📌Аллаһ белән генә ант ит☝

Пайгамбәребез (صلى الله عليه وسلم) әйткән:

“Аталарыгыз белән ант итмәгез, ант итсәгез, Аллаһ белән генә ант итегез, яки бернәрсәдә дәшмәгез”.

📚Бухари риваяте (6108).

📝Бу хәдис Аллаһ белән генә ант итергә кирәклегенә дәлил булып тора.
Пайгәмбәребез( صلى الله عليه وسلم) әмер ите: “Аллаһ белән генә ант итегез”. – ди. Димәк, берәр кешегә сүзебезнең хаклыгын раслар өчен ант итәcебез булса, Аллаһ белән генә ант итергә тиешбез: Уаллаһи, Билләһи яки Тәллаһи. Татарларда әни, тоз, ипи һәм башка әйберләр белән ант итү бар. Ләкин Ислам дине аларны тыя. Чөнки Аллаһтан башка бүтән нәрсәләр белән ант итәргә ярамый. Бу Аллаһ риза булмый торган һәм Аның ачыун чыгара торган гамәл булачак.

Пайгамбәребез (صلى الله عليه وسلم) икенче бер хәдисендә әйтә:

“Кем дә кем Аллаһтан башка бүтән нәрсә белән ант итсә, ул ширеккә төште”.

📚Тирмизи риваяте (1535).

📝Ягьни Аллаһка тиңдәшлек кылды. Аллаһ каршында ширек (тиңдәшлек) кылу иң зур гөнаһ булып тора. Шуңа күрә, кардәшләрем, Аллаһтан башка бүтән нәрсәләр белән ант итүдән сакланыйк, Аллаһ белән генә ант итик. Һәм, әлбәттә, сүзебездә торыйк.