сәхабәләренә әйттә: “Сезнең өчен иң курыкканым”. Әнә шулай бик көчле иманлы сәхабәләре өчен курыккан Пәйгамбәребез ( صلى الله عليه وسلم).

Ә без куркабызмы? “Гамәл-гыйбадәтләремне ихластан, Аллаһ ризалыгы өчен эшлимме, рия керми микән?” – дигән сорау бирәбезме үзебезгә?

Бу зур гөнаһ — рия хакында тулырак мәгълүмат алыр өчен Раил хәзрәт Фәйзрахмановның вәгазен тыңлагыз:

https://youtu.be/IWWM9lfLEps