Пәйгамбәребез галәйһиссәләм әйткән: «Кардәшеңә дә үзенә теләгәнне теләмичә, берегез дә иманлы булмаячак»

Бохари, Мөслим.

Исламның максатларының берсе – кешеләрнең сөю һәм дуслык белән яшәүләре, кешенең гомуми мәнфәгатьләрне кайгыртуы. Моның ярдәмендә гаделлек хөкем сөрә, кешеләр күңеленә тынычлык урнаша. Әмма болар җәмгыятьнең һәр әгъзасы үзенә теләгәнне башкаларга да теләгәндә генә тормышка ашачак. Шуңа күрә, Пәйгамбәр галәйһиссәләм мондый теләкне иман белән бәйли, «иманның бер үзлеге» дип атый.